Үлгәннән соң терелү

Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, иман турында, иманның ниндилеге һәм шушы иманның бер өлеше саналган — үлгәннән соң терелү турында сөйләп үтмәкче булам.

Без барыбыз да: иманлыбыз, дибез, үзебезне мөселман дип саныйбыз, күңелләребез дөрес, дибез. Кайберәүләребез: мәчеткә йөрмәсәм дә, минем күңелем дөрес, күңелем саф, дип әйтә, әмма кешенең күңеле саф булу гына җитми, адәм Аллаһ Тәгалә кушканны үтәп, тыйганыннан тыелырга да тиеш.

Сезгә билгеле булган юл йөрү кагыйдәләре бар. Берәү аларны бик яхшы белергә мөмкин, әмма ул кагыйдәләрне үтәмәсә, милиция «эләктерсә», барыбер җәза бирә бит, син кагыйдәләрне яхшы беләсең, дип тормый.

Күңелнең саф булуы йә ышануыбыз гына җитми, без гамә­лебез белән шуны исбатлап күрсәтергә дә тиешбез. Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга да кирәк. Әгәр белүебез безгә яхшы гамәл кылырга ярдәм итмәсә, ул файдасыз яткан әйбер кебек кенә була.

Без: «Әәмәңтү билләәһи», дип тулы иман («Имәәнүм мүфәссалүн») китерәбез:
—    «Әәмәңтү билләәһи үә мәләәәә-икәтиһиии үә күтүбиһии үә русүлиһии үәл-йәүмил-әәхыйри үәл-кадәри хайриһии үә шәр-риһии минәл-лааһи тәгәәләә үәл-бәгъси бәгдәл-мәүти». — Ышандым мин Аллаһ Тәгаләнең барлыгына һәм бер­легенә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, кыямәт көненә, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһ Тәга­ләдән булуга, үлгәннән соң терелүгә. Аллаһны таныган кеше шушында саналган хакыйкатьләргә һичшиксез ышанырга тиеш.

«Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүлаааһ», дигән кеше Аллаһны таныган кеше була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: үз ирке белән шушы сүзне үз гомерендә бер мәртәбә әйткән кеше, шушы сүзгә тугры калса, аның актык урыны җәннәт булыр, дип. Ул кайчан да булса җәннәткә керер, диде. Кайберәүләр кубарылганнан соң турыдан-туры җәннәткә керер, кайберәүләр күпмедер тәмугта булганнан соң җәннәткә керер, диде. Әмма шушы әйтелгән сүзне юкка чыгара торган гамәлләр бар. Аллаһны танып, иман ките­реп, үзен мөселман дип санаган кешегә, күрмәгән килеш күргән шикелле Аллаһка ышану, тәүлеккә 5 вакыт намаз, малы булса — зәкят бирү, сәламәтлеге булса — ураза тоту һәм малы, байлыгы, сәламәтлеге дә булса — хаҗ аңа фарыз. Шушы биш фарызны үтәү мәҗбүри. Моны үтәмәсә, ул гөнаһлы була. Моны фарыз түгел дип игълан итсә, ул кяфер санала, «Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дигән сүзен юкка чыгара.

Коръәндә ачык бәян ителгән: мөселманга дуңгыз ите — хәрам, аракы — хәрам. Әгәр бер кеше шушы хәрамлыкны танымаса, дуңгыз ите ашаса, аракы эчсә, ул гөнаһлы була, хәрам икәнен инкарь итсә, кяфер була. Бу кешенең шушы гамәле дөньядан имансыз китүенә сәбәпче булырга мөмкин, һәм иман китергән кеше җиде хакыйкатькә һичшиксез ышанырга тиеш: Аллаһ Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Аллаһның китапларына, заман ахырына, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуга һәм үлгәннән соң терелүгә. Бер­нинди исбатлау сорамыйча. Геометриядә бар теорема, исбатлап аның нәтиҗәсе чыгарыла. Бар аксиома, ничек бер шулай кабул ителә. Менә бу да, аксиома шикелле, бернинди исбатлаусыз ка­бул ителергә тиеш. Без, Аллаһ Тәгалә юк, димибез, Аллаһка ышанабыз, фәрештә һәм пәйгамбәрләрне дә инкарь итмибез. Заман ахырына ышанабыз. Без тәкъдиргә дә ышанабыз. Әмма безнең бөтенебезгә хас бер кимчелек бар, шайтаннан кергән бер шик яши: «Бәлки, үләсең дә, бетәсеңдер, үлгәннән соң терелү юктыр әле ул…» Әгәр кеше үлгәннән соң терелүгә инанса, ул үзен йөгәндә тотар иде. Чөнки Аллаһ хозурына барасы бар. Аның каршысында җавап бирәсе бар. Менә без шушыңа ышан­мыйбыз. Элек тә булган бу шикләнү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) чорында да булган бу ышанмау. Хәтта бер кяфер килеп, бер череп беткән сөякне бәреп сындырып: «Шушы сөяк яңадан терелеп, кубарыла аламы?» — дип мәсхәрәләп көлгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) Коръән аяте белән җавап биргән.

—     «Ә үә ләм йәраль-иңсәәнү әннәә халәконәәһү миң нутфәтиң фәизәә һү үә хасыймүм мүбииин. Үә дарабә ләнәә мәсәләү үә нәсийә халькаһү каалә мәй йүхйил-гизаамә үә һийә рамииим. Куль йүхйииһәәлләзиии әншәә әһәәә әүүәлә мәрраһү, үә һү үә бикүлли халькин гәлииим».

Бу аятьләрдә (36:77-79) Аллаһ Тәгалә әйтә: «Кеше белми­ме, Безнең аны бер тамчы судан халик кылганыбызны, шуның соңында ул зәгыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкарь итәме? Үзенең бер тамчы судан халик кылганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип.

Син аларга әйт: «Бу сөякне әүвәл мәртәбә дә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул Аллаһ Тәгалә — барча мәхлукатның хәлен белүче. Коръән аяте белән җавап бирелде, кеше инде канәгать булырга тиеш. Әмма кяфер шуңа кяфер инде ул, Коръәнгә ышанмый. Ник Коръәнгә ышанмый: бу — имансызлыкның бер билгесе. Чөнки Коръәни Кәримдә әйтелгән­нәр — ул Аллаһ сүзе. Аллаһ сүзен без шиккә алырга тиеш түгел.
Кяферләр үлеп терелүгә тагын да дәлилләр сорагач, Пәй­гамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) җавап бирде: «Әгәр әдәм баласы вафат булды исә, аның койрык сөягендә газбуз зәнәбе үлми, ягъни бер орлыгы үлми, исән кала. Кыямәт көне килеп җиткәч, шул орлыклардан әдәм балалары үсеп чыга, үә Аллаһ каршында җавап биреп, берәүләре җәһәннәмгә, берәүләре җән­нәткә китәләр», — дип аңлатты. Моннан соң да ышанмаучылар булды. Берәүләр ышанып, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәделәр, кайберәүләр ышанмады. Бу сүзләр әйтелеп, 14 гасырдан артык вакыт үтте, Аллаһның рәхмәте бе­лән Англиядән микробиолог галимнәр бу хәдисне тикшереп ка­радылар. Моның өчен үлгән бер кешене яндырып, көлен микро­скоптан күзәттеләр. Орлыкның исән икәнлеген күргәч, 1000 гра­дуска, 6000 градуска хәтле җиткереп яндыралар. Орлык үлми.

286 градуста туңдырып карыйлар — туңмый. Төрле-төрле кис­лоталарга салып, реакциягә кертеп үтерергә телиләр — үлми. Үлгән кешенең каберен ачып, җир астыннан койрык сөяген алып карыйлар — анда орлык исән. Шунда күп галимнәр: Мөхәммәд Пәйгамбәр хак сөйли», — дип иман китерәләр (И. Галәветдин. «Аллаһ бар һәм бер»).

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең «Фуссыиләт» сүрәсе­нең 53 нче аятендә әйткән иде:

—    «Сәнүриһим әәйәәтинәә фил-әәфәәкый үә фии әңфүсиһим хәттәә йәтәбәййәнә ләһүм әннәһүлхәкко, ә үә ләм йәкфи бираббикә әннәһү гәләә күлли шәй’иң шәһиииде»

—    Безнең кодрәтебезгә вә берлегебезгә даләләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребезне бөтен галәм төзелешенең хәлләреннән кешеләргә күрсәтербез, вә кешеләрнең яратылышы Аллаһ эше икәнлеген үзләренең төзелешеннән күрсәтербез. Аллаһ Тәгалә­нең хаклыгы һәм бер генә икәнлеге тәмам ачыкланганга чаклы. Әйе, һәрнәрсәгә шаһит булырга синең Раббың җитмиме?!

Англия микробиологларының ачышы да менә шушы Коръ­ән аятенә дәлил булып тора. Димәк, әле фән алга киткән саен кешеләр Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне исбатларга яңадан- яңа дәлилләр табачаклар.
Инде фикерләп карыйк. Җир йөзендә бик күп үсемлекләр бар. Кайберләре меңәр-меңәр орлык бирә. Шул орлыклар үсем­лекләрнең үзләренә охшамаган була. Мәсәлән, нинди зур юкә агачының орлыгы күзгә күренер-күренмәс кенә. Әмма җиргә төшеп уңай шартлар булу белән шуннан юкә агачы тишелеп чыга һәм үсә. Агачлардан, үсемлекләрдән аермалы буларак, ке­шедә фәкать бер орлык кына булса икән. Әдәм баласы нинди шартларда, ничек кенә үлсә дә, ничек кенә күмелсә дә, аңардан җир йөзендә бер орлык кала икән.
Хәзер инде кыямәт көнен күз алдына китерик. Аллаһ Раб­быбыз Коръәни Кәримнең «Әл-Кәһф» сүрәсенең 47 нче аятендә ап-ачык итеп әйтә:

—    «Үә йәүмә нүсәййируль — җибәәлә үә тәральәрда бәәризәтәү-үә хәшәрнәәһүм фәләм нүгаадир минһүм әхәдә». Ул көнне таулар-ташлар йон кебек тетелеп, җир тип-тигез булып калыр. Димәк, җир йөзе эшкэртелгэн, тигезләнгән кыр рәвешен алачак икән. Инде алда әйттек, җирдә һәркемнән бер орлык ка­ла, дип. Фикерләп карасак, шул эшкәртелеп, тигезләп куелган җирдә һәркайсыбызның орлыгы була. Җир иген чәчелгән басу кебек була. Инде Аллаһның рәхмәте белән шунда 40 ел яңгыр явачак. Шулвакыт, яз көне үле җирдән үләннәр терелеп чыккан кебек, әдәм балалары да, агач үскән шикелле, терелеп чыгача­клар. Без агачларның үсеп чыкканына аптырамыйбыз, шуңа күрә без кешеләрнең дә үсеп-терелеп чыгуына шик белдерергә тиеш түгел. Аннан соң Аллаһ Тәгалә Сур өрүче фәрештәне терелтә, вә бөтен рухларны (җаннарны) дәшеп, Исрафил фәрештәгә ку­барылу сурын өрергә куша. Сурдан соң җаннар, бал кортлары шикелле очып, бөтен күкне тутырып, һәрберсе үз тәннәренә ба­рып, ике каш арасыннан кереп, барча халыкларны терелтәләр.
Аллаһ Раббыбыз «Әл-Кәһф» сүрәсенең 48-49 нчы аятьлә­рендә әйтә:

—   «Үә гүридуу гәләә раббикә саффә-ләкаде җиэтүмүүнәә кәмәә халәконәәкүм әүүәлә мәрратим бәл зәгәмтүм әллән нәҗегәлә ләкүм мәүгидә. Үә үүдыйгәл-китәәбү фәтәраль-мүҗеримиинә мүшфикыйнә миммәә фииһи үә йәкуулүүнә йәә үәйләтәнәә мәәлиһәәзәл-китәәби ләә йүгаадиру сагыыйратәү үә ләә кәбииратән илләә әхсааһәә үә үә җәдүү мәә гамилүү хәәдыйра, үә ләә йазлимү раббүкә әхәдәә» — Кубарылгач (терелгәч), саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк, хозурыма килдегез әүвәлдә халик кыйлганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз, каберләрегездән кубарыр­быз, дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип. Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәр­ләренә язылган гөнаһларыннан курыкканын күрерсез һәм әй­терләр: «Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган, язган», — дип. Вә кылган эшләренә җәзасы хәзерләнеп куелганын табарлар. Раббың һичкемгә золым итмәс.

Менә шул вакыт инде кешеләр Аллаһның әр-Рахиим сый­фатын күрерләр. Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә фәкать дөнья­лыкта вакытта Үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәгәннәргә генә рәхимле. Коръән Кәримнең «Йәсин» сүрәсенең 54-55 нче аятьләрендә әйтелгән:

—    «Фәл-йәүмә ләә түзъләмү нәфсүң шәй әү үә ләә түҗезәүнә илләә мәә күңтүм тәгмәлүүүн. Иннә әсъхәәбәл-җәннәтил-йәүмә фии шүгулиң фәәкиһүүүн» (36:54—55) — Бу көнне беркемгә дә үзенең эшләгәненнән артык гөнаһ куелмас, һәркем үз гөнаһысы хәтле генә җавап кылыр. Бу көнне яхшы гамәлләр эшләгән кешеләргә, җәннәткә керегез, дип әйтерләр, ди. Аллаһның рәхмәтен ишетегез, җәннәткә керегез, җәннәттә калыгыз, дип игълан итәрләр, ди. һәм инде Аллаһны танымаган кешеләргә дә ул көнне сүз булыр:

—    «Һәәзиһи җәһәннәмү-лләтии күңтүм түүгәдүүн. Ис- ләүһәл йәүмә бимәә күңтүм тәкфүруун» (36:63-64) — Менә шушы инде сезнең дөньялыгыгызда ирешкән нәтиҗәгез. Сез­гә — шушы җәһәннәм инде, дип әйтерләр. Сез аның булуына ышанмаган идегез, шик белдергән идегез, керегез инде шунда, дип әйтерләр, газапланыгыз. Кемнәрдер, акланып, ризасызлык белдерсәләр, «Йәсин» сүрәсенең 65 нче аятендә болай дип әйтелә:

—    «Әлйәүмә нәхтимү гәләә әфүәәһиһим үә түкәллимүнәә әйдииһим үә тәшһәдү әрҗүлүһүм бимәә кәәнүү йәксибүүн»

—    Бу кешеләрнең авызларына ул көнне мөһер сугылыр. Аяк­лары, куллары үзләренең эшләгән гамәлләренә шаһитлык би­рерләр, ди.

Бүген без әтәчләнеп йөрибез: безнең күңелебез дөрес, мин саф кеше, мәчеткә йөрисе дә юк, дип. Әмма кыямәт көнне ан­дый кешеләрнең авызына мөһер сугылыр. Менә шушы көннең киләсе бар. Без беребез дә моны онытырга тиеш түгел. Безнең уң һәм сул ягыбызда кылган гамәлләребезне теркәп баручы фәрештәләр бар. Видео безнең эшләгән эшебезне генә төшерә, ә фәрештәләр безнең уйлаган уйларыбызны да язып, теркәп бара.

—    «Үә иң түбедүү мәә фии әңфүсикүм әү түхъфүүһүү йүхәәсибекүм биһи-лләәәһ» — Күңелегездәге яман уйларыгыз­ны яшерсәгез дә, яшермәсәгез дә, болар өчен Аллаһ сездән хи­сап алыр, — дип әйтелә Коръәни Кәримнең 2 нче «Әл-Бәкара» сүрәсенең 284 нче аятендә. Начар уй өчен дә җавап бирәсебез бар. Без һәр гамәлебезне: кешеләр ни дип әйтерләр микән, дип түгел, Аллаһ Тәгалә нәрсә дип бәяләр микән, дип яшәргә тиеш. Әгәр кемдер теге дөньядан чыгып, безне кычкырып куркытса, «Бу дөньяга сезне сынар өчен генә яралттым», дигән аять дөрес булмас иде. Әмма без күрмәгән килеш тә кыямәттән куркырга, аның барлыгына ышанырга тиешбез. Аллаһ Тәгалә дөньяны да, ахирәтне дә тигез күрергә кушкан. Дөньяда гәүдәбез вакытлыча гына булса, җаныбыз — мәңгелек.

Коръән аятьләрнең хаклыгын, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләренең дөресле­генә галимнәребез төрле ачышлар ясап, шуны раслап торалар. Шуңа күрә кайбер галимнәр Ислам диненә күчәләр. 1996 елны гына да Германиядә 100 мең немец Ислам диненә күчкән. Әмма без һаман нәрсәдер көтәбез. Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә әйтә (63 нче «Әл-Мунәфикун» сүрәсе, 9 нчы аять):

—    «Йәә әййүһәә-лләзиинә әәмәнүү ләә түлһикүм әмүә- әлүкүм үә ләә әүләәдүкүм гәң зикри-лләәһ үә мәййәфгәл зәәликә фәүүләәәәикә һүмүл-хаасируун» — Малларыгызга, балаларыгызга алданып, Мине зикер итүне оныта күрмәгез, ди Аллаһ Тәгалә. Әмма безнең күңелдә иң әүвәл — балалар, мал турында кайгырту.
Әгәр шушылай эшләсәгез, мәңгелегегез хәсрәттә үтәр, ди. Монысы да — Аллаһ Тәгалә сүзе, Коръән аяте.
Аллаһ Раббыбыз барчабызның да күңелләренә тәүфыйк, һидәят би­реп, кальбләребезгә нур салып, шушы вәгазьләрне, Коръән аятьләрен, хәдисләрне аңлау дәрәҗәсенә ирештерсә иде.

Әгәр бер кешенең гөнаһлары чиктән ашса, Аллаһ Тәгалә аңа тәмугны тәкъдир итә.

—    «Ләкаде хәккаль-каулү гәләә әксәриһим фәһүм ләә йүэминүүн» (36:7) — ди. — Алар инде вәгазьләнүдән үтеп кит­теләр, — ди Аллаһ Тәгалә, — алар хәзер кяфер булды, урынна­ры — мәңгелек җәһәннәм, — ди.

—    «Үә җәгәлнәә мим-бәйни әйдииһим сәддәү үә мин хальфиһим сәддәң фәәгшәйнәәһүм фәһүм ләә йүбесыйруун. Үә сәүәәүн гәләйһим ә әңзәртәһүм әм ләм түңзирһүм ләә йүэминүүүн» (36:9-10) — Аларның алларында-артларында пәрдә, алар яхшылык белән яманлыкны аермыйлар, — ди. — Алар инде мөселман булмаслар, — ди. Искиткеч зур гөнаһ эшләгән кешене Аллаһ Тәгалә вәгазьне аңлаудан мәхрүм итә. Мәчеткә дә килә алмый ул. Фарызны — фарыз, хәрамны — хәрам дип белми башлый.

Йа, Раббым, беребез дә Аллаһ өметен өзгән бәндәләрдән булмасак иде. Шушы сөйләгән вәгазьләр белән вәгазьләнеп, фикерләп, фикерләребезгә ачыклык кертеп, Аллаһка да, кыя­мәт көненә дә, үлгәннән соң терелүгә дә ышанып, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә барыбызга да насыйп итсә иде. Гомерләребезне барчабызныкын да хәерле гомерләрдән кылып, актык сулышларыбызда «Ләәә иләәһә ил- ләллааааһ, Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дип, Аллаһның хозу­рына барып, шушында утырган кебек, Аллаһның җәннәтләрендә дә очрашып, сөйләшеп утыруларны Аллаһ Раббыбыз насыйп кылса иде.

Әлеге темага башка язмалар