8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне

Бәйрәмнәр

Россиядә халыкны Социаль яклаулар хезмәте 1701 елда император Петр Беренче Указы нигезендә оештырыла. Ә инде социаль хезмэткэрлэр коне 2000 нче елдан, Рәсәй президенты фәрманы белән кабул ителеп 8 июньнән бәйрәм ителә башлый.

Социаль тармак хезмәткәрләренең эшчәнлеге халыкны социаль яклауга, илебез халкы тормышының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Безнең илебездә социаль яклау оешмаларының киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар.

Илебезнең ветераннары, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләр — болар барысы да даими игътибар үзәгендә.

Социаль яклау органнарында эшләүчеләребез барлык эшләрне зур җаваплылык тоеп башкаралар.

Социаль хезмэткэрлэр коне белән котлау сүзләре

Социаль хезмәткәрләр көне белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм! Сезнең катлаулы хезмәтегездә игелекле йөрәк, югары әхлак, нык нервылар, кешеләрне ярата белү, аларга ярдәм күрсәтү омтылышы бик кирәк. Боларның барысын да мин сезгә телимен. Шулай ук ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм тормышның яме һәрвакыт сезнең белән булсын! Кешеләрнең чын күңелдән әйткән рәхмәтләре сезгә Аллаһының изге рәхмәте һәм бәрәкате булып әйләнеп кайтсын!

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру