«Ә» хәрефенә башланган төшләр

Әби
Төшеңдә әби-бабайны күрү — яшең озын булуга дәлил­дер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Әгъза
Төшеңдә әгъзаларыңда артык нәрсә күрсәң, бай булыр­сың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә билеңнән югары әгъзаларыңда кимчелек бар дип төшеңдә күрсәң, җитешсезлек булса, ди ул, кайгыга очрарсың. Хатыннар төшләрендә үзләрен шушылай күр­сәләр, аларны ирләре аерырла
 
Әйбер
Төштә ак әйбер — шатлык, кара әйбер — кайгы, кызыл әйбер — кыстау, яшел әйбер — озын гомер.
 
Әйрән
 Төшеңдә әйрән күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Әтәч
Төштә әтәч күрсәң, мал һәм җаның имин булыр, рәхәт­лек ирешер һәм мондый төш тагын да нигъмәткә юралы­ныр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә әтәч күрсәң, кулыңа бер кол керер, диелә «Төх- фәтел-мөлек»тә.
Мәзин әгәр дә төшендә әтәч күрсә, яисә дингә чакы­ручы кеше төшендә әтәчне күрсә мәзинлеге дөрес булыр.
Төшеңдә әтәч күрсәң, дустың дингә чакыручы яисә мәзин булыр, диелә шушы ук китапта.
Гомәр сәхабәдән дип мондый риваять сөйләнелә: Ул әйткән, төшемдә мине бер әтәч чукыды, моны шулай юрадым: мине зинадан туган берәү үтерер, дидем. Аның сүзе дөрескә чыкты: Гомәр сәхабәне Әбу-Ләүләү дип атал­ган кяфер үтерде. 
 
Әче әйбер ашау
Төшеңдә әче әйбер ашау — хәрәм мал кулга керүгә ишарәдер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
 

Әлеге темага башка язмалар