Аллаһ эшен яхшы башкаручыны сөя

* يُحِبُّ اللهُ الْعَامِلَ إِذَا عَمِلَ أَنْ يُحْسِنَ*

«Аллаһы Тәгалә эшен яхшы башкаручыны сөя».

Хәдис шәриф ахирәт гамәле хакында гына түгел, бәлки һәрбер эш хакында гомум. Аллаһы Тәгалә ахирәт гамәленең яхшы эшләнүен сөйгән кебек дөньяви гамәлләрнең дә яхшы эшләнүен сөя.

Нинди генә эш булса да, яхшы һәм нык кылып, шартына җиткереп эшләргә – я, ярар әле, ахирәт гамәле түгел – димәскә тиешле. Халыклар нәрсәнең аз вакытында эшләнеп бетүенә түгел, бәлки яхшы эшләнгән булуына әһәмият бирәләр. Игътибар һәм яхшы ниятләр белән эшләүчеләрнең дөнья эшләре ахирәт гамәле булырга, яхшы сукалау сәбәпле оҗмахтан урын алырга мөмкин.

Дөньяда иң югары мәртәбәләргә күтәрелгән мәшһүр затлар үз тармакларында тырыш булулары, эшләренең ях-шы булуына әһәмият бирүләре, һәр эшне үз вакытыннан кичектерми эшләп барулары, форсатларын заяга үткәр-мәүләре сәбәпле күтәрелделәр.

Кирәк бина салу һәм кирәк иген игү, кирәк печән чабу һәм кирәк сату итү җөмләсендәге эш булсын, эш кешесе өчен һәр нәрсәдән элек үзе эшли торган эшнең яхшы һәм файдалы, гүзәл һәм кызыгырлык булуын алда тотарга «акыллы фикерләгәнче тинтәк эшен бетерер»гә туры килмәскә тиешле.

Яхшы эшләнгән эш үзенең хуҗасын үкендерми, нык һәм гүзәл итеп эшләүчеләр һәркем каршында игътибарлы һәм хөрмәтле булалар.

Шуның өчен нинди генә эш булса да, үзенең шартына китереп эшләү тиешлекне, хикмәт исә эшне тиз бетерүдә түгел, бәлки яхшы эшләнүендә икәнлекне яшь вакытларыннан башлап балаларга төшендерергә һәм гадәт иттерергә кирәк. Эш турысында «я, ярар әле шунда» кебек сүзләрне балаларга хәтта ишеттерергә дә кирәк түгел.

Әгәр бер мәртәбә гадәт итеп алсалар, кирәк ахирәт гамәлләрен һәм кирәк дөнья эшләрен балалар үзләре дә ях-шы эшли башларлар, хикмәт эш бетерүдә түгел, бәлки файда күрерлек булуда икәнлеген белерләр.

УКЫГЫЗ:  Кабергә өч нәрсә ияреп бара, икесе кире кайта, берсе кала.

Кыскасы, Аллаһы Тәгаләнең сөйгән нәрсәсе гамәл һәм гыйбадәтләрнең, дөньяви хезмәтләрнең ничек булды – шулай күплекләрендә түгел, бәлки яхшы, сыйфатлы һәм камил булуларында, шартларына китерелеп эшләнүләрен-дәдер.

Әтәч чокуы мисалында егерме рәкәгать нәфел намазы укуга күрә, ике яки дүрт рәкәгать фарыз намазын шартына китереп һәм Аллаһыга гыйбадәт кылу рәвешенә китереп уку, шулай ук, гайбәт һәм сүз йөртү, фәхеш һәм ләгънәт кебек нәрсәләрдән сакланмаган хәлдә елына йөз көн нәфел ураза тотуга күрә, тел афәтеннән сакланып һәм башка шартларын да җиренә китереп елында бер ай фарыз ураза белән чикләнү яхшырактыр.

Ерактан торып күргән авылыгызда биналар нык һәм фасадлары яхшы, урамнар төз һәм киң, тыкрыклар күп, бакчалык һәм агачлык, су буйлары кишер, кәбестә, чөгендер, шалкан, бәрәңге һәм кыяр кебек яшелчәләр белән тулы, җирләре яхшы сөрелгән һәм яхшы эшләнгән, ашлыклары чүпсез һәм саф, җиккән арбалары нык, атлары симез һәм көчле, әсбаблары яхшы булса, белегез инде, бу мөселман авылы түгел. Чөнки мөселманнар: «Я, ярар әле, ахирәт гамәле түгел», – дигәннәр дә, аннан-моннан гына эшләп, сузылып ятканнар. Моңа карап, болар ахирәт гамәлләрен бик яхшы эшли торганнардыр, дип уйларга урын юк. Болардан бик күпләренең ахирәт гамәле хакындагы тырышлыклары дөнья гамәлләре хакындагы тырышлыклары кадәр дә булмый. Мөәзин манарадан икендегә азан кычкыра, мулласы таяк тотып мәчеткә бара. Шушы хәлне күрә торып, бик күп кешеләр яшел чирәм өстендә өелешеп утыралар, бушны юкка авыштырып гомер уздыралар, һәр-бер үткән-барган хакында сүз табалар, мәчеттән халык тарала, болар һаман шул ияк селкетү белән шөгыльләнәләр. Бер эшсез һәм сәбәпсез фарыз намазлар калу өчен вөҗданнар газапланмый, эчләр пошмый, үкенү галәмәтләре күренми.

Реклама