Коръәндәге дога үрнәкләре (җыентык 4 бүлек)

Адәм (г.с.) белән Һава анабызның җәннәттән чыгарылганда укыган догалары

رَبَّنَا ظَلَمْنَا أَنْفُسَنَا وَإِنْ لَمْ تَغْفِرْ لَنَا وَتَرْحَمْنَا لَنَكُونَنَّ مِنَ الْخَاسِرِينَ

«Раббәнәә заләмнәә әңфүсәнәә вә илләм тәгъфирләнәә вә тәрхәмнәә ләнәкүүнәннәә минәл-хаасириин.»

(Әй, Раббыбыз! Без үзебезгә золым кылдык, әгәр безне кичермәсәң һәм кызганмасаң, без кайгыда булырбыз.) («Әгъраф» сүрәсе, аять  23.)

Нух галәйһиссәләмнең догасы

Нух галәйһиссәләмнең улы аның белән бергә көймәгә утырмаган һәм Нух Аллаһыга: Йә Рабби! Әлбәттә, улым минем гаиләмнәндер. Синең вәгъдәң хактыр, аны җиренә җиткерерсең. Син хакимнәрнең Хакиме (гаиләмне коткарачагыңа сүз биргән идең, хәзер улыма нәрсә булачак?) дип дога кылган. Аңа Аллаһы Тәгалә: «Әй, Нух! Ул синең гаиләңнән түгел, чөнки ул дөрес булмаган гамәл ияседер. Белмәгән нәрсәңне миннән сорама, синең җаһилләрдән бу­луыңны теләмим»,— дигән. Бу сүзләргә Нух (г.с.):

رَبِّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ أَسْئَلُكَ مَا لَيْسَ لِي بِهِ عِلْمٌ

وَإِلاَّ تَغْفِرْ لِي وَتَرْحَمْنِي أَكُنْ مِنَ الْخَاسِرِينَ

«Рабби иннии әгуузү бикә ән әс-әләкә мәә ләйсә лии биһии гыйльмүн вә илләә тәгъфир лии вә тәрхәмнии әкүм-минәл-хаасириин.»

(Әй, Раббым! Белмәгән нәрсәне синнән теләүдән Сиңа сыенамын. Әгәр мине гафу итмәсәң һәм миңа мәрхәмәт кылмасаң, мин кайгыга төшкәннәрдән булырмын), — диде. («Һүд» сүрәсе, аять  47.)

Лут галәйһиссәләмнең догасы

Лут пәйгамбәр кавемен дингә өнди иде. Кавеме исә аны тыңларга теләмәде. Ниһаять аны: «Бу сөйләгәннәреңнән баш тартмасаң, илеңнән куыла­чаксың»,— дип куркыттылар. Моңа Лут (г.с.):

رَبِّ نَجِّنِي وَأُهْلِي مِمَّا يَعْمَلُونَ

«Рабби нәҗҗинии вә әһлии миммәә йәгъмәлүүн.»

(Раббым! Мине һәм гаиләмне алар эшләгән яманлыклардан коткар) дип дога кылды. («Шүгара» сүрәсе, аять  169.)

Лутның (г.с.) кавеме белән бәйле булган тагын бер догасы бар:

رَبِّ انْصُرْنِي عَلَى الْقَوْمِ الْمُفْسِدِينَ

«Раббиңсурнии галәл-каумил-мүфсидиин.»

(Раббым! Фетнә чыгарган бу кавемгә каршы миңа ярдәм ит.) («Ганкәбүт» сүрәсе, аять  30.)

Ибраһим галәйһиссәләмнең догасы

رَبَّنَا إِنَّكَ تَعْلَمُ مَا نُخْفِى وَمَا نُعْلِنُ وَمَا يَخْفَى عَلَى اللهِ مِنْ شَيْءٍ فِي الْأَرْضِ

وَلاَ فِي السَّمَاءِ . اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي وَهَبَ لِي عَلَى الْكِبَرِ إِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ

إِنَّ رَبِّي لَسَمِيعُ الدُّعَا . رَبِّ اجْعَلْنِي مُقِيمَ الصَّلاَةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِي رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَا .

رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَلِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ

«Раббәнәә иннәкә тәгъләмү мәә нүхъфи вә мәә нүгълинү вә мәә йәхъфәә галәллааһи миң шәй-иң фил-әръдый вә ләә фис-сәмәә-и. Әл-хәмдү лилләәһилләзии вәһәбә лии галәл-кибәри исмәәгыйилә вә исхәәка иннә раббии ләсәмигуддүгаа. Раббиҗгальнии мүкыймәс-саләәти вә миң зүриййәти раббәнәә вә тәкаббәл дүгаа. Раббәнәгъфир лии вә ли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкумүл-хисәәб.»

(Әй, Раббыбыз! Яшерен һәм ачык булган һәр нәрсәбезне Син беләсең. Җирдә дә, күктә дә Аллаһыдан яшерен бер нәрсә дә калмас. Карт хәлемдә миңа Исмәгыйльне һәм Исхакны биргән Аллаһыга мактау булсын. Һичшиксез, Раббым доганы кабул итүчедер.

Раббым! Мине намаз кылучылардан әйлә: нәселемнән дә шундый инсаннар чыгар. Әй, Раббыбыз! Догабызны кабул әйлә.

Әй Раббыбыз! Хисап соралачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм бөтен мөэминнәрне гафу әйлә.) («Ибраһим» сүрәсе, аять 38-41.)

Йосыф галәйһиссәләмнең догасы

Билгеле булганча, Йосыф (г.с.) Зөләйханың теләген үтәмәгәнгә зинданга ябылган. Зинданда чакта ул шундый дога кылган:

رَبِّ السِّجْنُ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا يَدْعُونَنِي إِلَيْهِ وَإِلاَّ

تَصْرِفْ عَنِّي كَيْدَهُنَّ أَصْبُ إِلَيْهِنَّ وَأَكُنْ مِنَ الْجَاهِلِينَ

«Раббис-сиҗнү әхәббү иләййә миммәә йәдегуунәнии иләйһи вә илләә тәсъриф ганнии кәйдәһүннә әсъбү иләйһиннә вә әкүм-минәл-җәәһилиин.»

(Әй, Раббым! Боларның мине өндәгән эшләреннән зиндан яхшырак, әгәр бу хатыннар­ның хәйләсеннән мине коткармасаң, мин аларга иярүче һәм җаһилләрдән булырмын.) («Йосыф» сүрәсе, аять  33.)

Йосыф, беркадәр зинданда калганнан соң, Аллаһының аңа өйрәткән төш юрау белеме ярдәмендә аннан котылды. Шул вакыт ул болай дип дога кылды:

رَبِّ قَدْ أَتَيْتَنِي مِنَ الْمُلْكِ وَعَلَّمْتَنِي مِنْ تَأْوِيلِ الْأَحَادِيثِ فَاطِرَ السَّمَوَاتِ

وَ الْأَرْضِ أَنْتَ وَلِيّ فِي الدُّنْيَا وَ الْأَخِرَةِ تَوَفَّنِي مُسْلِمًا وَأَلْحِقْنِي بِالصَّالِحِينَ

«Рабби каде әәтәйтәнии минәл-мүлки вә галләмтәнии мин тәэвиилил-әхәәдииси фәәтыйрас-сәмәәвәәти вәл әръдый әңтә вәлиййии фид-дүньйәә вәл әәыйрати тәвәффәнии мүслимәүв-вә әлхикънии бис-саалихиин».

(Әй, Раббым! Син миңа мөлкәттән бер насыйп бирдең вә төшләрне юрау ысулын өйрәттең. Әй күкләрне һәм җирне Яратучы! Син дөньяда һәм ахирәттә минем ярдәмчем, мине мөселман буларак җанымны ал һәм мине салих, тәкъва бәндәләрең белән тоташтыр.) («Йосыф» сүрәсе, аять  101.)

 Шөгаеб галәйһиссәләмнең догасы 

Шөгаеб (г.с.) кавемен дингә өндәгәндә мәмләкәт һәм өлкәнең кайбер кешеләренә бу ошамаган һәм аларның диненә күчмәгән очракта аларны илләреннән куачакларын сөйләгәннәр. Аларга җавап итеп, Шөгаеб моның мөмкин түгеллеген белдергән һәм шулай дога кылган:

عَلَى اللهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ

«Галәллааһи тәвәккәлнәә раббәнәфтәх бәйнәнәә вә бәйнә кауминәә бил-хәккый вә әңтә хайруль-фәәтихиин.»

(Без Аллаһыга тәвәккәл иттек. Әй, Раббыбыз! Безнең белән кавемебез арасында Син гаделлек белән хөкем ит, чөнки Син хөкем кылучыларның иң хәерлеседер.) («Әгъраф» сүрәсе, аять  89.)

 Муса галәйһиссәләмнең догасы 

Мусаның кавеменнән кайсыберләре бозауга та­бынгач, Аллаһ аларга көчле зилзилә бирде. Ул вакытта Муса (г.с.) шулай дога кылды:

قَالَ رَبِّ لَوْ شِئْتَ أَهْلَكْتَهُمْ مِنْ قَبْلُ وإِيَّايَ …. تُضِلُ بِهَا مَنْ تَشَاءُ

وَتَهْدِي مَنْ تَشَاءُ أَنْتَ وَلِيُّنَا فَاغْفِرْلَنَا وَارْحَمْنَا وَأَنْتَ خَيْرَ الْغَافِرِينَ .

وَاكْتُبْ لَنَا فِي هَذِهِ الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ إِنَّا هُدْنَا إِلَيْكَ …

«Каалә рабби ләү шиэтә әһләктәһүм миң каблү вә иййәәйә… Түдыйллү биһәә мәң тәшәә-ү вә тәһдии мәң тәшәә-ү. Әңтә вәлиййүнәә фәгъфир ләнәә вәрхәмнәә вә әңтә хайруль-гаафириин. Вәктүб ләнәә фи һәәзиһид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати иннәә һүднәә иләйик.»

(Әй, Раббым! Теләсә идең, боларны һәм мине иртәрәк тә һәлак итәр идең… Син теләгәнеңне адаштырырсың, теләгәнеңне һидаятькә ирештерерсең. Син безнең вәлиебез-дустыбыз, безне кичер, безгә мәрхәмәт ит. Син гафу итүчеләрнең иң хәерлесе. Безгә бу дөньяда һәм ахирәттә дә яхшылык бир, без Сиңа кайттык.) («Әгъраф» сүрәсе, аять  155-156.)

Муса галәйһиссәләмнең башка догасы:

Муса (г.с.) динен аңлату өчен Фиргавенгә китәчәк иде, ләкин телендә бер тотлыгу булганга кайгырды һәм шулай дога кылды.

«Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии.»

(Раббым! Күкрәгемне ач, киңәйт, эшемне җиңеләйт. Телемдәге төенне чиш — сүземне аңласыннар.) («Таһә» сүрәсе, аять  25-28.)

Муса (г.с.) Мисырга киткәндә сугышып ятучы ике кешене күрде һәм гаугага ул да катнашты. Берсенә йодрык белән суккан иде, ул адәм үлде. Болай эшләгәненә үкенгән Муса шулай дога кылган:

رَبَّنَا إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي فَاغْفِرْ لِي

«Раббәнәә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии.»

(Раббым! Мин үземә золым иттем, мине гафу әйлә.)

Хәзрәти Муса ачыккан иде. Кое янында хай­ваннарны эчергән кешеләргә ярдәм иткәннән соң, ял иткәндә шулай дога кылып ялварды:

رَبِّ إِنِّي لِمَا أَنْزَلْتَ إِلَيَّ مِنْ خَيْرٍ فَقِيرٍ

«Рабби иннии лимәә әңзәлтә иләййә мин хайриң фәкыйир.»

(Раббым! Мин Синең миңа иңдерәчәк хәереңә мохтаҗмын.)

Хәзрәти Муса Фиргавен кешеләреннән качканда шулай дога кылды:

رَبِّ نَجِّنِي مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ

«Рабби нәҗҗинии минәл-каумиз-заалимиин.»

(Раббым! Мине бу залимнәрдән коткар.) («Касас» сүрәсе, аять  16.)

Юныс галәйһиссәләмнең догасы

Юныс (г.с.) динне кабул итмәгән кавеменә ачуланган һәм аларны ташлап киткән. Соңыннан аны балык йоткан. Балыкның карынында вакытта ул шулай дога кылган:

لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

«Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин.»

(Синнән башка илаһ юк. Сине тәсбих итәмен, һичшиксез, мин үземә золым иттем, залимнәрдән булдым.) («Әнбия» сүрәсе, аять  87.)

 Зәкәрия галәйһиссәләмнең догасы 

Зәкәриянең (г.с.) баласы булмый иде. Баласы булуын бик теләде. Ул шулай дога кылды һәм ниһаять Аллаһ аңа Яхъяны бирде:

رَبِّ لاَ تَذَرْنِي فَرْدًا وَأَنْتَ خَيْرُ الْوَارِثِينَ

«Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин.»

(Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе.) («Әнбия» сүрәсе, аять  89.)

Бу турыда Зәкәриянең тагын бер догасы бар:

رَبِّ هَبْ لِي مِنْ لَدُنْكَ ذُرِّيَّةً طَيِّبَةً إِنَّكَ سَمِيعُ الدُّعَا

«Рабби һәб лии мил-ләдүңкә зүрриййәтәң таййибәтән иннәкә сәмиигуд-дүгаа.»

(Әй, Раббым! Миңа лотыф һәм кәрамең белән саф һәм пакь бер бала ихсан ит, шөбһәсез, Син доганы ишетүче һәм кабул итүчесең.) («Әли-Гыймран» сүрәсе, аять  38.)

 Гайсә галәйһиссәләмнең догасы 

Билгеле булганча, христианнарда өч Алла төшенчәсе бар. Кыямәт көнне Аллаһы Тәгалә Хәзрәти Гайсәдән: «Бу ялгыш инануны син өйрәттеңме»,— дип сораячак. Ул аларга мондый нәрсәне әмер итмәгәнен, әмма ул үзе үлгәннән соң аларга ни булганын үзе дә белмәгәнен, бу эшне Аллаһы Тәгалә белдергәнен әйткәннән соң, шулай диячәк:

إِنْ تُعَذِّبْهُمْ فَإِنَّهُمْ عِبَادُكَ وَإِنْ تَغْفِرْ لَهُمْ فَإِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ

«Иң түгаззибһүм фә иннәһүм гыйбәәдүкә вә иң тәгъфир ләһүм фә иннәкә әңтәл-газиизүл-хәкиим.»

(Әгәр аларга газап бирсәң бир, бу Синең хакыңдыр, чөнки алар Синең колларың. Әгәр аларны гафу итсәң, бу да Сиңа лаектыр. Һичшиксез, Син Газизсең, Хакимсең.) («Мәидә» сүрәсе, аять  118.)

Талут гаскәренең догасы

Талутның гаскәре Җалут гаскәре белән сугышка керер алдыннан  шулай дога кылдылар:

رَبَّنَا افْرِغْ عَلَيْنَا صَبْرًا وَثَبِّتْ أَقْدَامَنَا وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ

«Раббәнәәфригъ галәйнәә сабераүв-вә сәббит әкъдәәмәнәә вәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин.»

(Әй, Раббыбыз! Өстебезгә сабырлык яудыр, аякларыбызга куәт һәм ныклык бир. Дошман кагудан сакла, кяферләргә каршы безгә җиңү насыйп ит.) («Бәкара» сүрәсе, аять  250.)

Коръәни Кәримдә безгә өйрәтелгән кайбер догалар

رَبِّ ادْخِلْنِي مُدْخَلَ صِدْقٍ وَ أَخْرِجْنِي مُخْرَجَ

صِدْقٍ وَاجْعَلْ لِي مِنْ لَدُنْكَ سُلْطَانًا نَصِيرًا

«Рабби әдехыйльнии мүдехалә сыйдкыйүв-вә әхъриҗнии мүхъраҗә сыйдкыйүв-вәҗгаль лии мил-ләдүңкә сүлтаанән-нәсыйираа.»

(Раббым! Мине кабергә куйганда һәм чыгар­ганда тугрылыклы кыл, үзеңнең ризалыгыңны бир. Миңа ярдәм итәчәк дәлилләр бир, сөйләгән сүзләремне шул дәлилләр белән сөйлим.) («Исра» сүрәсе, аять  80.)

Аллаһ мөшрикләргә начар гамәлләре өчен каты җәза бирәчәк. Пәйгамбәренә дә моның өчен ул вакытта ничек дога кылырга кирәк икәнен өйрәткән:

رَبِّ إِمَّا تُرِيَنِّي مَا يُوعَدُونَ . رَبِّ فَلاَ تَجْعَلَنِي فِي الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ

«Рабби иммәә түрийәннии мәә йүүгадүүн. Рабби фәләә тәҗгальнии фил-каумиз-заалимиин.»

(Раббым! Аларга вәгъдә иткән газапны таты­ганнарын миңа күрсәтәчәк булсаң, мине ул залим кавем арасында булдырма.)

رَبِّ أَعُوذُ بِكَ مِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِيْنِ وَ أَعُوذُ بِكَ رَبِّ أَنْ يَحْضُرُونَ

«Рабби әгуузү бикә мин һәмәзәәтиш-шәйәәтыйин вә әгуузү бикә рабби әй-йәхдуруун.»

(Раббым! Шайтаннарның вәсвәсеннән вә аларның хозурында булудан Сиңа сыенамын.)

رَبِّ اغْفِرْ وَارْحَمْ وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّحِمِينَ

«Раббигъфир вәрхәм вә әңтә хайрур-раахимиин.»

(Раббым! Өммәтемне гафу ит, мәрхәмәт ит, чөнки Син мәрхәмәт иткәннәрнең иң хәерлесе.) («Мөэминүн» сүрәсе, аять  98, 118.)

Коръәнне «Укы» әмере белән җибәргән Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәренә һәм без мөселманнарга гыйлем хакында ничек дога кылырга кирәклеген өйрәткән:

رَبِّ زِدْنِي عِلْمًا

«Рабби зиднии гыйльмәә.»

(Раббым! Гыйлемемне арттыр.) («Таһә» сүрәсе, аять  114.)

Коръәни Кәрим Пәйгамбәребезгә генә түгел, без мөселманнарга да дога кылуның кирәклеген өйрәтә.

Түбәндә язылып үтеләчәк аятьләр шуның хакында:

اَلَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَا إِنَّنَا أَمَنَّا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

«Әлләзиинә йәкуулүүнә раббәнәә иннәнәә әәмәннәә фәгъфир ләнәә зүнүүбәнәә вә кыйнәә газәәбән-нәәр.»

(Тәкъва ияләре әйтерләр: Әй, Раббыбыз, без иман китерик, безнең гөнаһларыбызны кичер, һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла.) («Әли Гыймран» сүрәсе, аять 16.)

Шушы аятьтә Аллаһыга шушы рәвешчә дога итүчеләрнең тәкъва ияләре булуына, сынауларга сабыр итеп турылыклылык күрсәтүләренә, Аллаһ юлында малларын сарыф итүләренә һәм сәхәр вакытларында, тәүбә итеп, дога кылулары, ялваруларына ишарә ителә.

Пәйгамбәрләр белән берлектә Аллаһ юлында сугышкан галимнәрнең беркайчан да өметсезлеккә төшмәүләре һәм сабыр итүләре, Аллаһыга шулай дога кылулары турында әйтелә.

رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَإِسْرَافَنَا فِي أَمْرِنَا

وَثَبِّتْ أَقْدَامَنَا وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ

«Раббәнәгъфирләнәә зүнүүбәнәә вә исраафәнәә фии әмринәә вә сәббит әкъдәәмәнәә вәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин.»

(Әй, Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны һәм эшләребездә булган аптырашларны кичер, сугыш­ларда аякларыбызны нык кыл, кире кайтарма. Кяферләргә каршы безгә җиңү бир.) («Әли Гыймран» сүрәсе, аять  147.)

Гыйлем ияләренең догасы

رَبَّنَا لاَ تُزِعْ قُلُوبَنَا بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنَا وَهَبْ لَنَا مِنْ لَدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ

الْوَهَّابُ . رَبَّنَا إِنَّكَ جَامِعُ النَّاسِ لِيَوْمٍ لاَ رَيْبَ فِيهِ إِنَّ اللهَ لاَ يُخْلِفُ الْمِيعَادَ

«Раббәнәә ләә түзигъ кулүүбәнәә бәгъдә из һәдәйтәнәә вә һәб ләнәә мил-ләдүңкә рахмәтән иннәкә әңтәл-вәһһәәбе. Раббәнәә иннәкә җәәмигун-нәәси лийәүмил-ләә райбә фииһ. Иннәллааһә ләә йүхълифүл-миигааде.»

(Әй, Раббыбыз! Безне хакка күндергәннән соң, күңелебезне хактан адаштырма, Үз тара­фыңнан безгә рәхмәт бир. Һичшиксез, Син күп гафу итүчесең. Әй, Раббыбыз! Син киләчәктә шөбһәсез бер көндә кешеләрне кыямәт көненә тупларсың; Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас.) («Әли-Гыймран» сүрәсе, аять  8-9.)

Кешеләр, галим булсалар да иманнарын югал­тулары мөмкин, шуның өчен Аллаһыга иманнан аермасын өчен дога кылулары кирәк:

رَبَّنَا اصْرِفْ عَنَّا عَذَابَ جَهَنَّمَ إِنَّ عَذَابَهَا كَانَ غَرَامًا

«Раббәнәсъриф ганнәә газәәбә җәһәннәмә иннә газәәбәһәә кәәнә гараамәә.»

(Әй, Раббыбыз! Бездән җәһәннәм газабын ерак кыл, җәһәннәм газабы дәвамлы бер һәлакәттер.) («Форкан» сүрәсе, аять  65.)

Камил мөселманның догасы

رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي

أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَى وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَصْلِحْ لِي فِي ذُرِّيَّتِي

إِنِّي تُبْتُ إِلَيْكَ وَإِنِّي مِنْ الْمُسْلِمِينَ

«Рабби әүзигънии ән әшкүра нигъмәтәкәлләтии әнгамтә галәййә вә галәә вәәлидәййә вә ән әгъмәлә саалихаң тәрдааһү вә әсълих лии фии зүрриййәтии иннии түбтү иләйкә вә иннии минәл-мүслимиин.»

(Әй, Раббым! Миңа шундый илһам, вакыт бир, үземә һәм әти-әниемә биргән нигъмәтләреңә шөкер итим. Син риза булачак бер эш эшлим. Нәселемне дөрес юлда тот, нәсел-нәсәбемне төзәт. Мин Сиңа тәүбә иттем һәм мин чыннан да мөселманнардан.) («Әхкаф» сүрәсе, аять  15.)

Бу аятьтә шушы кешеләрнең догалары кабул булуы һәм, гөнаһларының кичерелеп, җәннәткә керәчәкләре турында әйтелә.

Бу аятьнең аңлашылырга тиешле булган башка бер әһәмияте дә бар. Камиллек чоры кешегә кырык яшьләр тирәсендә килә. Димәк, кеше бу яшькә кадәр берәр карарга килмәскә дә мөмкин һәм бу яшьтән соң ул чын-чынлап Аллаһыга юнәлер.

Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы

Ислам тәрбиясендә үскән кеше, ата-анасы картайгач, аларга начар карамас, күңелләрен кыр­мас. Алар хакында шулай дога кылыр:

رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا

«Раббирхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйираа.»

(Раббым! Ата-анама, алар миңа мәрхәмәт кылган кебек, Син дә аларга шулай мәрхәмәт кыл.) (Тәхрим, 8.)

Бу аять җәмгыятьтәге аяныч хәлләрне искәртә. Бүген кайберәүләр, ата-аналары картайгач, аларны ташлап китәләр, яки картлар йортына тапшыралар.

Фәрештәләрнең  мөэминнәргә кылган догалары

Күктә тәхетне йөрткән фәрештәләр белән аның тирә-ягындагылар Аллаһыга хәмед, тәсбих әйтерләр. Бу фәрештәләр инанган мөэминнәр өчен Аллаһыга шулай дога кылырлар:

… رَبَّنَا وَسِعْتَ كُلِّ شَيْءٍ رَحْمَةً وَعِلْمًا فَاغْفِرْ لِلَّذِينَ تَابُوا وَاتَّبَعُوا سَبِيْلَكَ

وَقِهِمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ . رَبَّنَا ادْخِلْهُمْ جَنَّاتِ عَدْنٍ الَّتِي وَعَدْتَهُمْ وَمَنْ صَلَحَ

مِنْ أَبَائِهِمْ وأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ . وَقِهِمُ السَّيِّآتِ

وَمَنْ تَقِ السَّيِّآتِ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمْتَهُ وَذَلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ

«Раббәнәә вәсигътә күллә шәй-ир-рәхмәтәүв-вә гыйльмәң фәгъфир лилләзинә тәәбүү вәттәбәгуу сәбииләкә вә кыйһим газәәбәл-җәхиим. Раббәнәәдхыйльһүм җәннәәти гаденинилләтии вәгаттәһүм вә мәң саләха мин әәбәә-иһим вә әзвәәҗиһим вә зүриййәәтиһим иннәкә әңтәл-газиизүл-хәкиим. Вә кыйһимүс-сәййи-әәт. Вә мәң тәкыйс-сәййи-әәти йәүмә-изиң фәкаде рахимтәһүү вә зәәликө һүәл-фәүзүл-газыйим.»

(Әй, Раббыбыз! Синең рәхмәтең һәм гыйле­мең бөтен нәрсәне эченә алган. Шуңа күрә, Син тәүбә иткәннәрне һәм Синең юлыңа басканнарны кичер, аларны җәһәннәм газабыннан сакла.

Әй, Раббыбыз! Аларны һәм аларның атала­рыннан, хатыннарыннан булган яхшы кемсәләрне Үзең вәгъдә иткән Гаден җәннәтләренә урнаштыр. Һичшиксез, Син Газиз, Хакимсең. Аларны начарлыклардан да сакла. Син кемне начарлыклардан сакласаң, һичшиксез, аңа кыямәт көнендә мәрхәмәт итәчәксең. Бу иң бөек котылудыр.) («Мөэмин» сүрәсе, аять  7-9.)

Коръәннән башка дога аятьләре

رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ

وَمِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا إِنَّكَ أَنْتَ

 التَّوَّابُ الرَّحِيمُ .  رَبَّنَا وَابْعَثْ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِكَ

 وَيُعَلِّمُهُمْ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُزَكِّيهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ .

«Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Раббәнәә вәҗгальнәә мүслимәйни ләкә вә миң зүрриййәтинәә үммәтәм-мүслимәтәл-ләк. Вә әринәә мәнәәсикәнәә вә түб галәйнәә иннәкә әңтәт-тәввәәбүр-рахиим. Раббәнәә вәбгась фииһим расүүләм-минһүм йәтлүү галәйһим әәйәәтикә вә йүгаллимүһүмүль-китәәбә вәл-хикмәтэ вә йүзәккииһим иннәкә әңтәл-газиизүль-хәкиим «.

(Әй, Раббыбыз! Бездән бу хәерле эшне кабул ит, чөнки Син догабызны ишетүче һәм һәрнәрсәне белүче.

Әй, Раббыбыз! Безне Үзеңә тапшырылучы һәм ихласлы бәндәләрдән әйлә, нәселебездән килгәннәрне, Сиңа буйсындырып, бер өммәт кыл, безгә гыйбадәт юлларыбызны һәм хаҗ вазифала­рыбызны күрсәт, гөнаһларыбызны гафу итеп, тәүбәләребезне кабул кыл. Чөнки Син тәүбәләрне кабул итүче һәм мөэминнәргә рәхмәт итүчесең.

Әй, Раббыбыз! Безнең нәселебездән килгән өммәт арасыннан бер пәйгамбәр күндер ки, ул аларга Синең аятьләреңне укысын, китабыңны һәм хөкемнәреңне өйрәтсен, аларны гөнаһлардан ару­ласын. Шөбһәсез, Син Газиз вә Хакимсең). («Бәкара» сүрәсе, аять  127-129.)

رَبَّنَا لَا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلَا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا

حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلَا تُحَمِّلْنَا مَا لَا طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ

 عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلَانَا فَانصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ .

«Раббәнәә ләә түәәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнәә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ, вәгъфү ганнәә, вәгъфирләнәә вәрхәмнәә, әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин».

(Әй, Раббыбыз! Әгәр онытып яки белмичә хата эшләсәк, безне җаваплы итеп, хисапка тартма. Әй, Раббыбыз! Бездән әүвәлгеләргә биргән кебек, безгә күтәреп булмаслык авырлык­лар бирмә. Әй, Раббыбыз! Безгә көчебз җитмәгән нәрсә йөкләмә, гөнаһларыбызны гафу әйлә, безне кичер, безгә мәрхәмәт ит, чөнки Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит). («Бәкара» сүрәсе, аять 286.)

رَبَّنَا مَا خَلَقْتَ هَذَا بَاطِلًا سُبْحَانَكَ فَقِنَا عَذَابَ النَّارِ . رَبَّنَا إِنَّكَ مَنْ تُدْخِلْ النَّارَ

فَقَدْ أَخْزَيْتَهُ وَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ أَنْصَارٍ . رَبَّنَا إِنَّنَا سَمِعْنَا مُنَادِيًا يُنَادِي لِلْإِيمَانِ أَنْ

آمِنُوا بِرَبِّكُمْ فَآمَنَّارَبَّنَا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَكَفِّرْ عَنَّا سَيِّئَاتِنَا وَتَوَفَّنَا مَعَ الْأَبْرَار ِ .

رَبَّنَا وَآتِنَا مَا وَعَدْتَنَا عَلَى رُسُلِكَ وَلَا تُخْزِنَا يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ .

«Раббәнәә мәә халәкътә һәәзәә бәәтыйләң сүбхәәнәкә фәкыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәә иннәкә мәң түдехыйлин-нәәра фәкаде әхъзәйтәһүү вә мәә лиз-заалимиинә мин әңсаар. Раббәнәә иннәнәә сәмигънәә мүнәәдийәй-йүнәәдии лил-иимәәни ән әәминүү бираббикүм фә әәмәннәә раббәнәә фәгъфир ләнәә зүнүүбәнәә вә кәффир ганнәә сәййиәәтинә вә тәвәффәнәә мәгаль-әбераар. Раббәнәә вә әәтинәә мәә вәгаттәнәә галәә русүликә вә ләә түхъзинәә йәүмәл-кыйәәмәти иннәкә ләә түхълифүл-миигааде «.

(Әй, Раббыбыз! Син боларны бушка гына яратмадың. Син дөрес булмаган нәрсә яратмас­сың. Инде безне җәһәннәм газабыннан сакла.

Әй, Раббыбыз! Дөрестән дә, Син кемне дә булса утка төшерсәң, аны һәлак итәрсең. Анда залимнәрнең газабын бетерә торган бернинди ярдәмче дә юк.

Әй, Раббыбыз! Чыннан да без бер чакыручыны ишеттек: «Раббыгызга иман итегез», — дип кешеләрне Аллаһыга иман китерергә чакыра иде. Аны тыңладык та иман китердек. Әй, Раббыбыз! Гөнаһларыбызны кичер, кимчелекләребезне яшер һәм җаннарыбызны яхшы кешеләр белән бергә ал.

Әй, Раббыбыз! Пәйгамбәрләреңнең теле белән безгә вәгъдә иткән савапны бир һәм кыямәт көнендә безне рисвай итмә. Шөбһә юк ки, Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.) («Әли Гыймран» сүрәсе, аять 191-194.)

رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا وَلِإِخْوَانِنَا الَّذِينَ سَبَقُونَا بِالْإِيمَانِ وَلَا تَجْعَلْ

 فِي قُلُوبِنَا غِلًّا لِلَّذِينَ آمَنُوا رَبَّنَا إِنَّكَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ .

«Раббәнәгъфир ләнәә вә ли ихвәәнинәлләзиинәә сәбәкуунәә бил-иимәәни вә ләә тәҗгаль фии кулүүбинәә гыйлләллилләзиинәә әәмәнүү, раббәнәә иннәкә раүүфүр-рахиим».

(Әй, Раббыбыз! Безне һәм бездән элек иман китергәннәрне, кардәшләребезне гафу ит, иман китергәннәргә карата йөрәкләребездә ачу калдырма. Әй, Раббыбыз! Шөбһәсез, Син күп шәфкатьле һәм мәрхәмәтлесең.) («Хәшер» сүрәсе, аять 10.)

رَبَّنَا أَتْمِمْ لَنَا نُورَنَا وَاغْفِرْ لَنَا إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .

«Раббәнәә әтмим ләнәә нүүранәә вәгъфир ләнәә иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир».

(Әй, Раббыбыз! Безгә нурыбызны төгәлләп бир, безне кичер. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр). («Тәхрим» сүрәсе, аять 8.)

Әлеге темага башка язмалар