Әл-Мәәҗид.

(85:15)
Мәрхәмәтле, Аның бөеклеге дә гүзәл
Даны бөек, кәрамы киң мәгънәсендәдер. Аның юмартлыгының чиге юк. Ул кешеләрне башта саф һәм матур яхшы эшләр эшләргә юнәлтер, соңыннан ул эшләр өчен аларга күп нигъмәтләр бүләк итәр. Мондый коллары өчен җәннәтен хәзерләр.
Бу гүзәл исемне ялгыз калып, рухи күтәренкелек хәлендә күп мәртәбәләр кабатлаган кеше нурның хаклыгына шаһит булыр.

Әлеге темага башка язмалар