26 сентябрь – “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе

26 сентябрь көнне бөтендөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узачак.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

“Татарча диктант”ны Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә көндезге 11 сәгатьтә язачакбыз, Аллаһ бирсә. Сез дә кушылыгыз!

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼