Әче торма һәм шалкан. Биологик үзенчәлекләре һәм әһәмияте

Әче торма да, шулай ук шалкан да әвернә чәчәклеләр семьялыгына керәләр. Торма — бер яки икееллык, сирәк кенә күпьеллык үсемлек. Җи­меше — элпәле кузак. Берничә төре бар: тиле торма һәм гади торма дигәннәре безнең шартларда очрый. Гади тормага редис (төче торма) та керә.
Шалкан исә — кәбестә ыругыннан икееллык үсемлек. Беренче елны та­мыразыгы формалаша, ә икенче ел­ны чәчәк сабагы җибәрә һәм орлык ясала. Аның кыргый шалкан, игү- ле шалкан дигән төрләре бар (рәс. XX). Игүле шалкан — яшелчә үсем­леге, ә турнепс дигәне — терлек азы­гы.
Әче торма һәм шалканда аксым, файдалы матдәләр күп, шикәр 6% чамасы һәм аннан да күбрәк була. Витаминнарга (бигрәк тә В15 В2, С һәм РР витаминнарына) һәм төрле тозларга (кальций, калий, фосфор­га) бай булу сәбәпле, бу культура­лар организм өчен бигрәк тә кыш­кы һәм иртә язгы айларда аеруча кыйммәтле саналалар.
Әче торма исә аерата файдалы культура. Аның тамырларында . Шалканда организм өчен бик тә кирәкле биологик актив матдәләр бар. Алар организмда матдәләр ал­машуын яхшырталар һәм ашказаны эшчәнлеген, аның азык эшкәртү мөмкинлекләрен көчәйтәләр. Ул шалкан белән чагыштырганда эфир майларына бай. Иң мөһиме — әче торма аппетитны ача, шуңа күрә аны салатларга өс­тиләр, төшке аш алдыннан садә килеш кулланалар.
Күпләргә мәгълүм булганча, әче торма дәвалау чарасы буларак та киң кулланыла. Бигрәк тә салкын тигәндә, буыннар авыртканда, тулаем организм йончыганда, төр­ле озак төзәлми торган яралар булганда әче торма ярдәм итә. Суык тигән вакытта, мәсәлән, әче торманы кыргыч­та кыралар да бал белән бергә кушып кулланалар. Ә тән­нең авырткан урыннарын дәвалау өчен аны горчичник буларак файдаланалар. Шулай ук кыргычта кыралар да кырылган массаны марля яисә юка материалга сылап авырткан урынга ябалар һәм өстеннән җылы әйбер бе­лән төрәләр.
Узган ел ул безнең бакчаларда бик тә уңды, октябрь ахырларында гына җыеп алдылар, һәм бик күпләр аның согын куллануны кулай күрде. Сокны төрлечә ясарга мөм­кин. Ә менә дару буларак куллану өчен бер әче торманы урталай кисәргә һәм киселгән ягыннан чокырчык, ягъ­ни конуссыман кисем ясарга кирәк. Шунда шикәр комы яки бал салгач, кисемгә сок җыелачак. Шуны төшке аш алдыннан дару буларак эчәргә мөмкин. Бигрәк тә орга­низм авырулардан соң йончыган чакта моның файдасы күп диләр табиблар.
Торманы, алда әйткәнебезчә, буыннар сызлаганда да кулланырга мөмкин. Моның өчен аның бал һәм аракы белән кушып ясалган төнәтмәсе файдаланыла. Моны ясау өчен 3 өлеш әче торма, 2 өлеш бал, 1 өлеш аракы алына һәм төнәтелә.
Безнең шартларда әче торманың вегетация чорының дәвамлылыгы буенча аерыла торган җәйге һәм кышкы сортлары үстерелә. Шулай ук июнь ахыры — июль ба­шында чәчелә торган икееллык үсү цикллы торма сорт­лары да очрый. Бу сортларны иртә срокларда һәм куе итеп чәчсәң, бигрәк тә дым җитәрлек булмаган очракта, алар шул ук елны көпшәләнәләр, ягъни чәчәк сабагы җи­бәрәләр.
Шалканны башлыча кыш-яз һәм шулай ук җәй көне куллану өчен үстерәләр. Шалкан да, торма да салкынга чыдам яшелчә культуралары, аларның зурлары, ягъни өлкәнрәк үсентеләре -4-5°С суыкларны да җиңел киче­рәләр.
Шалкан һәм торма сортлары
Татарстанда бу культураларның хәтта узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында ук районлаштырылган һәм соңгы елларда тәкъдим ителгән сортлары үстерелә, ә һәвәскәр бакчачылар районлашмаган сортлар­ны да үстерәләр.
Шалканның сортларына килгәндә, бигрәк тә Петров­ская (рәс. 18 — 2), Алтын шар (Золотой шар), Ак төн (Бе­лая ночь), Кызыл башлы Милан сортларына өстенлек би­релә.
Петровская тишелеп чыкканнан соң 65-70 көннән өлгерә, ягъни уртача иртә өлгерә торган сорт. Тамыразы­гы кысынкы, түгәрәк, 300 г чамасы авырлыкта, йомша­гы сары төстә һәм бик тә тәмле. Бу сортның сакланышы әйбәт, аны озак, ягъни җәйгә кадәр сакларга мөмкин (рәс. 18 — 2).
Ак төн (Белая ночь) тишелеп чыкканнан соң 75-80 көннән өлгерә, ягъни уртача срокларда өлгерешле сорт. Тамыразыгы түгәрәк, авырлыгы 300-350 г га җитә, йом­шагы ак төстә, сусыл булуы белән аерылып тора. Сакла­нышы Петровская сорты белән чагыштырганда начар­рак.
Бакчачылык ширкәтләрендәге яшелчә бакчаларында шулай ук шалканның бик иртә срокларда өлгерә (2 ай эчендә) торган Милан сортын үстерүчеләр дә бар.
Торма сортларына килгәндә, республикабыздагы бак­чаларда аның Зимняя круглая черная, Зимняя круглая белая, Агата һәм Одесса-5 сортлары үстерелә.
Зимняя круглая черная (рәс. 18 — 3) — уртача соң өлгерешле (вегетация чоры 90-100 көн дәвам итә) сорт. Тамыразыгы йомры-җәлпәк, озынча йомры рәвешендә, авырлыгы 200 г нан алып 600 г га кадәр җитәргә мөм­кин. Кабыгы кара, йомшагы ак, тәме бераз әчкелтем. Сак­ланышы яхшы. Июнь азагында чәчкәне көпшәләнми. Җәй һәм кыш куллану өчен үстерелә.
Зимняя круглая белая — уртача соң өлгерешле сорт. Ул Зимняя круглая черная сортыннан кабыгының төсе ак булу белән генә аерыла, башка үзенчәлекләре аңа ох­шаш.
Агата — иртә өлгерешле (вегетация чоры 65-70 көн дәвам итә) сорт. Тамыразыгы ак төстә, озынча, конус рә- вешендәрәк, авырлыгы 200-250 г чамасы тәшкил итә. Тәме бераз әчкелтем кырку. Сакланышы яхшы.
Чәчү әйләнешендә урыннары һәм ашламалар
Шалкан белән торманы да чәчү әйләнешендә башка төр тамыразыклар белән бер үк кишәрлектә, ягъни бер үк басуда урнаштыралар. Элгәрләренә килгәндә, әвернә чәчәклеләрдән кала (кәбестә, редис, дайкон) барлык төр яшелчәләрдән соң, бигрәк тә бәрәңге һәм чөгендердән соң чәчәләр. Шалкан да, торма да туфракның әчелеген авыр кичерәләр һәм шул ук вакытта туфракны тирән итеп эш­кәртүне таләп итәләр. Шуңа күрә дә туфракны известь- ләгәндә бу культуралар уңышны күпкә арттыралар. Ал ар­ның зур булып үсүен исәпкә алып, барлык төр ашлама­ларны да бу культураларга аш чөгендере өчен кулланыл­ган дозаларда кертәләр.
Чәчү һәм карап үстерү
Агротехник чаралар үткәрү торма һәм шалкан өчен бер үк төрле дисәк тә хата булмас. Алар икесе дә икеел­лык үсемлекләр булганлыктан, беренче елны тамыразык үсә, ә икенче елны кабат утыртылган тамыразыкта чә­чәкләр һәм орлык өлгерә.
Алар икесе дә дымлы, җиңел суглинкалы туфраклар­ны яраталар. Әгәр дә бу таләпләр тиешенчә үтәлмәсә, та­мыразыклары җитәрлек дәрәҗәдә сусыл булмый һәм тәм сыйфатлары да үзгәрә. Алар икесе дә артык җылы таләп итмиләр, суыкларга чагыштырмача чыдам: -2-3°С су­ыкларны да кичерә алалар.
Җәй көне куллану өчен билгеләнгән торма һәм шал­канны — майның беренче яртысында, ә торманың кыш­кы сортларын һәм кыш-яз кулланырга тиешле шалкан­ны июнь ахыры — июль башында рәт араларын 20-25 см калдырып махсус әзерләнгән түтәлләргә чәчәләр. Түтәл­ләр, гадәттә, көздән үк әзерләнә. Шулай ук аларны иртә язда да әзерләргә мөмкин. Түтәлне ясагач, кишер чәч­кәндәге кебек итеп, рәт-рәт буразначыклар сызасың һәм аларның төбен махсус ясалган тактаның бер як кыры белән тыгызлап тигезлисең, нәкъ кишер чәчкәндәге ке­бек итеп. Бу орлыклар тигез урнашып, туфрак белән ти­ешенчә керешеп, үз вакытында тигез шытым бирсен өчен эшләнә. Чәчү нормасы: 1 кв. м га шалканны да, торма­ны да 0,2 г чәчәсең, орлыклар 1,5-2,5 см тирәнлектә күм- дерелә.
Үсентеләрне карап үстерү шытымнарны сирәкләүдән, чүп үләннәреннән арындырудан, рәт араларын 2-3 тап­кыр эшкәртүдән гыйбарәт. Үсемлекләр беренче тапкыр 2-3 чын яфрак җибәргәч, икенче тапкыр беренчесеннән соң 2 атна үткәч сирәкләнә. Соңгы тапкыр сирәкләгән­нән соң, рәтләрдәге үсемлекләр арасы 10-12 см калырга тиеш.
Тукландыруга килгәндә, беренче чиратта, туфракның узган елда ни дәрәҗәдә ашланган булуын исәпкә алырга кирәк. Туфрак органик һәм минераль ашламалар белән яхшы ашланган булса, торма һәм шалканны вегетация чорында катнаш минераль ашламалар (нитроаммофоска яисә нитрофоска) белән яисә сыер тизәге әчеткесе белән бер тапкыр тукландыру да җитә. Әгәр дә туфрак ярлы булса, ашламалар туфрак эшкәрткәндә җитәрлек дәрә­җәдә кертелмәгән булса, беренчесен минераль ашлама­лар белән, икенче тукландыруны сыер тизәге әчеткесе белән үткәрергә мөмкин. Моның өчен 1 өлеш суга (ярты чиләк) 1 өлеш (ярты чиләк) сыер тизәге кушып һәм шу­ңа 0,5 л көл төнәтмәсе өстәп яхшылап болгаталар һәм 2 көн әчетәләр. Шул әчеткенең 1 л ына 3-4 л су кушып шалкан һәм торма үсентеләренә сибәләр.
Торма һәм шалканның да шытымнары җир борчасын­нан нык зарарлана. Шуңа күрә, шытымнар күренү бе­лән, көнаралаш түтәлләрне әвернә чәчәклеләр борчасын­нан саклау өчен тәмәке тузаны яисә көл белән тузанланды­ралар. Болар тиешенчә файда итмәгән очракта, борча­ларга каршы 0,2% хлорофос эремәсен кулланырга мөм­кин. Әгәр дә хлорофос булмаса, торма шытымнарына сүн­дерелгән известь кушылган тәмәке тузаны катнашмасын бөркергә була.
Торма һәм шалканны тотрыклы салкын көннәр баш­ланганчы җыеп алалар, чөнки, кырау тисә, алар начар саклана. Саклау өчен шалканның да, торманың да июль башларында чәчеп үстерелгәннәрен генә салырга кирәк, алар яхшы саклана, саклаган вакытта көпшәкләнми һәм тәме дә әйбәт кала, үзгәрми. Саклау өчен бик эре, шулай ук язын чәчеп үстерелгән тамыразыкларны калдырырга ярамый: алар бик тиз көпшәкләнәләр һәм үреп үсә баш­лыйлар, начар сакланалар.
Фарсель Зыятдинов

Әлеге темага башка язмалар