1920 елгы «Сәнәкчеләр фетнәсе» хакында

сэнэкчелэр явы Тарих

Кама аръягындагы «Кара кош» явы, «сәнәкчеләр сугышы» «кара бөркетләр фетнәсе» турында ишетмәгән кеше юктыр. 1920 елның февраль-март айларында купкан фетнә тарихка әнә шундый исем белән кереп калган. Ә нигә купкан соң ул фетнә? Югыйсә, гражданнар сугышы да тәмамлана, ил тыныч рельсларга кереп килә. Хәзерге көн күзлегеннән караганда, шулай да бит. Ә узган гасырның 20 нче елларында булган вакыйгалар ул чор турында башкачарак сөйли.

Янгын чыгару өчен — бер очкын

Бу чорда авыл крестьянының ачуын чыгарган продразверстка бетерелми. Крестьянны бөтенләй икмәксез калдырган продразверстка — Совет властен икмәкле итү өчен бердәнбер юл була. 1918 елның августыннан 1919 елның августына кадәр дәүләт 110 миллион пот ашлык хәзерли. 1919-1920 елларда — 220 миллион, ә тулы булмаган 1920-1921 елларда 285 миллион пот ашлык хәзерләнә. Шуның нәтиҗәсендә, крестьян амбарлары бушый, ларларда бер соскы ашлык калмый. Мондый шартларда янгын чыгару өчен бер очкын җитә, диләр.

«СССРда гражданнар сугышы һәм хәрби интервенция дигән энциклопедиянең (Мәскәү, 1983) 33 битендә «Сәнәкчеләр фетнәсе — кулакларның, элекке сәүдәгәрләрнең, акгвардиячеләрнең һәм дезертирларның, руханиларның, урта хәлле крестьяннарның бер өлешенең акгвардияче-эсерларның «Кара кош» оешмасы тарафыннан 1920 елның февраль-март айларында Идел буенда хәзерләнгән Советка каршы чыгышы» диелгән. Ул еллар өчен бу бәя фәнни яктан төгәл дип исәпләнгән. Хәзер инде мондый фикер белән тулысынча килешеп булмый. Продразверстка дип, халыктагы бөтен икмәкне алып бетерү кулакларның гына ризасызлыгын тудырмый, халыкның 60 процентын биләгән хәлле крестьяннарның да Советка булган өметләрен җимерә, ярлыларны да аптырашта калдыра.

Азык-төлек отрядларының кырыслыгы «сәнәкчеләр» өчен ут көйрәтүче очкын була да инде. «Бетсен коммунистлар!», «Бетсен продразверстка!» кебек лозунг-ларны еш кына авылның иң хәерче кешеләре дә яклап чыга. Бүгенге көн күзлегеннән карасак, әлеге фетнә шул чор тудырган канлы фаҗигаләр үрнәге булып тора.
Минзәлә өязенең гадәттән тыш комиссиясе члены К.Топоров истәлекләренә караганда, сәнәкчеләр фетнәсе менә болай башлана.

4 февраль көнне Троицк волостеның Яңа Елан (хәзерге Әлмәт районы) авылына азык-төлек хәзерләү отрядыннан 35 кешелек төркем килә. Бу төркемне өяз азык-төлек комитеты вәкиле А.Д.Пудов җитәкли. Ул кулга алулар белән янап, ату белән куркытып, продразверстка планын 24 сәгать эчендә 100 процентка үтәүләрен таләп итә. Аптырашка калган авыл кешеләреннән җыелган бер төркем волость башкарма комитетына — Кузайкино авылына юнәлә. Гомуми җыелышта, икмәкне булдыра алганча җыярга кирәклеге, тик планны 100 процентка үтәрлек ашлык юклыгы күрсәтелә. А.Д.Пудов, волость җитәкчеләре китүгә, авылга хәрби положение кертә, 20 кешене кулга алып, салкын амбарга ябып куя. 7 февраль көнне иртән крестьяннар кулга алынган кешеләрне чыгаруны сорыйлар. А.Д.Пудов аларның таләпләрен кире кага. Шуннан соң крестьяннар азык-төлек отрядын тар-мар итәргә уйлыйлар, якын-тирә авылларга, баш күтәрергә чакырып, җайдаклар җибәрелә. А.Д.Пудов исә үз отрядының бер өлеше белән авылдан чыгып кача.

Яңа Еланда туган хәлне эзгә салу өчен, өязнең гадәттән тыш комиссиясе председателе Михаил Головин үзе юнәлә. Ул, кораллы отрядны авыл читендә калдырып, Зәй волосте милиция начальнигы Корнилов белән бергә, Кузайкино авылына керә. Баш күтәрүчеләрне сүз белән тынычландырырга исәп тоткан бу ике кешенең гомере фетнәчеләр кулыннан өзелә. Сәнәкчеләр восстаниесе башка авылларга да җәелә. 7-8 февральдә Зәй, Акташ, 8-9 февральдә Яңа Спас, Иске Кәшер, 10-11 февральдә Тәкмәк, Иске Баграж, Әлмәт, Языкау, Нөркәй, Сарман волостьларында сәнәкчеләр хәрәкәте кузгала. Ул Чистай, Бөгелмә өязләренең шактый волостьларын били. Баш күтәрүчеләрнең төп штабы Зәйдә һәм Языкауда оештырыла.

Аны акгвардияче офицер Алексей Милованов җитәкли. Җитәкчелектә штаб-капитан А.Шимановский, прапорщик М.Никонов, заманында чын революционер булган, 1906 елда сөргеннән качкан Минзәлә училищесын тәмамлаган Николай Медведев һәм башкалар була. Минзәлә өязе волостьларының дүрттән өч өлешен, Уфа губернасының Уфа өязендә — 10, Бәләбәй өязендә — 22, Бөре өязендә 15 волостьны сәнәкчеләр фетнәсе чолгап ала. Сәнәкчеләр: «Безгә ку-шылмаучылар коммунист дип исәпләнәчәк», диләр. 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган ир-атларны мобилизацияләү турында приказ тараталар, моңа буйсынмаучыларны үлем белән куркыталар.

Сәнәкчеләргә каршы көрәшү өчен, кызыл отрядларга иреклеләрне язу башлана. Алар белән кыр оператив штаб командующие А.Железкин һәм өяз хәрби комиссары А.Телегин җитәкчелек итә.

Фетнә корбаннары

Петровка спирт заводында да тетрәндергеч вакыйгалар була. 16 февральдә генә сәнәк-челәрдән азат ителгән бу заводка фетнәчеләрнең урманга качкан Биш авылы төркеме качкыннары төнге буранда әйләнеп киләләр. Алар капка төбендәге каравылчыны тавыш-тынсыз гына юк итәләр. Аннан соң сиздермичә кереп, Никита Фатеев җитәкчелегендәге Минзәлә отрядыннан сакка калдырылган барлык кызылармеецларны үтереп бетерәләр. 17 кешенең гомере өзелә.

Фаҗига моның белән генә бетми: сәнәкчеләр завод директоры итеп билгеләнгән Хәбибулла Сәгыйдуллинны тотып алалар. Каты җәзалаганнан соң, аны завод ишек алдындагы фонарь баганасына асып куялар. Багана төбенә салам китереп ут төртәләр. Останкау фельдшеры Иван Остроумов төзегән медицина тикшерүеннән күренгәнчә, Сәгыйдулла Хәбибуллинның куллары һәм аяклары сынган, күзләре чокып алынган, борыны һәм колаклары киселгән, күкрәгенә кисеп биш чатлы йолдыз ясалган, тәне сәнәк белән тишкәләнеп бетерелгән була.

19 февральдә, сә-нәкчеләр, хөкем ител-гәннәрдән 50 кешелек колонна оештырып, аларны икешәрләп бау белән бәйлиләр һәм Бута авылы ягына алып чыгып китәләр. Юлда аларның барысы да үтерелеп, боз астына җибәрелә.
Сәвәләй авылы побының кызы — Большевиклар партиясенең Акташ волосте оешмасы члены — Павлова Елизавета Львовна да 1920 елның 10 февраль төнендә сәнәкчеләр тарафыннан үтерелә. Ул Сәвәләй авылында укытучы булып эшли. Фетнә башлангач, Бутадан килгән кулак төркеме аны мәйданга алып чыгып җәзалый, мыскыл итә. Зәй елгасына бәке тишеп, укытучының гәүдәсен боз астына җибәрәләр. Восстание бастырылгач, Павлованың гәүдәсен су астыннан табып, Минзәләдә туганнар каберлегенә күмәләр.

21 февральдә Зәйне сәнәкчеләрдән венгрларның интернациональ отряды азат итә. Ирнә елгасы аша салынган күпер янында, соңыннан боз өстендә һәм Вдовин тегермәне тирәсендә ике йөздән артык сәнәкче ятып кала.

Сәнәкчеләр чоры корбаннары Бакалыда да күп була. Партиянең район комитеты инструкторы Егоров, милиционер Голиков, урманчылык эшчесе Пузанин, хәзерләүләр агентлары Шешин, Костюник һәм башкалар сәнәкчеләр кулыннан җәзалап үтереләләр. Аларның кайберләрен киемнәренә ут төртеп, карап торып яндыралар, кайберләрен ат койрыгына бәйләп, Бакалы урамнары буенча йөртәләр.

Сәнәкчеләр турында чыгарылган бәеттәге
Бакалының чиркәве
Сөнгә каршы салынган.
Йөзәрләгән комму-нистның
Шунда җаны алынган,
дигән юллар шул көннәрнең канлы картинасын күз алдына китереп бастыра.

Ачу хисе сүрелми

Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: фактлардан качу да, котылу да юк. Ул көннәргә бәя биргәндә, үз теләгебез буенча төзәтеп тә, караны акка буяп күрсәтеп тә булмый. Барысын анализлап, аңларга омтылу кирәк. Сәнәкчеләр восстаниесендә катнашучыларның күбесе, фетнә бастырылганнан соң, кулга алына. Җитәкчеләренә карата иң югары җәза — үлем җәзасы кулланылса да, күпчелек крестьяннарны яңадан өйләренә җибәрәләр. Төрмәгә утыртылганнары да, бер елдан соң амнистиягә эләгеп, кире авылларына кайталар. Тик кешеләрнең күңелләрендә калган үпкә, ачу хисе бик озак вакытлар буена авылдашларны ике якка каршы куеп яшәтә. Җай чыккан саен, алар дошманлыкларын күрсәтәләр, бер-берләренә карата әшәкелек эшлиләр.

Колхозлар төзелгәндә, «кулак» дигән ярлык тагып, уртача яшәүче крестьяннарның хуҗалыкларын тарату, Себергә озатулар — шушы фетнә елларыннан калган үч нәтиҗәсе дә булгандыр, дип уйларга нигез бар.

М. МАРТЫНОВА

Чыганак: http://tuganaylar.ru/news/tamyirlar-tarihka-totashkan/snkchelr-fetnse

Оцените статью
NUR.TATAR