Әс-Самәд.

Мәңгелек, бар нәрсә Аның ихтыярына буйсына, бар җан ияләре Аңа мохтаҗ, ә Аның бернәрсәгә ихтыяҗы юк
Ихтыяҗларны канәгатьләндерүче, кайгыларны бетерүче — Аллаһыдыр. Кол бары тик Аңа ышаныр, Аңа гыйбадәт кылыр, Аннан гына ярдәм көтәр, Аңа тәвәккәл кылыр.
Кем әлеге гүзәл исемне иртәнге намаз алдыннан сәҗдә кылгандагы кебек итеп 115 тапкыр кабатлый, шул намус һәм гаделлек белән эш итәр, яшәр. «Әс-Самәд»не тәһарәт алганда күп тапкырлар кабатлаган кеше исә вакытлы нәрсәләрдән, фани дөнья ләззәтләреннән азат булыр.

Әлеге темага башка язмалар