Һиндыба (Буын чәчәк) Цикорий обыкновенный.

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бар­лык вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, биеклеге 1,5 м га җитә торган биек, гадәттә тармакланган сабаклы икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек.

Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфраклары кисек-каурыйсыман, сирәк кенә — бөтен, әмма тешле читле, яфрак төпләрендә әкренләп сапларга таба нечкәрә бара. Сабак яф­раклары күп түгел, кечкенә, утырма, яф­рак төбе сабакны уратып алган. Чәчәкләре 1 4 см диаметрлы, өске һәм урта яфраклар­ның куентыкларында күпсанлы кәрзиннәр булып урнашканнар. Барлык чәчәкләре телсыман, ягъни аларда таҗ яфраклары җәймәгә биш теш белән кушылып үскән, зәңгәр, ике җенесле. Җимешләре — 2—3 мм озынлыктагы, кыска бүрекле озынча орлыклар. Июньнән башлап соң көзгәчә озак вакыт чәчәк ата һәм җимеш бирә.

Төньяк районнардан кала, Россиянең барлык территориясендә диярлек очрый. Болыннарда, елга үзәннәрендә, урман аланлыкларында, торак пунктларда, бакчаларда, юл буйларында үсә. Гади һиндыбаны юан үзәк тамыры өчен үстерәләр. Анда инулин бик күп (60% ка кадәр), Шулай ук интибин гликозиды (ул тамырларга үзенчәлекле әче тәм бирә), пектин, холин, аксымнар, майлар, сумалалар бар. Сөтчел согында әче лактуцин матдәсе, чәчәкләрендә цикорин гликозиды табылды.

Күпләгән халыклар медицинасында һиндыбаның тамырларын һәм җир өсте өлешен (үләнен) файдаланалар. Медицина максатларында кул­лану өчен кыргый һиндыбага өстенлек бирелә, чөнки анда әче матдәләр күбрәк.

Тамырларыннан фруктоза һәм спирт алырга мөмкин. Әмма аларның иң төп әһәмиятләре -— кофены алыштыра алуда яки аңа кушылма булу­да. Аны әзерләү өчен кисәкләргә туралган тамырларны кыздыралар да аннары порошок итеп төяләр. Кыздырганда инулин һәм фруктоза бе­раз карамельләшәләр, «кофе» эчемлеге порошогыннан алына торган бу­яуның куелыгы да шуның белән тәэмин ителә, һиндыба порошогын еш кына натураль кофега да кушалар (иң яхшысы — 3 өлеш кофега 1 өлеш һиндыба). Чиста хәлдә һиндыба эчемлеген 0,5 л суга 1 аш кашыгы по­рошок исәбеннән ясыйлар, 2—3 минут кайнаталар һәм марля аша сө­зәләр.

Тәмле яшел ризык алу өчен, һиндыбаның салат сортын үстерәләр, җиңелчә гипогликемик тәэсире өчен, андый сортларны диабет вакытын­да диетик ризык буларак файдаланалар.

һиндыба препаратларын, әчелек буларак, аппетитны ачу һәм ашка­заны, эчәклек эшчәнлеген яхшырту өчен, бигрәк тә гастрит, энтерит, колит вакытында, аеруча еш кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайна­ган суга 2 чәй кашыгы вакланган тамыр исәбеннән ясыйлар, сөзәләр, суынганнан соң, ашар алдыннан 1/3—1/2 әр стакан эчәләр. Кайнатма­сын 1 стакан кайнаган суга 1 чәй кашыгы тамыр исәбеннән әзерлиләр, 30 минут кайнаталар, сөзәләр, төнәтмә кебек үк эчәләр. Сулы төнәтмә һәм кайнатмалары үт-сидек кудыру тәэсиренә ия булганлыктан, алар- ны бавыр, үт куыгы һәм бөерләр авыртканда кулланалар.

Тамырлары яки яфракларының каты кайнатмасы йөрәк авыруы белән бәйле шешенүләр вакытында, сидекне яхшы кудыргыч буларак файдаланыла. Сидек кудыру белән бергә, һиндыба йөрәк эшчәнлеген дә арттыра. Андый очракларда кайнатманы 1 стакан суга 1 аш кашыгы вакланган чимал исәбеннән ясыйлар, көнгә 3 тапкыр 1/3 әр стакан эчәләр. Еш кына һиндыбаны хәл кертүче чара буларак та кулланалар. Мәсәлән, Кавказда каты кайнатмасын яки төнәтмәсен хәлсезлек вакы­тында ашар алдыннан даими эчәләр, кайчак сабакларын һәм яфракла­рын да кулланалар. Азканлылыктан көнгә 3—4 тапкыр бер ай дәвамында яңа алынган согын (ярты стакан сөткә 1 аш кашыгы сок) эчәргә куша­лар. Халыкта һиндыбаның тынычландыру үзлеге күптән билгеле, һәм шуңа күрә дә аны нервлар артык ярсыганда, истерия, ипохондриядән эчәргә тәкъдим итәләр. Кыргый һиндыбаның чәчәкләре төнәтмәсе үзәк нерв системасына тынычландыргыч тәэсир итә. Шуңа да карамастан, тынычландыручы чара буларак, һиндыба валериан, сукыр кычыткан, патриния һәм кайбер башка үсемлекләр белән ярыша алмый.

һиндыбаны әле тагын кан чистарткыч һәм матдәләр алмашын ях­шыртучы чара буларак та файдаланалар. Тире авырулары, аерым ал­ганда, тире тимгелләре, бетчә һәм чуан басканда төнәтмәләрен эчертәләр. Катырак кайнатма һәм төнәтмәләрен, озак төзәлми торган яра­ларны, җәрәхәт һәм тимрәүләрне дәвалау өчен, примочка кую һәм юу өчен кулланалар. Кайчак тимрәүләрне үләненең каты кайнатмасы яки төнәтмәсеннән (1:10) примочкалар куеп дәвалыйлар, ә балаларда диа­тез вакытында ванналар ясыйлар. Кайнатма һәм төнәтмәләрен тыштан кулланганда, үсемлекнең, ялкынсынуга каршы тору үзлеге белән бергә, фитонцидларының микробларга каршы тору сыйфатлары да файдала­ныла. Кавказда яра, җәрәхәтләрне төзәтүче чара буларак, сабакларын җылытып алына торган сумаласыман массаны кулланалар, ә Урта Азия­дә элек-электән тиренең эренле авыруларын, озак төзәлми интектергән яраларны һәм лейшманиозны һиндыба көле белән дәвалыйлар.

һиндыба үләнен июнь-августта әзерлиләр, шундук кояшта кип­терәләр. Тамырын сентябрь-октябрьдә яки иртә язда казып алалар. Та­мырларны яңгыр яуганнан соң җыярга тәкъдим итәләр, чөнки ул чакта аларны йомшарган җирдән йолкып алу җиңеләя. Җыелган тамырлар­ны мичтә яки киптергечләрдә киптерәләр. Коры тамырлар бөгелми, ә шартлап сына. Чималны коры бинада сакларга кирәк.

 

Әлеге темага башка язмалар