Әр-Раүф

Әр-Раүф.
(2:143), (2:207), (3:30), (9:117), (24:20), (57:9), (59:10) Мәрхәмәтле, тәүбәләрне Кабул кылучы
Аллаһ бик мәрхәмәтледер. Мәрхәмәтенең иге-чиге юк, бер үлчәме дә юктыр.
Күңелдәге ачуны, явызлыкны җиңү өчен 10 мәртәбә салават-дурудны (Салатүлиб—рахимия) яки әттәхиятнең соңы өлешен укырга (ул түбәндәгечә яңгырый: «Аллаһүммә салли галә Мухәммәдин үә галә аали Мухәммәд. Кәма салләйтә галә Ибраһимә үә галә аали Ибраһим. Иннәкә хәмидум мәҗид. Аллаһүммә барик галә Мухәммәд үә галә аали Мухәммәд. Кәма бәрәктә галә Ибраһимә үә галә аали Ибраһим иннәкә хәмидун мәҗид»), аннан соң 10 мәртәбә Аллаһы Тәгаләнең әлеге гүзәл исемен кабатларга кирәк. Иншә Аллаһ, шуннан күңел тынычлыгы табарсыз.
Моннан тыш «Әр-Раүф»не күп мәртәбәләр кабатлаган ке­шенең башкалар арасында дәрәҗәсе артыр, аны хөрмәт итә башларлар. Кырыс, таләпчән җитәкче белән сөйләшер, аңлашыр алдыннан да бу исемне кабатларга киңәш ителә.

Әлеге темага башка язмалар