Җикәнбаш ( Рогоз широколистный )

Җикәнбашчалар семьялыгыннан 2 м га кадәр биеклектәге юан шуышма тамырча­лы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы Юан, буынтыксыз. Яфраклары озын, кыяк- сыман, җиңсәле, 4 см га кадәр киңлектә, сирәк кенә өч кырлы. Чәчәкләре бик вак,

бер җенесле, чәчәк тирәлекләре юк, кара бәрхетсыман, чәкәнгә охшаган, куе, цилиндрсыман чәчәк төркемендә. Чәчәк төркеменең югарыгы өлешендә, гадәттә чәчәк төркеменнән өстәрәк, серкәчле чәчәкләре урнашкан (алар тиз корыйлар), ә астында — җимшәнле чәчәкләр. Июнь- июльдә чәчәк ата.

Илебезнең бөтен территориясендә диярлек таралган. Баткак сулык буйларында, чокырларда, урман сазлыкларында, зирек агачлыкларында үсә. Аңа якын торган тар яфраклы җикәнбаш шундый ук дару үзлекләренә ия һәм шулай ук кулланыла.

Халык медицинасында даруга җикәнбашның тамырчаларын файдаланалар. Аларда крахмал күп, аксымнар һәм шикәрләр бар. Алар ашарга да яраклы. Җикәнбаш препаратлары бактерияләргә каршы юра, кан туктата торган, яраларны төзәтүчән һәм антисептик үзлекләргә ия. Тамырчалары кайнатмасын һәм яфраклары төнәтмәсен канлы эч китүне һәм авыздагы үлекле шешләрне, колитлар һәм дизентерияне дәвалауда кулланалар. Туралган яфракларын яки чәчәк төркемнәре мамыгын яраларга, пешкән һәм киселгән урыннарга, суелган-сыдырылган җирләргә ябалар

Җикәнбашның тамырчаларын һәм яшь ботакларын маринадлыйлар, ә тамырчаларын пешереп тә ашыйлар. Гомеопатиядә җикәнбашның яңа җыелган яшь тамырчаларын файдаланалар.

Кайнатма әзерләү өчен 15—20 г туралган тамыр һәм тамырчаларын 20- 30 минут 200 мл суда кайнаталар. Аны көнгә 4—5 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмәсен исә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы коры үләнен салып ясыйлар. Шулай ук эчәләр.

Жикәнбаш яфракларын чәчәк аткан чакта әзерлиләр, ә тамырларын көз ахырында яки яз башында казып алалар.

Әлеге темага башка язмалар