Һәр мал асраучыда булырга тиеш

Мал-туар авырып киткәндә, аңа беренче ярдәмне күрсәтү өчен өйдәге ветаптечкада нәрсәләр булырга тиеш? Кызганычка каршы хайваннар да, кешеләр кебек үк кинәт авырып китәргә мөмкин. Мондый очрак өчен яхшы хуҗаның махсус аптечкасы була һәм ул шуның ярдәмендә хайванга беренче ярдәмне күрсәтә ала. Ул аптечкада нәрсәләр булырга тиеш:

  • Ак һәм сары вазелин нигездә ялкынсынган тирегә һәм имчәкләргә сөртү өчен, шулай ук мазьлар ясау өчен кулланыла.

  • Викасол — эчке һәм башка төрле кан китүләр булганда куллану өчен. Зур малга 1% лы стериль эремәсен — 8-10мл, вак хайванга 1-3мл кадыйлар.

  • Ихтиол бик көчле зарарсызландыру, паразитларны юк итү һәм ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия. Ялкынсынулар булганда әлеге урыннарның тизрәк өлгерүен яки суырылуын тәэмин итә. тире ялкынсынганда һәм әйбер чыкканда 10-30%лы мазь һәм паста яки компресс рәвешендә 10-20%лы эремә кулланыла.

  • Марганцовка — көчле окисьлаштыручы, микробка каршы үзлеге көчле, дезинфекцияли. Сыек алсу эремәсе ашказаны эчәклек бозыклыкларын кисәтү чарасы буларак эчертелә. Яраларны эшкәртү өчен кулланыла.

  • Бор кислотасы — ак кристаллы порошок. Сулы эремәсе күзләрне, борынны, авыз куышлыгын юдырту өчен кулланыла.

  • Камфора — ялкынсынуга, микробка каршы һәм авыртуны басучы чара буларак эренле ялкынсынуларны һәм имчәк бизләре ялкынсынуын дәвалауда кулланыла.

  • Вишневский мазе  — ачык яраларны дәвалаганда әйбәт булыша һәм яшь тире үсүне тизләтә. Аның белән җәрәхәтләрне, өшегән, пешкән җирләрне дәвалыйлар.

  • Сөт кислотасы — малның эче кискен күбенгәндә, эчтә әчү процессына каршы һәм ялкынсынуны бетерү чарасы буларак кулланыла. Доза: мөгезле эре терлеккә — 8-15г, атка — 5-15, сарык-кәҗәгә — 3-9г.

  • Водород перекисе — пычранган яраларны әйбәт чистарта.

  • Танин — ашказаны авыруларыннан ныгытучы чара. Зур малга бер эчерүдә 10-25г, вак хайванга 1-2г, бирелә.

  • Антибиотикларны бары тик ветврач кушуы буенча гына эчертәләр һәм кадыйлар. Коры урында бүлмә температурасында тиешле вакыты үткәнче саклыйлар. Порошок һәм таблеткалар караңгы төстәге банкаларда өсте тыгыз ябылган хәлдә сакланырга тиеш. Һәр даруда куллану срогы күрсәтелгән булуы шарт.

Әлеге темага башка язмалар