«Ө» хәрефенә башланган төшләр

Өй
Кем дә кем төшендә үзен өендә күрсә, ул өе олы кебек күренсә, мәртәбәсе артуга булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә өеңдә төтен булса, яисә өйдән төтен чыкса, шул өйдә кайгы һәм хәсрәт булыр.
Төшеңдә өй алдын күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә үзеңне яңа өйдә күрсәң, эшләрең җиңел барыр­лар һәм нигъмәт-дәүләтең күп булыр.
Төшеңдә өең ишелсә, кайгы килер.
Төштә өй салсаң, дәрәҗәң артуга юралыныр.
Төшеңә өеңә кайтуың керсә, сәфәргә чыгарсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Әгәр дә төшеңдә өең мәчеткә әверелсә, яхшылык бу­лыр һәм мөселманнарны яхшылыкка өндәрсең.
Төшеңдә өең янганын күрсәң, куштан булырсың.
Төштә өең ишелсә һәм тузаны күтәрелсә, мирас алырсың.
Ибне Сирин әйтер: Төштә өй күрү — маллы хатын алу ул. Әгәр дә хатын-кыз төшендә өй күрсә, маллы иргә барыр, ир баласы тууга өмете бар икән, угылы туар, диелә «Т өхфәтел-мөлек»тә.
Төшендә берәү үзенең өен киң дип күрсә, олы мәр­тәбәгә ирешер, ялгыз икән, хатын алыр, яисә иргә барыр.
Төштәге яңа өй — мал һәм хәлеңнең яхшылыгыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Өйләнү
Төшеңдә өйләнгәнеңне күрсәң, өнеңдә сату итәрсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Өрлек
Төшеңдәге өрлек (борыс) ишеләр — юмарт ирдер, яисә яхшы хезмәтчедер. Холкы авыр булыр, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Әгәр дә кулыңда өрлек күтәрсәң, авыр хезмәт буларак юралыныр.

Әлеге темага башка язмалар