Һинд чәен ничек үстерәләр

Хәзер сезгә шул сорауга җавап бирергә тырышырбыз. Иң әүвәл, әйдәгез, бергәләп дөньяда иң тәмле чәй җитештерелә торган җиргә — Һиндстанга, Непал чигендә урнашкан Дарджилинг шәһәренә сәяхәт ясап алыйк. Бәләкәй генә бу шәһәрчек таулар өстендә, диңгез өсте тигезлегеннән 2200 метр биеклектә урнашкан. Тау итәге буйлап чәй плантациясе җәелә. Дөньядагы иң яхшы чәй менә кайда үсә.

Һинд чәен ничек үстерәләр

Иң тәмле чәйне үстерү өчен табигатьнең бу почмагын Ходай Тәгалә үзе сайлаган диярсең. «Җиле дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява» торган гаҗәеп уңайлы бу җирдә — Дарджилингта чәй елына дүрт тапкыр уңыш бирә. Икенче уңыш чәе, май-июнь айларында җыелганы, яхшыдан да яхшысы санала. Чәй җыючы сезонлы эшчеләр, башлыча — хатын-кызлар.

Һинд чәен ничек үстерәләр

Чәй куагының аскы ботакларындагы яфраклары кара-яшел төстә булса, өстәге, кояшка таба үрелеп үскән ботакларда ачык яшел төстәге яшь яфраклары әле чыгып кына килә. Чәй җыючы хатын-кызлар, куакның башка ботакларын зарарламыйча, әнә шул яңа чыгып килә торган яфракларны тиз-тиз җыеп алырга тиеш. Чәй җыючы һәр куактан бары тик өч яфрак—ачылып беткән ике бәләкәйне һәм әле бөгәрләнеп кенә килгән берне өзә. Бу — шактый четерекле эш. Иң тәҗрибәле чәйчеләр дә көненә 10 килограммнан артык яфрак җыя алмыйлар. Чәй плантациясендә бары тик кул хезмәтеннән генә файдаланалар. Беренчедән, яхшы сыйфатлы чәй җыюны бернинди машинага ышандырып булмый, икенчедән, плантациягә бик теләсәң дә комбайн кертә алмыйсың, ул — тигез җирдә түгел, ә таулар арасында, өченчедән, сезонлы эшне ел буе көтеп торучы эшче кулларны да онытырга ярамый.

Дарджилингтагы чәй плантациясендә машина куллану, җиргә ашлама кертү тыела, башыннан ахырынача бөтен эш табигый юл белән башкарыла. Сыйфатлы чәйне үстерүдә табигать-ана узе генә катнаша. Адәм баласы аңа бераз гына булышлык итә: чәй куакларын тигезләп кискәли.

Чәй куагының гомере — 135 ел. Бер кеше гомерендә бер чәй куагы нибары 7,5 килограмм чәй бирә. Чәй бирә башлаганчы, куак ун ел үсә. Шулай итеп, 135 ел эчендә бер куактан 15 килограмм киптерелгән чәй алына. Азмы? Сыйфатына карасаң, бер дә аз түгел!

Һинд чәен ничек үстерәләр

Ә чәй яфрагы чәй җыючы кәрзиненә эләккәннән соң нинди юл үтә?

Кечкенә яшел яфракларны 25 градуслы кайнар һава ярдәмендә киптерәләр. Аннары роллинг дип аталган махсус машиналарда бөтерәләр (монда чәй үзенә генә хас кабатланмас хуш ис ала). Аннары тагын киптерәләр һәм кисәләр. Мондый технология белән эшкәртелгән чәй бөртеге ябык зонтны хәтерләтә. Кайнап торган суга эләккәч, ул, әйтерсең, ачыла. Бу чәйнең иң кыйммәтле сортлары дөрес пешергәндә куе кызыл түгел, ә гәрәбә төсенә керә. Бу төр чәйнең хуш исен сүзләр белән генә аңлатуы кыен.

Мондый технология белән җитештерелгән чәй «Ортодокс» дип атала.

Әлеге темага башка язмалар