Җеназа намазы һәм догалары

Җеназа намазы һәм догалары
 
Үлем хәлендә булган кешене, мөмкин булса, уң ягына борып, йөзен кыйблага туры юнәлдерү сөннәттер. Әгәр авыруга начар булса, үләсе кеше янында "Ясин" сүрәсе укылыр. Бу сүрәне уку Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) васыятедер. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Үлеләргә "Ясин" укыгыз", — дип әмер иткән.
Авыру ишетерлек итеп: "Ләә иләәһә илләллааһ, Мухәммәдүр-расүүлүллааһ", "Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ",— диелер. Әгәр авыр булмаса, авыру да кабатлап барыр.
اَللَّهُمَّ اَعِنْهُ عَلَى سَكَرَاتِ الْمَوْتِ
"Әллааһүммә әгыйнһү галәә сәкәратил-мәүүт".
(Аллаһым! Үлем биргән хушсызлык хәлендә аңа ярдәм ит!") — дип дога кылыныр.
 
Җеназа намазы фарыз кифаядер. Ягъни, бер мөселман вафат булгач, аның җеназа намазын кылу бөтен мөселманнарга фарыз булса да, кайбер мөселманнарның кылуы белән башка мөселманнар бу эштән азат ителерләр.
Җеназа намазында рөкүгъ вә сәҗдә юк. Бу намазда Коръән дә укылмас, ләкин дога кылыныр.
Мөәзин: "Мәет өчен догага",— дип белдерә һәм җеназаның ир яки хатын булуын әйтә. Чөнки ният иткәндә үленең ир-ат яисә хатын-кыз булуы белдерелә.
Җеназа намазын укыганда мәет алда була, имам мәетнең артына күкрәк турысына баса, калганнар имам артына сафлар булып тезеләләр. (Мәетне кыйбла каршына куялар — башы көнбатышка аяклары көнчыгышка карый) Имам һәм җәмәгать: "Әллааһү әкбәр", — дип тәкбир әйтә. "Сүбхәәнәкә" догасы укыла. Имам икенче мәртәбә "Әллааһү әкбәр" дип тәкбир ала. Ләкин кулларын колак яфракларына күтәрмәс, куллар баглаган килеш калыр. Бу икенче тәкбирдән соң, "Әллааһүммә салли", Әллааһүммә бәрик" догалары укыла. Имам өченче мәртәбә тәкбир ала. Аннан соң мәеткә, мөселманнарга һәм үзенә дога кыла. Дөнья белән бәйле булган эшләр өчен дога кылынмый. Әгәр дә араларында белгән кешеләр булса, Пәйгамбәрдән (с.г.в.) ишетелгән ошбу доганы уку­лары саваплы булыр:
 
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِحَيِّنَا وَمَيِّتِنَا وَشَاهِدِنَا وَغَائِبِنَا وَذَكَرِنَا وَأُنْثَانَا وَصَغِيرِنَا وَكَبِيرِنَا. اَللَّهُمَّ مَنْ أَحْيَيْتَهُ مِنَّا فَاَحْيِهِ عَلَى الْإِسْلاَمِ وَمَنْ تَوَفَّيْتَهُ مِنَّا فَتَوَفَّهُ عَلَى الْإِيمَانِ. اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ مُحْسِنًا فَزِدْ فِي إِحْسَانِهِ وَأَنْ كَانَ مَسيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ وَلَقِّهُ الْأَمْنَ وَالْبُشْرَى وَالْكَرَامَةَ وَالزُّلْفَى بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
 
"Әллааһүммәгъфир ли хәййинәә вә мәййитинәә вә шәәһидинәә вә гааибинәә вә зәкәринәә вә үнсәәнәә вә сагыйиринәә вә кәбииринәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии галәл-исләәми вә мән тәвәффәйтәһүү миннәә фәтәвәффәһүү галәл-иимәән. Әллааһүммә ин кәәнә мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии вә ин кәәнә мүси-ән фәтәҗәәвәз ганһү бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".
(Аллаһым! Безнең терекләребезне һәм мәетләребезне, күз алдыңда булучыларыбызны һәм булмаучыларыбызны, ирләребезне, хатыннарыбызны һәм кечкенәләребезне һәм зурларыбызны, олыларыбызны ярлыка. Аллаһым! Безнең терекләребезне ислам ди­нендә яшәт, үлем китерсәң, иманлы килеш үлүне бүләк ит. Аллаһым! Әгәр бу җеназа яхшы булса, Син аның яхшылыгын арттыр, әгәр начар булса, гөнаһын гафу әйлә. Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган, Аллаһым!)
Әгәр җеназа хатын-кыз булса, алмашлыкларны хатын-кыз җенесенә туры китереп укырга кирәк. Ул вакытта доганың бу өлеше шулай укылыр:
 
اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَتْ مُحْسِنَةً فَزِدْ في إِحْسَانِهَا وَإِنْ كَانَتْ مَسيئَةً فَتَجَاوَزْ عَنْهَا
 
"Әллааһүммә ин кәәнәт мүхсинәтән фәзид фии ихсәәниһәә вә ин кәәнәт мүси-әтән фәтәҗәәвәз ганһәә.
 
Догалар хакында бернәрсә дә белмәгән кеше: "Белмим бит, нишлим?" — дип, якыннарының җеназасын кылмыйча калырга тиеш түгел. Кыска дога гына белсә дә, аның җеназа намазын кылырга тиеш.
Җеназа бала яки тиле булса, истигъфар ителмәс. Чөнки алар җаваплы түгел. Аларга шушы рәвешчә дога кылыныр:
 
اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ لَنَا فَرَطًا وَاجْعَلْهُ لَنَا أَجْرًا وَذُخْرًا وَاجْعَلْهُ لَنَا شَافِعًا مُشَفِّعًا
 
"Әллааһүммәҗгальһү ләнәә фәратан вәҗгальһү ләнәә әҗран вә зүхъран вәҗгальһү ләнәә шәәфиган мүшәффәган".
(Аллаһым! Аны безгә алдан җибәрелгән бер савап кыл, безнең өчен бер ахирәт азыгы, әҗере әйлә, аны безгә шәфәгатьче кыл.)
 
Бу догаларны белмәгәннәр бары тик түбәндәге доганы укый алырлар:
 
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَلَهُ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ
 
"Әллааһүммәгъфир лии вә ләһүү вә лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәт".
(Аллаһым! Мине һәм хатыннардан, ирләрдән бөтен мөэминнәрне гафу ит!)
 
Җеназа, кабер якын булса, җилкәләрдә илтелер, әгәр ерак булса, машинага куелыр. Мондый вакытта автомашинаның ерактарак булуы яки, һич булмаса, якын кешеләренең җеназаны бераз җилкәләрендә илтүе кирәк.
Кабер бер кеше буе кадәр казылыр. Үленең йөзе кыйблага таба куела һәм аны кабергә куйган кеше:
 
بِسْمِ اللهِ وَعَلَى مِلَّةِ رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَسَلَّمَ
 
"Бисмилләәһи вә галәә милләти расүүлилләәһи салләллааһү тәгааләә галәйһи вә сәлләм", — дип әйтер.
 
Җеназа хатын-кыз булганда аны кабергә ир-ат­тан иң якын булган һәм никах төшмәгән якыннары төшерә. Өстенә туфрак атканда иң беренче туфрак­ны ташлаганда
 
مِنْهَا خَلَقْنَاكُمْ
 
"минһәә халәкънәәкүм" "сезне аннан (туфрактан) яраттык", икенче ташлауда
 
وَفِيهَا نُعِيدُكُمْ
 
"вә фииһәә нүгыйдүкүм", "һәм сезне киредән аңа кайтарабыз", өченче тапкыр туфрак атканда
 
وَمِنْهَا نُخْرِجُكُمْ تَارَةً أُخْرَى
 
"вә минһәә нүхъриҗүкүм тәәратән үхъраа" "сезне бер тапкыр тагын аннан чыгарачакбыз",— диләр. Боларны уку мөстәхәбтер. Белгән кеше "Туфрактан килдек (яратылдык), кире туфракка кайтабыз һәм тагын тереләчәкбез",— дисә дә ярый.
Күмү эше беткәч, шунда булган җәмәгать белән, дога кылыныр.

Әлеге темага башка язмалар