Аллаһ ник сынаулар бирә?

Галимнәребез: “Дөнья — ул бәла-казалар, фетнәләр, төрле сынаулар аша уза торган урын”, — дип әйтәләр. Авыру да килә, югалтулар да, кайгы-хәсрәтләр дә кичерәбез. Болар барысы да адәм баласының иманын төрле юллар белән тикшерү өчен, бу хәлдән ничек чыгар икән дип Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән сынаулар. Әюб (г.с.) турындагы кыйссаны һәрберегез дә белә. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене, шул исәптән үзенең яраткан колларын да, Пәйгамбәрләрне дә сынап караган һәм карый.

Әгәр дә сез күршеләрегезнең, якыннарыгызның байлыкта-муллыкта яшәгәнен күрәсез икән: “Без дә шулай яшәргә тиеш”, — дип уйламагыз. Чөнки акча да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау. Алар байлык белән, сез исә башка төрле юл белән сыналасыз. Шуны аңларга кирәк, дөньяга без рәхәттә яшәү өчен түгел, ә сыналу өчен килгәнбез. Әлбәттә, аның рәхәт мизгелләре дә бар. Тик аның максаты да — сынау. Безгә алардан Аллаһы Тәгалә разый булган хәлдә чыгарга насыйп булса ярар иде.

Аллаһы Тәгалә нинди генә сынау бирсә дә аның артыннан бәхете килә, кайгы-хәсрәт кичерсәк, соңыннан җиңеллек була. Бары тик моның өчен күпмедер вакыт кына кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Кем тәкъва булып, ягъни Аллаһы Тәгалә кушканча яши, кем Раббысыннан сорый, бердәнбер коткаручы Ул икәнен аңлаган очракта, мин аңа ярдәм итәрмен”, — дип әйтә (“Талак” сүрәсендә, 2нче, 3нче аять). Нинди генә авыр хәл булмасын, Аллаһы Тәгалә чыгар юлны күрсәтер. Алай гына да түгел, Аллаһы Тәгалә бу кешегә көтмәгән, хыялларында да йөртмәгәнне бирер. Бу нәрсә әлеге кешегә иң хәерлесе булыр. Адәм баласы үзе дә канәгать калыр.

Аллаһы Тәгалә: “Адәм баласы Аллаһы Тәгалә каршысында тәкъвалык белән хөрмәтле була. Аллаһы Тәгалә аны ярата башлый, Үзенең колын мәхрүм итми”, — дип әйтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: “Адәм баласы кулын күтәреп: “Я, Раббым,!”, — дип сораса, Аллаһы Тәгалә: “Минем колым миннән нәрсәдер сорый, мин аңа ничек җавап бирмим”, — дип фәрештәләргә әйтер”, — ди.

Аллага шөкер, без мөселманнар. Мөселман булмасак без мәчеттә утырмас, намаз укымас идек. Ләкин безнең тәкъвалыкларыбыз төрлечә, күбебезнең иманы әлегә зәгыйфь. Шуңа күрә кешенекен түгел, үзебезнең калебләрне тикшерик, зәгыйфьлекне бетерик. Аллаһы Тәгаләгә булган тәкъвалыкны арттырыйк. Раббыбыздан сорыйк, шул вакытта ул безгә нигъмәтләрне бирер.

Коръәндә: “Әгәр дә шәһәрләрдә яши торган адәм балалары чынлап тәкъва булсалар, аларга Җирдән вә Күктән бәрәкәт ишекләре ачар идек”, — диелә (“Әгъраф” сүрәсе, 96нчы аять). Тик без, иманыбызның зәгыйфьлеге аркасында күп ялгышлар ясыйбыз. Авырсак табибка күбрәк ышанабыз, Раббыбызның ярдәменә өметләнмибез. Төрле авыр мәсьәләләргә юлыксак, танышларны, әлеге хәлдән чыгарга ярдәм итәрдәй кешеләрне эзлибез, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорамыйбыз. Шул вакытта Раббыбызга гына таянсак, бөтенләй башка төрле булыр иде.

Коръәндә безгә тәкъвалык турында 80 тапкырдан күбрәк әйтелә. Тәкъвалыкның хәзинәләре турында да Аллаһы Тәгалә китабында күп сөйләнелә. Тәкъвалык ураза тоту, намаз уку, күркәм сыйфатлар кебек гамәлләрдән мең мәртәбә югарырак. Тәкъва булу — Аллаһы Тәгаләне истә тоту, һәм беркайчан да онытмау, ул сөймәгәннәрдән тыелып яшәү. Ә Аллаһы Тәгаләне истә тоту дигән сүз, зикер әйтеп, тәсбих тарту гына түгел, аңа күпкә тирәнрәк мәгънә салынган. Кеше янында яхшы булып кыланып, башкалар күрмәгәндә тыелганнарны татып карау — болар берсе дә тәкъвалык, Аллаһы Тәгаләгә ышану, Аны истә тоту сыйфатлары түгел. Өйдәме, эштәме — кайда гына булмыйк, тәкъвалык билгесе ул — бертөслелек.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,

Удмуртия мөфтие

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар