Әл-Хәйй.

(2:255), (3:2), (20:111), (25:28), (40:65)
Мәңге тере, Яшәешенең башы да, ахыры да юк
Бу исем Аллаһының даими тере булуын белдерә. Яратылганнар туар, үсәр һәм үләрләр. Ләкин Аллаһ тумас һәм үлмәс. Ул һәрвакыт тередер, бакыйдыр. Яшәү өчен кайбер шартларга бәйле безнең тормышыбыз узар. Аллаһ исә бернәрсәгә дә бәйле түгел, бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк.
Әлеге гүзәл исемне һәр көн 3000 мәртәбә кабатлаган кешене Аллаһы Тәгалә саулыктан аермас. Нинди дә булса чир-сырхаудан котылу өчен исә аны, муск һәм атсу су белән кәгазьгә язып, кәгазьне суда чылатырга һәм соңрак шул суны авыруга эчерергә киңәш ителә.
 

Әлеге темага башка язмалар