Әл-Мүнтәкыйм.

Әл-Мүнтәкыйм.
(32:22), (43:41), (44:16)
Гөнаһлыларга җәза Билгеләүче, әмма Ул башта аларны кисәтә һәм бу хакта хәбәр җибәрә
Кешеләрнең эшләгән гаепләренә күрә төп-төгәл тиешлесен бирүчедер. Аллаһ тәүбә һәм үкенү өчен кешегә бик күп уңайлы форсатлар бирер. Кол боларның берсен дә кулланмаса, һәм тыелган юлда йөрүен дәвам итсә, Аллаһы Тәгалә аңа гөнаһына тиешлесен бирер. Бераз гына азайтмас, бераз гына да арттырмас.
Кимсетүләргә, түбәнсетүләргә дучар ителеп, аларга каршы торырга үзендә көч тапмаган кешегә әлеге гүзәл исемне бер-бер артлы өч җомгада укырга киңәш ителә. Иншә Аллаһ, гаделлек, дөреслек җиңәр.

Әлеге темага башка язмалар