Кол Гали — болгар чоры шагыйре

Кол Гали 1183 елда туган. Поэмасын ул кырык яшь­лек чагында иҗат иткән. Поэманың нигезендә Якын Көнчыгыш халыкларының мифологиясендә тирән та­мыр җәйгән гүзәл Йосыф турында «Тәүрат» риваяте ята. Вакыйгалар Көнчыгышта бара. Җәмгыятьнең тубәнге катлавыннан чыккан һәм башыннан үткән сы­наулардан соң Мисыр җиренең хакименә әверелгән егет турында бәян итеп, Кол Гали идеаль дәүләт һәм идеаль идарәче образларын сурәтли. Шагыйрь илнең һәм халыкның иминлеген хакимнең әхлакый камил­легендә, тирән акылында, идарәсенең акылга нигезләнгәнлегендә, гаделлегендә, тигезлектә күрә. Моның белән шагыйрь гади халыкның гасырлардан килгән хыялын чагылдыра. Бу сыйфатларны ул Йосыфта гәүдәләндерә: Беренчедән — буе зифа, сылу үзе,
Икенчедән — күренекле һәм нурлы йөзе, Өченчедән — теле бик саф, тугры сүзе, Җитмеш ике телне тәмам белер имди.
Эчкерсез Йосыф үзен коллыкка саткан туганнарын гафу итә, әтисен һәм барча туганнарын Мисырга чакы­ра. Үз җирендә ирек һәм бәхет шәһәрен — Әмин шәһәрен сала.
Кол Гали кешеләрне сугыш-талашсыз, үзара тату яшәргә, изгелек кылырга, шәфкатьле булырга өнди. Шагыйрь уенча, гаилә мөнәсәбәтләре мәхәббәткә, туг­рылыкка гына нигезләнергә мөмкин. Зөләйха нәкъ менә шундый хатын-кыз булып гәүдәләнә. Мәхәббәт — югары, гаять зур көчкә ия хис: хәтта Йосыф Зөләйха­га сузган камчы да, мәхәббәттән кабынып, яна баш­лый:
Йосыф, килеп, аңа камчысын сонды,
Хатын камчыга өрде дә кире бирде,
Камчыга ут кабынганын Йосыф күрде, — Камчы, янып, Йосыф кулын пешрер имди.
Ходай Тәгалә кодрәте белән Зөләйха элеккеге гүзәлле­ген һәм яшьлеген кире кайтара ала. Алар Йосыф белән бәхетле гаилә коралар.
Поэманың бай эчтәлеге, гуманлы юнәлеше, тирән хисләр белән сугарылганлыгы һәм йөгерек теле аны урта гасырлар шигъриятенең иң популяр әсәре итә. Аның образлары бик күп буын татар шагыйрьләре өчен илһам чыганагына әверелә.

Әлеге темага башка язмалар