Корбан чалу турында

Корбанның сүзенең мəгънəсе «якынаю, Аллаһка якынайта торган нəрсə» дип бирелə. Дини терминологиядə исə, ул «билгеле талəплəргə туры килгəн хайванны, гыйбадəт нияте белəн, ысулына туры китереп чалу» дип билгелəнə. Корбан бəйрəме көннəрендə (беренче өч көндə), бөтен шартын китереп, Аллаһ ризалыгы өчен чалынган малга «удхыййə» (корбанлык) дилəр.

Бер кешегə Корбан бəйрəме көннəрендə корбан чалу тиеш булсын өчен, анда түбəндəге дүрт шартның булуы зарури:

Мөселман булу;
Акыллы һəм балигъ булу;
Юлчы (мосафир) булмау;
Билгеле бер күлəмдə малга ия булу.

Хəнəфи мəзһəбендə, корбан чалуны тиешле иткəн байлык зəкят һəм фитыр сəдакасы өчен кирəкле булган байлык (нисаб) микъдарына тигез. Бу микъдар исə, бурычлар һəм асыл ихтыяҗлардан тыш, 20 мыскал (85 грамм) алтын яки 200 дирһəм көмешкə тиң. Бу шартларга ия булган хатын-кыз яки үсмерлəр шəхсəн корбан чалырга тиеш булсалар да, ирлəре яки аталары болар исеменнəн – һибə юлы белəн (путем дарения) – корбан чалса, шул да җитə. Башка мəзһəблəр корбан чалуны сөннəт гамəл дип караганга, аерым бер байлык микъдары билгелəмəгəннəр. «Көч-хəле булып та, корбан чалмаган кеше безнең намазгяһыбызга (намаз кылу урыны) якын килмəсен.» (Хəдис Шəриф)

Корбанны кемнәр чалырга тиеш?

— Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе — ихлас күңелдән булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты шул: “Бисмиллахи Аллаһы әкбәр” дип чалырга кирәк. Әйткәнемчә, Аллаһы ризалыгы өчен. Хатын-кыздан башка аны теләсә кем кемнән икәнен әйтеп, чала ала. Һәрбер мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә, кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савап булсын, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, ике рәкәгать намаз укый ала. Аллаһы Тәгалә бу корбанлыкны биргән миңа, янәдән дә киләсе елларда, шушы корбанлыклар салырга насыйп булса иде, дип. Әмма бу төп шартына керми. Кем укыйсы килсә, укый. Анысы мәҗбүри түгел.

Корбан һәм иганәчелек

Корбан бəйрəмендə укучы-шəкертлəргə ярдəм кулы сузу өчен матди-мəгънəви тырышлыктан читтə калмаган мөэминнəр, шул мизгелдə Гарафəттə һəм Мөздəлифəдə булган кешелəрнең əҗеренə тиң, бəлки алардан да артык савапка ирешергə мөмкин. Чөнки хаҗдагыларның тырышлыгы шəхси, боларныкы иҗтимагый; тегендə шəхси камиллеккə ирешү, монда исə миллəткə яңадан яшəү рухы өрү мəсьəлəсе көн кадагында.

Корбан турында сораулар җаваплар

Корбан ни дигән сүз? Аның диндәге хөкеме нинди?

Корбан – Аллаһка якынаю һəм Аның ризалыгына ирешү нияте белəн чалынган хайван дигəн сүз. Акыллы, хөр, мокыйм (сəфəрдə булмаган) һəм дини критерийлар буенча бай саналган мөэмин, Аллаһ ризалыгын алу нияте белəн корбан чалып һəм Ходайның Үзенə, һəм дə, матди хəллəре авыррак булу сəбəпле, корбан чала алмаганнарга ярдəм итеп, кешелəргə якыная. Күренə ки, бу бəйрəмнең асылында Хак Тəгалəгə якынаю һəм халык файдасына фидакарьлек кылу төшенчəсе ята. Корбан – фикыһтагы (Ислам хокукы) хөкеме нинди булуга карамастан – мөселман җəмгыятьлəрнең шигаре (символ) саналган гыйбадəтлəрнең берсе булу җəһəтеннəн, гомер-гомергə, миллəтебез яшəешендə дə əһəмиятле вакыйгаларның берсе булып килгəн. Корбан, мөэмин-мөселман бəндəнең, кирəк икəн, бар нəрсəсен Аллаһ юлында фида кылырга əзер торуын күрсəтə. Илаһи диннəрнең ахыргысы булган Ислам, бер яктан, аерым-аерым һəр кешене рухи хикмəтлəргə һəм күркəм əхлакка ирештерүне күздə тотса, икенче яктан, җəмгыятьлəр өчен дə, берлəштерү һəм бөтенлəштерү көченə ия булган гамəллəр билгелəгəн. Ислам диненең ошбу өстен сыйфаты бигрəк тə зəкят, хаҗ һəм корбан кебек социаль юнəлешле малга бəйлəнгəн гыйбадəтлəрдə ачык күренə. Бу гыйбадəтлəр Ислам динен тоткан барлык җəмгыятьлəрдə, төп принципларын һəм асылын саклган хəлдə, дəвам иткəн һəм буыннан-буынга күчə барган.

Корбан кайчан чалына?

Корбан Корбан бəйрəменең беренче, икенче һəм өченче көннəрендə чалына. Шулай да, иң фазыйлəтлесе – беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бəйрəм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлə чалу – тəнзиһəн мəкруһ (хупланмый).

Корбанга тавык яки әтәч чалырга буламы?

Корбанга тавык, əтəч, каз, үрдəк кебек йорт кошларын чалу ярамый. Хəтта боларның берəрсен корбанга чалырга дип нəзер əйткəн кеше өстенə бурыч та язылмый. Чөнки болардан нəзер корбаны була алмый.

Бу төр кошлар корбан өчен түгел, ит өчен чалына.

Корбан чалу кемгә тиеш?

Корбан чалу – акыллы, балигъ, дин критерийлары буенча бай саналырлык малга ия һəм мосафир (юлчы) булмаган мөселманга тиеш.

Асыл ихтыяҗларыннан һəм бурычларыннан кала 20 мыскал (85 грамм) алтын я шул кыйммəттəге акча яки малга ия булган кеше дин күзлегеннəн бай санала. Андый кешегə Аллаһ нигъмəтлəренə шөкер һəмАллаһ юлында фидакарьлек галəмəте буларак корбан чалу ваҗиб (тиеш).

Корбанны укучы йортларына ятимханәләргә бирергә ярыймы?

Ихтыяҗ булган урыннарга исемеңне атап, бəясен акчалата бирү, һəм корбаныңны алардан чалдыру да дөрес. Хəтта килəчəгебезнең нигезе булган, укучылар тəрбиялəнгəн йортларга (мəдрəсəлəр, интернатларга) корбан акчасын биреп, шунда чалдыру – бик акыллы эш һəм корбанны максималь рəвештə файдалы итеп куллану юлы.

Корбанны рассрочка яки кредитка алырга ярыймы?

Кеше үз милкендə булган һəм корбанлык сыйфатларына ия булган хайванны корбанга чала ала. Шуңа күрə, кирəк вакытында, кирəк өлешлəп түлəү бəрабəренə, кирəк кредит картасына сатып алынган хайван, кешенең милкенə күчкəнлектəн, аны корбанга чалу рөхсəт ителə. Корбанны шəригатьтə тыелмаган юлларның һəркайсыннан сатып алырга була. Өлешлəп түлəү бəрабəренə (рассрочка) яки кредит картасы белəн кылынган алыш-бирешлəр рөхсəт ителгəнгə күрə, корбанны да рассрочкага яки кредит картасына алу тыелмый.

Корбанга дигән акчаны башка максатка кулланырга ярыймы?

Корбан гыйбадəте өчен аерып куелган акчаны башка җиргə тоту тыела. Һəр гыйбадəтнең үз урыны бар. Зəкят, фитыр сəдакасы һəм корбан – аерым-аерым гайбадəтлəр. Берсе икенчесе хисабына күчми. Шуңа күрə, корбанга дип багышлап бирелгəн акчаны башка максатка тотарга ярамый.

Корбан бәйрәменнән әүвәл, Гарәфә көнне нинди корбаннар чалына?

Нəфел корбаннар, ваҗиб булган нəзер корбаннар, гарəфə көнен дə кертеп, Корбан бəйрəменə кадəр телəсə кайсы вакытта чалына ала. Удхыййə дип аталган ваҗиб корбан исə фəкать Корбан бəйрəменең əүвəлге өч көнендə генə чалына.

Нинди нәфел корбаннар бар?

Боларга ваҗиб корбаннардан тыш, нəфел буларак чалынган барлык корбаннар керə. Гакыйка корбаны (бала туу сəбəпле), Ифрад хаҗы (хаҗны гомрəсез кылу) кылганнарның корбаны, Корбан бəйрəменнəн тыш чалынган корбаннар, савабы Расүлебезгə (саллəллаһү галəйһи вəсəллəм) яки үлгəннəргə багышлап чалынган корбаннар – һəммəсе дə, нəфел корбан категориясенə керə.

Алынган корбанга соңрак башкалар уртак ителә аламы?

Мөгезле эре терлекне бер кешедəн алып, җиде кешегə кадəр уртак булып корбанга чала алалар. Мондый хайванны җиде кешедəн җыелган уртак акчага сатып алып булган кебек, инде алынган яки кулда булган хайванга да, җидедəн артмау шарты белəн, башкаларны уртак итəргə мөмкин.

Сарыкны берничә кеше уртак чала аламы?

Сыер белəн дөягə җидегə кадəр кеше уртак була алса да, сарык белəн кəҗəне бер кеше исеменнəн генə чалына. Бу хайваннарда уртаклык рөхсəт ителми. Шунысы мөһим: уртакларның барысында да корбан чалу нияте буларга тиеш. Араларыннан берсе генə булса да, ит алу яки башка берəр ният белəн катнашса, барысының да корбаннары яраксызга чыга. Уртаклар арасында гакыйка яки нəзер корбанына ният кылучылар булуы зыянлы түгел. Чөнки алар да корбанга санала. Һəрхəлдə, ниятлəре ит алу түгел.

Харам акчага корбан чалу ярыймы?

Ислам дине яхшы эшлəрдə йөрүне һəм ризыкны хəлəл юлдан табуны киңəш итə. Шулай да, əгəр акча харам юлдан кергəн һəм аның асыл иясе билгеле икəн, бу акчаны иясенə кайтарырга кирəк. Əгəр иясе билгелебулмаса, ниндидер əҗер-савапка өметлəнмичə, мохтаҗларга яки хəйрия җəмгыятьлəренə тарату тиеш.Күренə ки, харамнан кергəн акчадан корбан чалу хуп күрелми Гыйбадəтлəрнең хəлəл акчадан булуы шарт. Шулай да, берəр кеше харам акчадан чалган корбаны корбаннан китəр. Лəкин харам табышның гөнаһыннан котылу өчен, бу малны мохтаҗларга яки хəйрия оешмаларына бирү аркылы тизрəк кулдан чыгарырга һəм бүтəн андый эшкə кире кайтмаска дип тəүбə кылырга кирəк.

Чалганда хайванны миңгерәүләтергә буламы?

Артык җəфаламау максатыннан, бугазлаганчы хайванны миңгерəүлəтү, аның корбанлык булуына зыян китерми. Зарурəт булганда, тере килеш чалу шарты белəн, корбанлык хайванны, ысулын белеп, миңгерəүлəтү тыелмый. Лəкин хайван, шок тəэсирендə, бугазлаганчы ук җанын тапшырса, корбаннан китмəгəн кебек, ите дə харам була.

Корбанны хатын-кыз чала алмы?

Хайван чалучыдан акыллы, балигъ һəм мөселман булудан тыш, башка шартлар талəп ителми. Ошбу шартларга ия булган кеше кирəк ир-ат, кирəк хатын-кыз булсын, корбан чала ала.

Корбанлык хайванның бәясен аның өлеше белән биреп буламы?

Корбанлык хайван, бəясен исəплəп чыгару максатында, тере килеш үлчəүгə бастырыла ала. Корбан чалу өчен сатып алынган хайванның бəясе, чалынганнан соң, итен үлчəү юлы белəн дə билгелəнергə мөмкин. Лəкин кило бəясе төгəл билгелəнергə һəм тире, баш, эчке əгъзаларның кыйммəте, сатучыда кала дип, гомуми бəядəн чыгарылмаска тиеш. Шулай ук хайванны чалучы кешегə дə хезмəте өчен корбанның берəр өлешен бирү тыела.

Койрыгы булмаган сарыкларны корбанга чалырга буламы?

Туганда ук койрыксыз туган яки симез булсын өчен койрыклары киселгəн хайваннарны корбан итү тыелмаса да, берəр бəла-каза сəбəпле, кыйммəтен киметер дəрəҗəдə, койрыгының тулысы яки яртыдан күбрəге өзелгəн хайванны корбанга чалу рөхсəт ителми.

Корбан вәкаләт биреп башка кешедән чалдырырга буламы?

Кеше корбанны үзе чала алган кебек, башка берəүгə вəкалəт биреп тə чалдыра ала. Ник дигəндə, корбан ул – мал белəн кылынган гыйбадəт. Ə мал гыйбадəтлəрендə, мəгълүм булганча, вəкалəт бирү рөхсəт ителə. Корбан чалырга уйлаган кеше вəкалəтен үзе яшəгəн төбəктəге берəүгə бирə алган кебек, башка җирдəге бер кеше яки оешмага да тапшыра ала. Вəкалəт телдəн яки язмача, я булмаса телефон, интернет, факс һəм башка шуның кебек элемтə чаралары аркылы да бирелергə мөмкин. Корбан чалган яки вəкалəт биреп чалдырган кешегə, ул иттəн авыз итү дигəн шарт юк. Бу – мөбаһ гамəл. Шулай итеп, кеше үзе чалган ваҗиб корбан итен дə, гарəфə көнне бугазланган нəфел корбанның итен дə ашый ала, əмма ашамаса, бу корбанның дəрəҗəсен төшерми.

Гакыйка корбаны нәрсә ул?

Яңа туган бала исеменə шөкер кылу нияте белəн чалынган корбан гакыйка дип атала. Гакыйка корбаны чалу – мөстəхəб (хуп күрелə торган) гамəл. Гакыйка итеп чалынасы хайванда башка төр корбанлыкларда булырга тиешле шартлар игътибарга алына. Гакыйка корбанын бала туганнан алып, балигъ булганчы чалу мөмкин булса да, иң фазыйлəтлесе – җиденче көнендə чалу. Шул ук көнне балага исем бирү һəм чəчен кыркып, алтыннан шуның авырлыгы бəрабəрендə садака бирү мөстəхəб. Гакыйка корбанының һəм итеннəн, һəм тиресеннəн, иясен дə кертеп, һəркем файдалана ала.

Шөкер корбаны нәрсә ул?

Тəмəттугъ һəм кыйран хаҗы кылган кешелəрнең, хаҗ вə гомрəне берьюлы үтəп чыгу сəбəпле, чалган корбаннары шөкер корбаны дип атала. Нəкъ шулай ук, кеше берəр максатына ирешү яки берəр нигъмəткə ка-вышу сəбəпле шөкер корбаны чала ала. Лəкин, нəзер əйтелмəгəн булса, максат яки нигъмəткə ирешкəн кешегə корбан чалу ваҗиб түгел.

Юлчыга корбан чалу тиешме?

Юлчыга корбан чалу ваҗиб түгел. Əмма чала икəн, савабы бар. Сəфəр хəлендə корбан чалган кешелəр, бəйрəм көннəрендə ватаннарына əйлəнеп кайтсалар, аларга яңадан бер корбан чалырга кирəк түгел. Сəфəрдə чакта чалмаганнарга, бəйрəм көннəрендə ватаннарына кайтсалар, корбан чалырга кирəк булыр.

Төрбәләрдә, тәрле тантаналарда корбан чалырга ярыймы?

Хөрмəтле затларның каберлəрен зиярəт кылуда, шул урында Аллаһ Тəгалəгə ялварып дога кылуда бернинди гаеп юк. Элекке заманда шул ният белəн төрбəлəрне зиярəт кылган кешелəр, бигрəк тə, хəленнəн килгəннəр, зиярəт вакытында корбан чалып, итен фəкыйрь-фокарага таратканнар, ə савабын мəет рухына багышлаганнар. Гореф-гадəт арасына кереп киткəн бу гамəл соңгырак дəверлəрдə əүвəлге ихласлылыгын җуя төшкəн һəм аның эчтəлегенə «фəлəн затка корбан чалам» кебек фикерлəр кереп оялаган. Мондый фикер исə, мəгълүм булганча, бик хəтəр булып, кешене көферлеккə китерергə мөмкин.

Корбан тиресен нишләтергә?

Корбан тиресен берəр фəкыйрьгə я булмаса хəйрия оешмасына тапшырырга кирəк. Пəйгамбəребез (с.г.с.) Вəдагъ (Хушлашу) хаҗында, Хəзрəте Галигə, корбанга чалынган дөялəр янында торырга һəм аларның тирелəре белəн сыртларындагы җəймəлəрен садака итеп бирергə боера. Шулай ук, бу нəрсəлəрне чалучыга түлəү (хезмəт хакы) итеп бирүдəн тыя. (Əбү Давыт; Мəнасик, 20). Күренə ки, корбан тирелəрен акчага сату яки корбан чалучыга хезмəт хакы итеп бирү дөрес түгел.

Нәзер корбанының хакын акчалата таратырга ярыймы?

Берəр гыйбадəтне эшлəргə Аллаһка сүз биреп, үз өстенə бурыч алган кеше бу бурычтан котылу өчен нəзерен үтəүдəн башка чара юк. Əйтик, корбан чалырга нəзер əйткəн кеше, бары корбан чалганнан соң

гына нəзерен үтəгəн була. Шуңа күрə, нəзер корбаны урынына, акчасын фəкыйрьлəргə өлəшү яки башка берəр изгелек кылу, нəзер бурычын өстəн төшерми.

Үлгәннәр рухына багышлап корбан чалу ярыймы?

Һəркем савабын үлгəн берəр туганына яки кадерле кешесенə багышлап корбан чала ала. Кеше дөньядан китеп баргач, аның исеменнəнсəдака бирү, хаҗ кылу мөмкин булган кебек, корбан чалу да тыелмый. Сөекле Расүлебезнең (с.г.с.) дə корбан чала алмаганнар өчен корбан чалуы мəгълүм. (Табəрани, Мүгъҗəмүл Кəбир, 3/182; Һəйсəми, Мəҗмəгүз Зəваид, 4/23). Билгеле булганча, Əбү Давытның «Сөнəн»ендə, «Үлгəн кеше артыннан корбан чалу» дигəн махсус бүлекчəдə түбəндəге хəдис китерелгəн: Хəзрəте Гали (р.г.) ике корбан чалып, шуның берсен Аллаһ Расүленə (с.г.с.) багышлый торган була. Моның сəбəбен сораганнарга: «Аллаһ Расүле (с.г.с.) «үзең исəн чакта, минем өчен дə корбан чал», – дип, васыять əйтеп калдырды. Аның бу васыятенə бервакытта да хилафлык китермəм», – дип җавап биргəн. (Əбү Давыт, Əдахи, 1; Хəким, Мөстəдрəк, 4/255; Тирмизи, Əдахи). Пəйгамбəребезнең (с.г.с.) Хəзрəте Галигə «минем өчен корбан чал» дигəн васыять əйтүе, аның үз исеменнəн корбан чалынганны яратуын күрсəтə. Шуңа күрə, хəленнəн килгəннəргə Сөекле Пəйгамбəребез (с.г.с.) исеменнəн һəр ел берəр куй чалу яки корбанлык сыерның җидедə бер өлешенə уртак булу бик тə мактаулы эштер. Аллаһ Тəгалə безлəргəпəйгамбəребез (с.г.с.) өчен корбан чалуны насыйп итсен, безне бу хəерле дгамəлдə дəвамлы кылып, Үз ризалыгына ирештерсен. Пəйгамбəребезне д(с.г.с.) бездəн разый əйлəсен, əһле бəйтенə, сəхабəлəренə, пакь хатын-кызларына Аллаһның рəхмəте һəм сəламе ирешеп торсын. Амин. (Тəханəви, Игълə-үс Сүнəн, 17/223). Бер адəм, үз акчасына алып, савабын берəр үлгəн якынына багышлау нияте белəн чалган корбанның итен үзе ашый алган кебек, башкаларга да ашата ала. Мондый ният белəн чалынган хайванның бəйрəм көннəрендə бугазлануы да шарт түгел. Кайчан чалсаң да була. Хəтта гарəфə көнне чалып, фəкыйрь-фокарага тарату иң яхшысы булса кирəк. Чөнки корбан бəйрəме көннəрендə мохтаҗлар болай да ит белəн тəэмин ителəлəр. Ə гарəфə көнне чалып, итен таратса, ул көнне дə фəкыйрьлəрне куандырган булыр. Əгəр үлгəн кеше үз исеменə корбан чалуны исəн чакта васыять итеп калдырган булса, бу корбанны бəйрəм көннəрендə чалырга кирəк. Андый хайванның итен, чалган кешенең үзенə ашарга ярамый. Тулаем сəдака итеп таратырга кирəк. Үлгəн шəхеснең васыяте булмыйча, калган акчасыннан алып, чалынган корбан да, васыять нигезендə чалынган корбан кебек. Васыять яки нəзер булмаган очракта да, Шəфигыйлардан кала барча фəкыйһлар фикеренчə, савабын үлелəргə багышлау нияте белəн корбан чалу рөхсəт ителə. Андый корбанның Корбан Бəйрəмендə чалынган башка хайваннардан бернинди аермасы юк.

Әлеге темага башка язмалар