Әй, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны өмет итеп укылган сүрәләрне, аятьләрне, зекер һәм салаватларны киң рәхмәтең белән кабул ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны сөекле хәбибең Мөхәммәд (с.г.в.) рухына һәм атабыз Адәм һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән барлык пәйгамбәрләрнең, пәйгамбәрләр артыннан ияргән дусларының, бөтен әүлияләрнең һәм изгеләрнең рухына ирештер. Шулай ук газиз әти-әниләребезнең, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, җиде буыныбыздан алып җитмеш буыныбызга кадәр булган барлык мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухларына ирештер. Йә, Раббым, бәлки, хәзерге минутларда кара туфрак юрганы астында яткан мәрхүмнәр дөньясында сыкранып: «Әй, Раббым, миңа дога кылучы булмас микән», — дип бездән дога өмет иткән барча әрвахларның рухына ирештер.

Әй, Раббым, шулай ук хаслап кылган (фәлән фәләннең улы яки кызы дип исемнәрен әйтү) догамны кабул итеп, барчасының рухларына ирештер, гөнаһларын гафу ит, изгелекләрен кабул ит, хисапларын җиңел ит, каберләрен нурлы ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны рухи ризык итеп ирештер, рухларын туклыклы ит, бездән разый ит, кыямәт көненә кадәр тыныч ятуларын насыйп ит.
Әй, Раббым, безнең дә үзебез белеп тә, белми дә эшләгән гөнаһларыбызны гафу кыл. Калган гомерләребезне, көн һәм төннәребезне гөнаһсыз үткәрергә, тәүбәле булып яшәргә насыйп ит. Бөтен нәрсәне, хәтта күңелләребездәге фикерләрне белеп торучы Раббым, бөтен игелекләребезне кабул ит. Дөньяда калган гомерләребезне мөмкин кадәр, көчебездән килгән кадәр изгелектә, игелектә үткәрергә насыйп ит.

Әлхәмделилла, безне хәзерге вакытта мөселман иттең, соңгы сулышыбызга кадәр мөселман булып яшәргә, «Ләәә иләәһә иллаллааһ Мөхәммәдү расуллүллаһ», дип җаныбызны үзеңә тапшырырга, «Ләәә иләәһә иллаллааһ», дип караңгы гүр ишекләрен ачып керергә насыйп ит. Ахирәт дөньясында безгә мәңгелек җәннәтеңне, рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны бүләк ит. Әй, рәхмәтле Раббым, бу дөньяда гомер иткән вакытыбызда үзебезне, хәләл җефетләребезне, якын туганнарыбызны, дусларыбызны, авылларыбызны, шәһәрләребезне, йортларыбызны, милләтебезне, дәүләтебезне төрле бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән, ыгы-зыгы фетнәләрдән, сугышлардан сакла. «Әлхәмделилла» дигән сүзләребез хөрмәтенә төзегән йортларыбызны башларыбызга ишмә, көчебез җитмәгән сынаулар белән сынама. Әй Раббым, биргән хәер-сәдакала-рыбызны, ике дөнья өчен теләгән, кылган догаларыбызны киң рәхмәтең белән кабул ит. Амин!

Тагы бер дога:

Йә, Раббем!

Укыган Коръәнемне, Коръән сүрәләрен, аятьләрен иң беренче чиратта багышладым пәйгамбәр Мөхәммәд (саллалһу галәйһи вә сәлләм) рухына, аның гаиләсе, сәхабәләре рухына.

Йә, Раббем! Укыган Коръәнемне, Коръән сүрәләрен, аятьләрен багышладым фәлән улы яки кызы фәлән … рухына, шулай ук кадерле әнкәйләребез-әткәйләребезнең, әби-бабайларыбызның, якын туганнарыбызның, ватан сугышларында, чит илләрдә вафат булып, шәһид булып ятып калган кардәшләребезнең һәм башка бездән дога көтеп ятучы зираттагы әрвахларның рухларына. Йә, Раббем, үзеңнең рәхмәтең белән ошбу укыган догаларыбызны, кимчелекләрен гафу итеп, киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.

Әллаһүммә салли галә Мөхәммәдин вә галә әли мөхәммәдин вәсәллим. Аллаһүммәҗгалил-коръәнә ләнә фиддүньйә рахәтә ввә филкабри мунисә ввә иләл-җәннәти рафика ввә галәннари ситра ввә хаҗабә.

Әллаһүммә бәллигъ сәвабә һазиһил кыйраәтил могаззомәти илә рухи сәййидинә вә нәбийй-инә Мөхәммәдин ввә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Вә илә әрвахи җәмигыйл әнбийәи вәл мүрсәлин. Вә илә әрвахи җәмигыйль әткыйаэй, вәссалахаэй, вәшшүһдаэй, вәззүһадаэй.

Вә илә әрвахи җәмигыйл мүэмининә вәл-мүэминати, вәл-мүслиминә вәл-мүслимәти, әлъәхыйаи минһүм вэль әмвати бирахмәтикә йә, әрхәмәр-рахимин. Әллаһү әкбәр.

Илаһи, Әмин.

Шулай ук укыгыз: Һәр мөселман белергә тиешле аять — Аят аль Курси