Үги ана яфрагы (Мать и мачеха обыкновенная)

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан озын, горизонталь, күп тармаклы та­мырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек.

Сабаклары туры, биек түгел, кабырчыксыман, тармаксыз, көрәнсу, чәчәк кәрзине белән тәмамланучы куе яф­раклар белән капланган. Тамыр яны яфраклары түгәрәк-йөрәксыман, ди­аметры 25 см га җитә, кырыйлары чокырлы-тешле, өсте яшел, шәрә, аста ак киезсыман, озын саплы. Алар май ахырында — июньдә, чәчәк бәбәкләре шиңгәннән сон үсә. Чәчәк кәрзиннәренең диаметры 2,5 см га кадәр, чәчәк атканчыга кадәр һәм җимешле вакытта иелеп торалар. Чәчәкләре сары, ике типта: кырыйдагылары — тешле-тешле, җимешлекле; уртадагылары — көпшәсыман, икс җенесле, әмма серкәч ролен үтиләр. Җимешләре — озынча, сырлы, бүрекле орлыклар. Иртәязда, март-апрельдә, чәчәк ата, җимешләре май- июньдә өлгерә.

Ерак Төньякны һәм Ерак Көнчыгышны искә алмаганда, әлеге үсем­чек Россиянең барлык территорияләрендә таралган. Төрле ком һәм бал­чык өемнәрендә, канауларда, юл буйларында, карьерларда, бушлык, чокыр-чакырларда, үлән катламы бозылган башка урыннарда үсә.

Медицина өчен үги ана яфрагының тамыр яны яфраклары, сирәк кенә чәчәкләре әһәмияткә ия. Аларда 2,6% ка кадәр әче гликозидлар (шул исәптән туссилягин), лайла, органик кислоталар, дуплау матдә- чирс, инулин, ситостерин, сапониннар, эфир мае, каротин, аскорбин кислотасы бар.

Үги ана яфрагы элек-электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы әйбәт дәва булып санала. Яфракларының төнәтмәсе какырту һәм йомшарту үзлегенә ия, аларны сулыш юлларының төрле авыруларын (юга­ры сулыш юллары ялкынсыну, бронхитлар, бронхиаль астма, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда киң кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясыйлар, 30 минут төнәтәләр. Кайнатмасын да 1 стакан суга 1 аш ка­шыгы яфрак нисбәтендә әзерлиләр һәм көнгә 3—4 тапкыр, ашаганга кадәр, 1—2 шәр аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфракларының төнәтмәсе һәм кайнатмасы шулай ук спазмолитик үзлекләргә ия.

Халык медицинасында еш кына яфракларын чәчәкләре белән бергә дә кулланалар. Өстәвенә үги ана яфракларын астмага каршы һәм какырткыч буларак кына кулланып калмыйлар, кайнатмасын һәм төнәт­мәсен, аппетитны ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, ашказаны-эчәк тракты һәм сидек юлларының ялкынсыну авырулары вакытында эчәләр. Кайчак яңа гына өзелгән яфраклары согын туберкулездан, озакка су­зылган томаудан (борын эченә салалар) һәм җиңелчә тирләтүче чара буларак тәкъдим итәләр. Яфракларын яраларга, җәрәхәтләргә һәм чу­аннарга, вакланган коры яки яңа өзелгән яфракларын тирән яраларга каплыйлар, сибәләр. Яфраклары боткасын имчәк шешкәндә, сөялләрне бетерү өчен һ. б. кулланалар. Вакланган коры яфракларын тын кысылганда һәм сулыш алу авырлашканда тәмәке тарткандай тарталар Үги ана яфрагының яфраклары сулыш юллары авырулары һәм тирләтүче җыелмалар составына керә.

Бу үсемлек орлыкларыннан һәм вегетатив юл белән — тамырчаларыннан үрчи. Аны, куе чәчеп, экспозицияләр ясап йорт тирәсендә, җиләк-җимеш куаклары арасында озак еллар үстерергә мөмкин.

Үги ана яфрагы, яфраклары чыкканчы, 2—3 атна буе чәчәк ата. Орлыклары тиз өлгерә һәм җил белән тиз тарала. Үсемлек культура шартларына тиз яраклашучан, бик тиз тамырлана, күп тамыр җибәрә. Ун корылыкны җиңел кичерә, бераз күләгәле урыннарда яхшырак үсә.

Үги ана яфрагы ел саен органик ашламалар һәм 20—30 г/м2 исәбеннән минераль ашламалар белән тукландырганда яхшы үсә.

Үги ана яфракларын җәйнең беренче яртысында, май-июньдә, яфрак җәймәләрен сабының бер өлеше белән бергә (5 см дан да озын түгел) кул белән өзеп җыялар. Кәгазьгә юка гына итеп таратып, ачык һавада чормаларда, әйбәт җилләтелә торган биналарда киптерәләр. Күгәргән һәм таплы яфракларны алып ташлыйлар, кулланырга әзерләрен ябык тартмаларда яки банкаларда коры урында 3 елга кадәр саклыйлар.

Әлеге темага башка язмалар