Җир тамыры, кылыч үлән (Аир обыкновенный)

Җир тамыры — ароидчалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры күп тармаклы, горизонталь-шуышма, эче ак, йомшак, губкасыман; тышы соргылт-сары яки соры-яшел, нечкә бау сыман күпләгән тамырлары бар.

Яфраклары ачык-яшел, кыяклы очлы, итләч, үзәк тамырның өске өлешеннән бәйләм булып үсеп чыгалар.

Чәчәк сабагы 60—100 см. Оешма чәчәге 4—12 см озынлыкта, сабак очында аз гына янтаеп утыручы бер чәкән.

Яшькелт-сары төстә, өсте бөрешкән, ике җенесле чәчәкләр белән капланган. Чәчәкләре әллә ни матур түгел, яшькелт-сары. Җимеше — озынчарак күп орлыклы кызыл җиләк. Җир тамыры май ахырыннан алып июльгә кадәр чәчәк ата. Безнең якларда ул җимеш бирми, фәкать вегетатив рәвештә — тамырдан гына үрчи. Җир тамыры — хуш исле, әче тәмле үсемлек. Кыргый төстә Көнбатыш Европада, Кече Азиядә, һималай, Кытай, Япония, Төньяк Америкада, Кавказда таралган. Күл, елга, буа һәм сазлык тирәләрендә үсә.

Җир тамырының тамырларында катлаулы составлы җир тамыры мае (4,8% ка кадәр), әчелек (акорин гликозиды), каламин алкалоиды, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, шулай ук крахмал (20% ка кадәр), сумалалар һәм, соңгы мәгълүматлар күрсәткәнчә, фитонцидлар бар.

Фәнни медицинада дәвалау максатында әлеге үсемлекнең тамырын кулланалар. Тәҗрибәләр раслаганча, акорин гликозиды тәм тою нервларының очларын ярсыта, ашказаны сыекчасы, бигрәк тә тоз кислотасы бүлеп чыгару функциясен арттыра, бавырның үт суы бүлеп чыгару эш-чәнлеген яхшырта, үт куыгы эшчәнлеген арттыра. Моннан тыш җир тамырының тамырлары ялкынсынуга каршы тору сәләтенә ия. Соңгы елларда җир тамырындагы эфир маеның спазматик һәм тынычландыру сыйфатына ия булуы да ачыкланды.

Җир тамыры табиблык практикасында порошок, төнәтмә һәм аннан алынган препаратлар (чиста эфир мае, экстракт) рәвешендә кулланыла. Ашказаны-эчәк авыруларыннан, бигрәк тә гастриттан (ашказаны сыекчасының әчелеге югары булганда), үт юллары авыруларыннан, гепатит һәм холециститтан, бөердә таш булганда, аппетитны ачу өчен тәкъдим ителә. Җир тамыры ашказаны, унике илле эчәк җәрәхәтләреннән кулланыла торган викалин һәм викаир препаратлары составына керә.

Ветеринариядә җир тамырының тамырларын порошок, ботка, төнәтмә һәм микстура рәвешендә ашкайнатуны яхшырту өчен хуш исле әчеткеч буларак файдаланалар. Ул аеруча халык медицинасында киң таралган, әйбәт дезинфекцияләүче булып санала. Зәңгеләдән, Теш авыртканда җир тамырыннан эшләнгән спирт төнәтмәсе белән авызны чайкыйлар, яраларны, эренле җәрәхәтләрне юалар. Аның тамырыннан ясалган порошокны эренле яраларга һәм җәрәхәтләргә сибәләр, неврозны, йокысызлыкны һәм бронхиаль астманы дәвалыйлар.

Җир тамырының спиртлы төнәтмәсен 40° лы спиртта әзерлиләр (1:5), су белән яки бер кисәк шикәр эретеп, ашар алдыннан 10—30 ар тамчы эчәләр. 1 л суда 30 г тамырын кайнатып та кулланырга була. Ул золотуха һәм рахитлы балаларны коендыру өчен әзерләнгән җыелманың төп компонентларыннан берсе санала. Чәч коелганда башны, атнага өч тапкыр, тигез өлештәге җир тамыры һәм әрекмән кайнатмасы белән юалар. Ул сидек куыгы ялкынсынганда дәвалау өчен билгеләнгән үсемлекләр җыелмасына да керә. Җир тамырының эфир маен исле сабынга, төрле иннек һәм кершәннәргә хуш ис өстәү өчен дә кулланалар. Ул шулай ук азык, ликер-аракы, балык һәм консерв промышленностенда киң кулланыла.

Җир тамыры суда яшәүче ондатра, су кондызы, су күсесе, ә кайбер районнарда болан өчен азык үсемлеге булып хезмәт итә.

Җир тамырының үзәк тамырын көзен (август-октябрь), сулыкларда һәм күлләрдә су кимегәч, салкыннар башланганчыга кадәр җыялар. Аның тамыры туфрактан сәнәк, көрәк, тырма ярдәмендә җиңел аерыла. Тамырны ләмнән, яфрак һәм вак тамырлардан арындыралар, юалар, 15—20 см лы өлешләргә кисәләр, ә юан тамырларын буйга яралар. Киптерер алдыннан һавада җилләтәләр, аннары юка гына итеп җәеп, җылы биналарда, мичләрдә (көн әйбәт булганда, чормаларда) киптерәләр. 25— 30° тан югары булмаган температуралы киптергеч һәм мичләрдә киптерергә дә ярый. Югары температурада аның эфир мае оча, һәм чималның кыйммәте кими. Кипкән тамыр бөгелми, ә шартлап сына. Экспортка озату өчен чистартылган тамырлар кирәк булганда, үзәк тамырның тышкы кабыгын салдырып киптерәләр. Медицина максатында чистартылмаган тамыр кыйммәтрәк санала, чөнки анда эфир мае күбрәк саклана.

Саклау срогы — 3 елга кадәр.

Әлеге темага башка язмалар