Җир грушасы (Топинамбур)

Җир грушасы — көнбагыш ыруыннан күпьеллык үсемлек. Туган җире — Төньяк Америка. Европада XVII гасырдан игә башлыйлар.

Җир грушасының сабагы 2—3 м га җитә, көнбагышныкына охшаган сары чәчәкләренең диаметры 5—6 см, урта полосада орлыкланмый. Бүлбеләренең формасы (сортына карап) озынча түгәрәк, орчыксыман, ә кабыгының тышы ак, алсу, аксыл-шәмәхә төстә. Бер бүлбенең авырлыгы гадәттә 100—120 г (рекорд — 500 г).

Бу яшелчә составында С, С, һәм В витаминнары, тимер, фосфор, каротин, аминокислоталар, микроэлементлар, башка минераль тозлар күп. Шикәр чөгендеренә караганда, җир грушасында углеводлар 4—5% ка артыграк һәм 20% ка җитәргә мөмкин. Соңрак, ягъни октябрь айларында казып алынган бүлбеләрдә шикәр микъдары күбрәк була.

 

Җир грушасының сихәте күптән билгеле. Академик Н. Вавилов та аның зур киләчәкле үсемлек икәне турында язган. Шикәр авыруы, аш­казаны асты бизе, ашказаны ярасы, бәвел-таш һәм кан басымы күтәрелү кебек авыруларга аның файдасы зур. Җир грушасы кеше организмына кергәч, нитратларны, шлак, ташлар һәм тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын җайга сала. Инулин дигән шикәрнең (углеводның) аеруча күп булуы сәбәпле, ул диабет белән авыручыларга бигрәк тә фай­далы. Шушы үсемлекне генә кулланып, бу чирдән бөтенләй арынган авырулар да барлыгы билгеле. Диабетны, гипертонияне, инсультны дәвалау өчен, ашар алдыннан 10 минут элек көненә 3 мәртәбә 2—3 бүлбе­не чи килеш яки сыек май белән салат ясап ашыйлар. Җир грушасы шу­лай ук подагра, склероз, сидек юлларына таш утыру, азканлылык чир­ләрен дәвалауда да файдалы. Ул күзнең күрү сәләтен арттыра, симез­лекне киметә. Организмнан тозларны чыгару өчен, 1—1,5 кг яшел мас­саны (яфраклар, сабаклар) 5—-10 см озынлыкта турап, 5—8 л су сыешлы кәстрүлгә салып, 20—25 минут кайнаталар, кайнатманы ваннага, тага­ракка яки тазга сөзәләр. Шуңа 1:5 чагыштырмасында кайнап торган су кушалар. Кушкан су 1:7 чагыштырмасыннан артык булмаска тиеш. Шушы яшел суда ваннада 10—15 минут ятарга, аннары сабынлап юынырга. Ванна булмаса, бер тазга кул-аякларны тыгып, икенчесенә кереп утырырга.

 

Ә кипкән сабак һәм яфракларны 300—400 г алып, 40—45 минут кай­натып сөзәләр. Саркынды көрәнсу-кара төстә булыр.

Кипкән бүлбедән саркынды ясау өчен 100—150 г бүлбене 40—45 ми­нут кайнатырга кирәк. Калганы алда язылганча.

Ваннага көн саен да, көнаралаш та керергә мөмкин: 3—5 тән 20—40 процедурага кадәр. Тик 20 ваннадан соң 15—20 көн ял итеп алу кирәк.

Арыганлыкны бетерү, көч кертү өчен, түбәндәге пропорциядә алын­ган яфрак һәм үләннәрдән чәй пешереп эчәргә тәкъдим ителә: кара кар­лыган яфрагы (3—5 данә), миләшнеке (5 данә), чиянеке (5 данә), яшь җир грушасы яфраклары (3—4 данә), кура җиләгенеке (2—3 данә), бөтнек яки мелисса ботаклары. Яфракларны юып, кимендә 1 л сыешлы балчык савытка салып, өстенә кайнап торган су агызалар. 1 чәй кашыгы чәй өстәргә һәм 10 минут төнәтергә кирәк.

 

Җир грушасы кулинариядә күптөрле азык-төлек әзерләү өчен кулла­ныла. Бүлбеләреннән төрле салатлар, винегрет, әче кәбестә кушып ка­мыр ашлары, пюре, соуслар әзерлиләр; кыздырып һәм томалап пеше­реп ашыйлар. Аны тозларга, маринадларга, киптереп куярга мөмкин. Киптерелгән һәм вакланган тамыразык кофены алыштыра. Җир гру­шасы гербицид, нитрат, пестицид кебек радиоактив һәм башка агулы матдәләр тупламау сәбәпле, аннан шикәр, сироп, бәрәңге балы (пато­ка) һәм башка ашамлыклар әзерләргә мөмкин.

Җир грушасын үстерү өчен, туфракны, бәрәңгегә әзерләгән кебек, яз көне казыйсы. Үсемлек кояш ярата, артык дымны күтәрә алмый, ком­лы туфракта яхшы үсә. Үрчүе — бүлбеләр белән. Бер-береннән 12—15 см ара калдырып утырталар, 8—10 см га күмәләр. Талымсыз культура шы­тып чыгып 40 см биеклеккә җиткәч, ян ботакларын сындырып ташлый­лар, бик көчле бер сабагын гына калдыралар. Анысы 1 м га җиткәч, черемә кертәләр, күп итеп су сибәләр, 1—3 көннән соң төпләрен өяләр. Җәй коры килсә, 20 көнгә бер тапкыр су сибәләр. Җир грушасын көздән дә утыртырга була. Моны җир катканчы, сентябрь-октябрь айларында эшләргә кирәк. Шуның нәтиҗәсендә яз көне шытымнар иртә чыга, җәй кыска килгән урыннарда моның әһәмияте әйтеп бетергесез.

Агротехника таләпләрен төгәл үтәгәндә, бер бүлбе утыртып, көзен бер чиләк яки күбрәк тамыразык алырга мөмкин.

Җир грушасы суыкларга бирешми, 7—8° салкынлыклардан соң бер­ни булмаган кебек яңадан үсә башлый. Аңа колорадо коңгызы да һөҗүм итми, фитофтора белән дә авырмый. Бүлбеләрен бәрәңгедән соң кирә­генчә казып алалар, киптерәләр, тиз черегәнлектән калганын җирдә кал­дыралар һәм иртә язда файдаланалар.

Җир грушасын ничек кенә әйбәтләп казысаң да, вак бүлбеләре җирдә калу сәбәпле, икенче елны ул тагын үсеп чыга. Күпләп утырту үсемлек­ләрнең куелыгына китерә һәм бүлбеләр вак була.

Әлеге темага башка язмалар