Өрек (Абрикос обыкновенный)

Роза чәчәклеләр семьялыгыннан 15 м га һәм аннан да биегрәккә җитә торган зур агач. Азиядә аның 7—8 төре таралган. Гади яки культура­лы өрек аеруча кыйммәтле санала.

Өрек агачы бик үк төз булмаган кәү­сә һәм ябалдашлы; карт агачларның кайрылары буйга яргаланган, соры-коңгырт төстә, ботаклары шәрә.

Яфраклары зур, алмаш торышлы, эллипссыман яки җәенке йомыр- касыман, ян-яклары вак тешле; сабаклары озынча, нәзек, куе кызыл төстә. Чәчәкләре ак яки алсу, уртадагылары кызгылт, утырма диярлек; яфрак ярганчы чәчәк ата. Утыртканнан соң 3—4 ел үткәч җимеш бирә башлый.

Җимешләре түгәрәк, сары яки кызгылт-сары төстә, кайчакта бер ягы кызыл, буйга сузылган кечкенә буразнасы бар. Татлы, сусыл, хуш исле. Төшләре яссы, ачык шәмәхә төстә, әчкелтем яки татлы, һава шартлары әйбәт булган районнарда җимеш өлгерү чорында 1 га плантациядән ел саен 8—12 т уңыш алалар. Бер җимешнең авырлыгы — 5—8 г.

Кыргый өрек Урта Азиядә, Төньяк-Кончыгыш Кытайда һәм Үзәк Дагстанда диңгез тигезлегеннән 500—1200 м биеклектә үсә. һималайда диңгез тигезлегеннән 4000 м биеклектә дә табылган. Ватаны — Тянь- Шань.

Югары культуралы өрекне китереп чыгаручылар —- таҗикларның борынгы бабалары — согдылар. Өрек алар өчен бердәнбер диярлек шикәр чыганагы булып хезмәт иткән. Халык селекциясе тарафыннан җимешләре коелмый торган һәм орлыкларында зарарлы амигдалин булмаган сортлары чыгарылган. Гарәпләр өрекне борынгы Согдиана- дан Урта диңгезгә китергәннәр.

Хәзерге вакытта өрекне күпләгән субтропик илләрдә үстерәләр. Ул шулай ук шактый территорияләрдә кайбер урта пояс районнарында очрый. Зур мәйданнарда Америка, КАР, Австралия, Венгрия һәм Иран­да үстерелә. Җимешенең шикәрлелеге, зурлыгы, төсе һәм исе буенча дөньяда иң яхшы сортларны Үзбәкстанда (Фергана һәм Сәмәркандта) үстерәләр. Сортларны өрек һәм алыча үсентеләрен ялгау юлы белән арт­тыралар.

Өректә 4% тан алып 27% ка кадәр шикәрләр (өлгергән җимештә, ни­гездә, сахароза), лимон, шәраб, берникадәр алма кислотасы, кверцетин, изокверцитрин, ликопин, пектин, крахмал, дуплау матдәләре (1% ка кадәр), минераль тозлар, С, РР витаминнары, җимеш йомшагына кыз­гылт төс бирүче А провитамины бар. Киптерелгән җимешләрдә шикәр 76—84% ка җитә. Орлыкларында 25—58% кипми торган куе май, В15 ви­тамины һәм амигдалин гликозиды (әче сортларда 8% тан артык) бар.

Җимешләрен шул килеш тә, киптереп тә ашыйлар, консерв, сок, ли­кер (абрикотин), кайнатма, күрәгә һ. б. итеп эшкәртәләр. Кешенен С ви­таминына булган көнлек ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, чирек ста­кан өрек согы җитә. Татлы җимешләрнең орлыгы май алуга һәм мин­дальне алыштыргыч буларак файдаланыла.

Медицинада өрек маен тире астына һәм мускулларга инъекцияләр ясаганда кулланалар. Өректә тимер шактый күп, шунлыктан азканлылык белән авырган кешеләргә аның дәва буларак кыйммәте бик тә зур. Өрекне йөрәк-кан тамыры авырулары белән авыручыларга диетик азык буларак та тәкъдим итәләр. Өрек сагызын таблеткалар һәм тамчылар әзерләгәндә томалаучы, каплаучы һәм бөрештерүче матдә буларак та файдаланалар. Сагыз тамчы яки үтә күренмәле сарырак утырма рәве­шендә була. Анда глюкоза (44%), глюкурона кислотасы (16,4% ка кадәр), шулай ук минераль тозлар һәм аксым матдәләре бар

 

Әлеге темага башка язмалар