Агропоселоктагы төзелеп килүче яңа мәчеткә ай куелды

Бүген Агропоселокта төзелеп килүче яңа мәчетнең манарасына ярымай куелды.

Әлеге вакыйгада микрорайонда яшәүчеләр белән бергә Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та катнашты.

Ошбу тантаналы вакыйгага җыелган кешеләр барысы бергә Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкбир әйттеләр.

Ринат Галеев урамындагы әлеге мәчет 2008 елда төзелә башлаган иде инде. Бүгенге көндә иганәчеләр һәм Татнефть оешмасы ярдәме белән төзелеш ахырына якынлашып килә.

Агропоселоктагы төзелеп килүче яңа мәчеткә ай куелды
▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼