بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِِ
لِّلَّهِ ما فِي السَّمَاواتِ وَمَا فِي الأَرْضِ وَإِن تُبْدُواْ مَا فِي أَنفُسِكُمْ أَوْ تُخْفُوهُ يُحَاسِبْكُم بِهِ اللّهُ فَيَغْفِرُ لِمَن يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَن يَشَاءُ وَاللّهُ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .284.
آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنزِلَ إِلَيْهِ مِن رَّبِّهِ وَالْمُؤْمِنُونَ كُلٌّ آمَنَ بِاللّهِ وَمَلآئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ لاَ نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِّن رُّسُلِهِ وَقَالُواْ سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ .285لاَ يُكَلِّفُ اللّهُ نَفْساً إِلاَّ وُسْعَهَا لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ رَبَّنَا لاَ تُؤَاخِذْنَا إِن نَّسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلاَ تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْراً كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلاَ تُحَمِّلْنَا مَا لاَ طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنتَ مَوْلاَنَا فَانصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ .286

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
284. Лилләәһи мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, үә инң түбдүү мәә фии әнңфүсикүм әү түхфүүһү йүхәәсибкүм биһилләәһ, фәйәғфиру лимәй-йәшәәәә’ү үә йүғәҙҙибү мәй йәшәәәә’, үәллааһу ғәләә күлли шәй’инң ҡадиир.

285. Әәмәнәр-расүүлү бимәә үнңзилә иләйһи мир-Раббиһии үәл-мү’минүүн, күллүн әәмәнә билләәһи үә мәләәәә’икәтиһи үә күтүбиһии үә русүлиһ, ләә нүфәрриҡу бәйнә әхәдим-мир русүлиһ, үә ҡаалүү сәмиғнәә үә атағнәә ғуфраанәкә Раббәнәә үә иләйкәл-мәсыиир.

286. Ләә йүкәллифүллааһу нәфсән илләә вүсғәһәә, ләһәә мәә кәсәбәт үә ғәләйһәә мәктәсәбәт, Раббәнәә ләә тү’әәхиҙнәә ин-нәсиинәә әү ахта’нәә, Раббәнәә үә ләә тәхмил ғәләйнәә исранң кәмәә хәмәлтәһүү ғәләл-ләҙиинә минң ҡаблинәә, Раббәнәә үә ләә түхәммилнәә мәә ләә тааҡатә ләнәә биһ, үәғфү ғәннәә үәғфир ләнәә үәрхәмнәә, әнңтә мәүләәнәә фәнңсурнәә ғәләл-ҡаумил-кәәфириин.

Мәрхәмәтле һәм рәхимле Аллаһ исеме белән (башлыйм).

284. Җирдәге вә күкләрдәге барлык нәрсә Аллаһуның мәхлукләре, Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз! Күңелләрегездәге яман уйларыгызны яшерсәгез дә, яшермәсәгез дә уйларыгыз белән Аллаһ сезне хөкем итәр. Аллаһ үзе теләгән мөэминне гафу итәр һәм үзе теләгән кешене гөнаһы өчен ґәзаб кылыр. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.

285. Мухәммәд г-м Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһуга, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә ышандылар, һәм: «Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез ышанабыз», – диделәр. Вә әйттеләр: «Без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, ий Раббыбыз ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз», – дип.

286. Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәр әйтәләр: «Ий Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен безләрне ґәзаб белән тотмагыз! Ий Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм ярлыка һәм дә безгә рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә үтисең, көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир!