Әл-Бәәтыйн.

(57:3) Яшерен, ачык һәм яшерен нәрсәләрне Белүче, Аның барлыгы хак, ләкин бу дөньяда Ул күзгә күренми.
Аллаһының барлыгы ачык булса да. Ул — яшерендер. Без Аның чын халәтен белә алмыйбыз. Ышанабыз да һәм беләбез дә: Ул һәр җирдә бар. Ул булмаган җир юктыр.
Әлеге гүзәл исемне көн саен 33 мәртәбә кабатлаган кешегә бөек серләр ачылыр һәм йөрәге Аллаһыга карата мәхәббәт хисе белән тулыр. Ә «Һүә әввалю вәл-Аахыру вәз-Захиру вәл-Батыну үә һувә галә күлли шәйин кадир», — дип чын күңелдән кабатлау изге теләкләрнең тормышка ашуына китерә.

Әлеге темага башка язмалар