Җитен (Лён обыкновенный)

Җитенчәләр семьялыгыннан 120 см га кадәр биеклектәге берьеллык үлән­чел үсемлек. Сабагы туры, нечкә, өске өлеше генә яки астан ук ботак­лы. Яфраклары күп, алмаш торыш­лы, кылычсыман яки кылыч-ланцетсыман, утырма, күкселрәк төстә.

Чәчәкләренең диаметры 1,5—2 см, зәңгәр яки күк, карарак сеңерчәле, озын, нечкә сапларда утыралар. Җи­мешләре — шарсыман яки йомырка- сыман биш оялы тартмачыклар.

Алар эчендә 4 мм га кадәр озынлык­та, ямьшәйгән, кызгылт-көрән төстәге, ялтырап торган унар орлык урнашкан.

Эрләү һәм май культурасы буларак, төрле илләрдә күпләп үстерәләр. Төньяк районнарда аның аз ботаклы, озынрак буйлысын, ә көньякта — кыскарак, күп ботаклы, көдрәсен игәләр. Безнең эрага кадәр үк культуралаштырылган.

Медицинада җитеннең орлыкларын файдаланалар. Аларда 38—40% май, 12% ка кадәр лайла, шулай ук линамарин гликозиды һәм башка матдәләр бар. Даруханәләрдә тартмачыкларга тутырылган җитен ор­лыклары сатыла. Коры җирдә тартмачыклардагы орлыкларны 3 ел сак­ларга була.

Җитен лайласы томалау һәм ялкынсынуга каршы тору тәэсиренә ия Аны сулыш юлларының һәм ашказаны-эчәк трактының ялкынсыну авы руларыннан кулланалар. Лайла алу өчен кайнап торган 0,5 стакан суга 3 г җитен орлыгы салалар, 15 минут дәвамында болгаталар һәм сөзәләр Лайланы көнгә 3—4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Аның яңа порция сен көн саен әзерләргә кирәк. Эч киткәндә җитен лайласы ныгытучы чара буларак тәэсир итә. Кайчакларда төелгән җитен орлыкларын эч йомшарткыч итеп тә кулланалар.

Җитен орлыкларын шулай ук куе кайнатма хәлендә йомшартучы ком пресслар һәм парландыргычлар кую өчен кулланалар. Кайнатманы авырткан җиргә куелган марля өстенә сылыйлар. Парландыру өчем төелгән орлыкларны, капчыкка салып, кайнар суга тыгалар да, алып авырткан җиргә куялар. Капчыклардагы кыздырылган коры орлыклар ны радикулиттан — билгә салкын тиеп ялкынсынганда мускулларга куялар.

Җитен маенда күп күләмдә туендырылмаган май кислоталары бир, алар кандагы холестеринны киметергә ярдәм итәләр. Майны эч каткач йомшарткыч итеп тә кулланып була. Маеннан туендырылмаган мнй кислоталарының (олеин, линоль һәм линолен) этил эфирлары җыелмасы булган линетол препараты алалар. Ул атеросклерозны дәвалау һәм профилактика өчен бик яхшы чара булып тора. Линетолны авырулар әйбәт кичерә, шунлыктан аны озак вакыт яки, 2—4 атна тәнәфес ясап, 1—1,5 ай буе кулланырга була. Препаратның көнлек дозасын (якынча ярты аш кашыгы) иртән ашар алдыннан кабул итәләр. Эч киткәндә һәм холецистит булганда үт куыгы тирәсендә авыртуларны көчәйтсә, линетолны кулланырга ярамый.

Тире пешкәндә линетолны тыштан кулланалар. Еш кына тигез күләмдәге җитен маен һәм известьле суны янган-пешкәннән ялкынсы­нуга каршы чара буларак файдаланалар. Әлеге мазьны тирегә яба тор­ган тукымаларга сөртәләр. Соңгы вакытта җитен маен табан астына чыккан сөялләрне дәвалау өчен кулланулары турындагы мәгълүмат бар.

Әлеге темага башка язмалар