Әт-Тәүвәәб.

Әт-Тәүвәәб.
(2:37), (2:128), (4:64), (40:3), (49:12), (110:3)
Тәүбәне кабул кылучы, Ярлыкаучы, Тәүбә иттерүче
 
Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны кичерүче димәктер. Аллаһының тәүбә ишеге һәрвакыт ачык. Күп гөнаһ эшләгән кеше, "Раббымның йөзенә карарлык хәлем калмады" дип, гөнаһка батмасын, шунда ук үкенеп сәждә кылсын, гафу һәм мәгъфирәт сорасын.
Әлеге гүзәл исемне көн саен күп мәртәбәләр кабатлаганнар­ның максатлары, теләкләре тормышка ашар. Кимсетүче, тү­бәнсетүче кеше янында бу исемне күңелдән генә 10 мәртәбә кабатларга киңәш ителә. Ул, теләсә дә, зыян сала алмас. «Әт-Тәүваб»ны дохә намазыннан соң көн саен 360 мәртәбә ка­батлаганнарны исә Аллаһы Тәгалә туры юлга бастырыр, тәүбәгә китерер.

Әлеге темага башка язмалар