Лимон — дәвалау чарасы

Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы. Әлеге җиләк-җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгытучы, ялкынсынуларга каршы көрәшүче, микробларны юк итүче булып санала.
Лимон витамин җитмәгән чорда да бик файдалы. Аны яраларны дәвалаганда һәм үпкә авырулары вакытында киңәш итәләр. Шулай ук төрле агуланулар вакытында да лимон кешенең хәлен җиңеләйтә.
Витамин җитмәгән чорда төнгә каршы 1 стакан бөтен лимон согы һәм 1/2 чәй кашыгы бал болгатылган җылы су эчеп яту да җитә.
Авыз куышлыгы һәм тамактагы ялкынсынулар вакытында суга болгатылган лимон согы белән авызны чайкарга була. Ә ангина вакытында бер үк күләмдә алынган лимон согына бал кушып, тамакны чайкарга киңәш итәләр. Шулай ук һәр сәгать саен кабыксыз лимон телемен суырырга да була. Авырган вакытта көн буена кабыгы белән бөтен лимонны ашап кую да авыруның хәлен яхшырта.
Астма вакытында лимон согын керән белән бергә кулланалар. 3 лимонның согын сыгып, 100 грамм угычтан уылган керән белән болгатырга һәм суыткычта сакларга. Көненә 2 мәртәбә 0,5 шәр чәй кашыгы эчәргә. “Дару” эчкәннән соң, 30 минут дәвамында ашарга яки су эчәргә киңәш ителми.
Лимон белән дәваланган чорда сөт ризыкларыннан тыелып торырга кирәк.
Лимон составындагы эфир маен сулау кыюлыкны арттыра, кәефне күтәрә, игътибарны тупларга ярдәм итә.
Лимондагы эфир мае бавыр авыруларын кисәтә. Бавыр өянәге вакытында лимон мае белән җылы компресс куярга була.
Грипптан саклану өчен лимон телемен төкерек бүленеп чыгу туктаганчы авызда тотарга кирәк.
Элек-электән грипп эпидемиясе вакытында бөтен лимонны 1 минутка кайнар суда тотып, кабыгы белән бергә иттарткычтан үткәргәннәр. 100 г атланмай һәм 2 аш кашыгы бал белән болгатып, көненә 6-8 мәртәбә ипи телеменә ягып ашаганнар.

Игътибар! Лимон лайлалы тышчаларны ярсыта. Шуңа да аны ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте, колит, холецистит, гепатит, нефрит вакытында кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны әчелеге югары булган гастрит һәм ашказаны асты бизе нормаль эшләмәгән очракта да лимоннан тыелып торырга кирәк.

Кан тамырлары ялкынсынганда төнгә каршы юка лимон телеменнән компресс куярга киңәш ителә.
Бабасырны кою өчен 1 лимонны кабыгы, орлыгы белән бергә изеп, 1 стакан кайнар су салалар һәм 2 сәгать төнәтәләр. Тәменчә бал өстәп, сөзәләр һәм йокларга ятар алдыннан барысын эчеп бетерәләр.
Кан тамырларын чистарту һәм кан басымын нормада тоту өчен 2 шәр лимон һәм әфлисунны кабыгы белән бергә иттарткычтан үткәрергә. 2 аш кашыгы бал белән болгатып, 1 тәүлек бүлмә температурасында тотарга, аннан суыткычка куярга. Ашаганнан соң 2-3 чәй кашыгы кабарга.
Йөрәк мускулларын ныгыту өчен 250 шәр грамм әстерхан чикләвеген, йөзем һәм күрәгәне иттарткычтан үткәрергә. Шунда ук кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарылган лимон, 250 грамм бал кушып, барысын бергә болгатырга. Көненә 3 мәртәбә, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы эчәргә.

Әлеге темага башка язмалар