Рәҗәб ае турында. Ни өчен бу ай изге айларның берсе санала

Рэжэб — Ислам динендэ булган дурт изге айнын берсе. Бу айда Рагаиб кичэсе — пэйгамбэребезнен эти-энисе никахлашкан-кавышкан коннэр, бэйрэм коне бар. Узе жомга кон, узе Рагаиб кичэсе коне. Икелэтэ бэйрэм кон бу. Жомга конне шундый бер сэгать бар, шул сэгатьтэ телэгэн телэк кабул булмыйча хич калмас, ди. Менэ анын кайсы сэгать икэнен бер Аллах Тэгалэ генэ белер, ди. Шуна курэ жомга кон кояш баеганга кадэр зикердэ булып, Аллах Тэгалэне олуглап, авызларыбызны начар сузлэрдэн тыеп, яхшы телэклэрдэ генэ йорергэ кирэк.

Без кайвакыт, узебез дэ уйламастан, балаларыбызга, туганнарыбызга, якыннарыбызга телэсэ нэрсэ кычкырып куябыз. Жомга конне безнен уйламыйча эйткэн сузебез афэтлэр китеруе бар. Балаларыбыз авырып китсэ, нэрсэ булды икэн, дип борчылабыз. Узебезнен уйламыйча эйткэн сузлэребезнен дэ балаларыбызга зыян булып тошуе бар бит. Жомга коннэрендэ яман гадэттэн бигрэк тэ сак булырга кирэк. Адэм баласынын нэфесе бар, теле бар, кунелендэ торле уйлар бар. Эмма начар телэкне беркайчан да телэмэскэ кирэк. Жомга конне шушы телэклэрнен кабул була торган бер сэгатенэ туры килуе бар.

Рэжэб аенда Пэйгамбэребезнен эти-энисе кавышкан. Айнын 27 нче кичэсендэ Пэйгамбэребез куккэ ашкан, Аллах Тэгалэ белэн очрашкан. Безгэ шушы конне биш вакыт намаз фарыз булган. Кыскасы, бу айда моселманнар тарихына, динебез тарихына бэйле эхэмиятле вакыйгалар куп. Шуна да Рэжэб ае — изге ай санала. Шэгъбан ае да — изге ай. Аннары изге Рамазан ае килэ. Шушы айлар безнен Рамазан аена эзерлегебез дэ булып тора. Рэжэб аенда без инде Рамазан аена чын-чынлап эзерлегебезне башлыйбыз. Нэфел уразалары тотабыз, садэкалар бирэбез. Шулай иттереп, без кунелебезне сафлап, Аллах Тэгалэ тарафыннан хидэят очен, туры юлга кунэр очен, безгэ булэк итеп бирелгэн изге аена эзерлэнэ башлыйбыз.

Изге айларда тэубэгэ килу бик саваплы, хэркайсыбызнын эшлэгэн гонахылары бар, аларны искэ тошерергэ кирэк. «Эстэгъфируллааах»ны куп эйтергэ, гонахларыбызга тэубэ кылырга кирэк. Берэу, гонахысын искэ тошереп, шуна тэубэ итсэ, тэубэ кылса, укенсэ, янадан бу гонахларны кабатламаса, Пэйгамбэребез Мохэммэд галэйхиссэлэм эйтуенчэ, анын мондый гонахысы кичерелгэн дип санала. Димэк, безгэ начар эшне эшлэгэнебезгэ укенергэ кирэк, тэубэгэ килеп, «Эстэгъфируллааах» дип хэм инде «Кэлимэтул истигьфэр»не эйтсэк тэ бик эйбэт, хэм соныннан ул бозыклыкны янадан кабатламаска кирэк. Шуна коч табабыз икэн, димэк, Пэйгамбэребез эйткэнчэ, шушы гонах ярлыканган дип санала. Тэубэгэ килгэнсен икэн, Аллах Тэгалэ шушы гонахынны ярлыкасын очен, шул тэубэнэ улгэнче тугры калырга кирэк.

Калган намазларыбызны, калган уразаларыбызны да изге айларда утэу яхшы, чонки бу — Аллахнын рэхмэт айлары. Бу — гамэллэребезнен кабул ителэ торган айлары. Аллах Тэгалэ эйтэ: Рэжэб аенда мин ачуымны биклэп куярмын, рэхмэтем янгыр шикелле явар, -ди. Бу изге айларда эжер-савап 100 мэртэбэ артыграк булыр. Тырышып-тырышып Коръэннэн бер аять ойрэнсэк, бер хэреф ойрэнсэк, (Аллахнын безгэ вэгъдэ кылган эжер-савабы бар) бер хэрефкэ — ун савап тияр, ди. Башка чакта бер хэрефкэ — ун савап була, дисэк, изге айларда ойрэнгэн бер хэрефебезгэ мен савап та булырга момкин, хэм Рамазан аенда исэ бер хэрефкэ жиде менгэ кадэр савап була. Менэ шуна Аллахнын шушындый рэхмэт айлары.

Бу айларда, садэка биреп, ятимнэрне, мескеннэрне, авыруларны соендерудэ бик саваплы. Арабызда бар ятимнэр, бар авыру кешелэр, бар тумыштан гариплэр. Андый кешелэрнен генэ тугел, уз гаилэндэгелэрнен, танышларыннын, дусларыннын да кунелен курергэ, аларга булэклэр, садэкалар бирергэ кирэк. Хэллэрен белеп, аларны соендеру, элбэттэ — бик тэ саваплы гамэл.

Менэ шундый эшлэргэ без шушы айларда хирыс булырга, шушыларны башкаруга гадэтлэнергэ тиеш. Бу айларда яман эшлэрне куеп торырга кирэк. Рэжэб, Шэгъбан, Рамазан айларында, яман эшлэребезне куеп, изге эшлэрне куп эшлэсэк, Аллахнын, бэлки, безгэ рэхмэте булыр. Без инде, бэлки, яман эшлэрне бутэн кабатламабыз да. Теллэребезне дэ, кунеллэребезне дэ пакьлэрбез яман сузлэрдэн.

Рэжэб аен, изге ай дип санап, аны кадерлэп, Аллах Тэгалэ кушканча, эйбэт итеп уткэрергэ кирэк. Шэгъбан, Рамазан айларында да Аллах Тэгалэ каршысында чиста булып, пакь булып, гонахларыбыздан арынып, изге гамэллэребез белэн куренеп калыйк.
Жэлил хэзрэт вэгазьлэреннэн

Әлеге темага башка язмалар