Үгез күзе. ( Арника горная )

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан кызгылт-көрән төстәге нечкә һәм күп тармаклы, кыска тамырчалы күпьел­лык үләнчел үсемлек. Сабагының би­еклеге 30—80 см, туры, гади яки бер­ничә кара-каршы ботаклы. Тамыр яны яфракларының саны — 6—8; алар озынча түгәрәк, куе яшел төстә, кәрзин хасил итәләр; сабак яфракла­ры ланцетсыман, вак, кара-каршы то­рышлы. Алар күп түгел, гадәттә 1—2 пардан артмый. Оешма чәчәкле башка үсемлекләрнеке кебек үк, чәчәкләре тыгыз, оешма кәрзиннәр булып урнашкан. Кәрзиндәге кы­рый чәчәкләре телле, кысыр, ачык яшел төстә; уртадагылары — көпшәле, ике җенесле, кызгылт-сары. Җимешләре — карасу-көрән, 7 мм чамасы озынлыктагы, кыл бүрекле орлыклар. Июнь-июльдә чәчәк ата, орлыклары август-сентябрьдә өлгерә.

Үгез күзе болыннарда, аланнарда, урман буйларында, шулай ук суб­альп тау болынлыкларында үсә. Көнбатыш Украинада, Көнбатыш Бе­лоруссиядә, Балтыйк буе республикаларында очрый. Сирәк үсемлек бу­ларак, үгез күзен җыю тыела. Шунлыктан аны чимал буларак Закар­патьеның кайбер урыннарында гына җыярга мөмкин.

Дару чималы итеп чәчәк кәрзиннәрен, сирәк кенә тамырларын фай­даланалар. Аларда 4% ка кадәр арницин, буяу матдәләре (арнидиол һәм фарадиол), цинарин, эфир мае, органик кислоталар, холин, бетаин, су­мала, шикәр, дуплау матдәләре бар.

Үгез күзе препаратлары элекке заманнарда ук кан китүне тукта­тучы чара буларак файдаланылган. Эчке һәм тышкы кан китү вакы­тында төнәтмәсен эчәргә кушалар (ашар алдыннан көнгә 2 тапкыр 30—40 ар тамчы). Чәчәкләреннән эшләнгән препаратлар аз күләмдә дә үзәк нерв системасын стимуллаштыралар, йөрәк мускулларына уңай тәэсир итәләр. Төнәтмәсен еш кына эчке кан китүләр вакытын­да акушерлык-гинекология практикасында кулланалар. Үгез күзе үләне белән бәрелгән-сугылган, янган-пешкән урыннарны, вак яра­ларны, чуаннарны дәвалыйлар. Бу очракларда компресс, примочка, юеш бәйләгечләр куялар. Төнәтмәсе һәм кайнатмасы 1:20 нисбәтендә ясала.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үгез күзе чәчәкләре сыгынтысы кандагы холестеринны киметә. Аны еш кына атеросклерозны, гипертония авы­руларын, стенокардияне, йөрәк хәлсезлеген дәвалау өчен һәм үт суы кудыргыч итеп файдаланалар.

Өй шартларында чәчәк кәрзиннәренең 1:20 исәбеннән әзерләнгән төнәтмәсен кулланалар. Кайнатмасын яки төнәтмәсен көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Еш кына чәчәк кәрзиннәре урынына яфраклары да кулланыла.

Үгез күзе кәрзиннәрен үсемлек чәчәк ата башлаганда (июнь-июльдә) әзерлиләр. Тамырларын көзен — сентябрьдә казып алалар. Чималны күләгәдә юка гына итеп таратып киптерәләр. Коры урында саклаганда, кипкән чәчәк кәрзиннәре — 2, тамырлары 5 ел буе дару үзлекләрен югалтмыйлар.

 

Әлеге темага башка язмалар