«Я» хәрефенә башланган төшләр

Кем дә кем төшендә ябалак очканын күрсә, кайгыдан котылыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әмма төштә ябалак күрсәң, угры-карак булыр, диелә шул ук китапта, анда хәер юктыр.
 
Төшеңдә яз көнен күрү—ерактагы карендәшеңнең ку­накка килүе буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә язма (бетек) күрсәң, ачык булса, кайгыдан котылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә намә, ягъни язулы дәфтәр, яисә хат күрсәң, яхшы эшкә башлау һәм изгелек белән эшеңне тотуга булыр.
Төшеңдә каләм белән язу язсаң, югалганың үзеңә кире кайтыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә кәгазьгә язу язсаң, дусларың һәм халык ара­сында инкарь ирешер, читкә кагылугадыр.
Төшеңдә бер кәгазьгә язу язуны мирас алу буларак та юрарлар.
Төштә күлмәгеңә язу язсаң, Коръәнгә тотынырсың.
 
Язу карасы
Үзеңә язу карасы түгелгәнен төшеңдә күрсәң, зыянга юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә язучы булсаң, үзеңә язу карасы түгелсә, кулыңа ризык көч белән керүгә булыр.
 
Яшеллек

Төшеңдә яшеллек күрсәң, тирәлегең рәхәт һәм дә ма­лың күп булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге яшел, яшеллек кебек нәрсәләр, шулай ук яшел яшелчәләр — Исламдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Яшелчә
Әгәр дә табигатьтә яшелчә вакыты булып, төшеңдә дә яшелчә күрсәң, сөенечкә булыр, кышын яшелчә күрсәң, суык­ка юралыныр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә яшелчә күрсәң, мактау иясе балаларың күп булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әмма шушы ук китапның бүтән бүлегендә: Бакча яшел­чәләрен, бүтәннәрен, яшел борчагын төшеңдә күрсәң, явыз ирләр буларак юралыныр, диелә.
 
Яшен
Төшеңдә күк йөзендә еракта яшен ялтыраганын, яшен яктылыгын күрсәң, олы мәртәбә булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Төшеңдә яшен яшьнәп, күк күкрәгәнен күрсәң, ул мәм­ләкәтнең падишасының кол кызлары күп булыр, диелә шул ук китапта.
Төшеңдә караңгылыкта яшен яшьнәсә, күк күкрәп, ка­ты җил исеп, каты яңгыр яуса, гнуларны бердәй-бергә күрсәң, бу куркынычлар зур фаҗига булачагын хәбәр итәр, бәлаләр килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Яшьләнү (күз)
Төшеңдә күзләреңнән яшьләр акканын күрсәң, шатлык ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә күз яшеңнең йөзең буйлап акканын күрсәң, әмма еламасаң, нәсел-карендәшләрең тарафыннан шелтә булыр, шелтәләүченең сүзе күңелеңә үтәр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Әгәр төшеңдә ике күзеңнән яшь йөгерсә, кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә күз яшең йөзеңә, битең өстенә акса, күңелең нечкәреп хушланыр.
Әгәр төшеңдә күз яшең салкынлык белән акса, шат­ланырсың, гөнаһларың гафу кылыныр, әмма эссе-кайнар күз яше—кайгыдыр.
 
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ
Төшеңдә Яэҗүҗ-Мәэҗүҗне  күрсәң, угылларың күп булыр, әмма алардан файда күр­мәссең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Яңак
Төштә яңак күрү—хәердер, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә яңагыңда артыклык, кабару, шеш кебек нәрсә­ләр күрсәң, моңа ачуың килсә, шатлыгың артуга юралыныр. Әгәр дә кимлек, ябыгулык күрсәң, шатлыгың кимүгә булыр.
 
Яңгыр
Төшеңдә йомшак җил исеп, аның артыннан йомшак һәм рәхәт булып яңгыр яуганын күрсәң, изгелек һәм ях­шылык, бәхетле тормыш, сөенеч һәм барча афәтләрдән иминлек ирешүгә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында. Әмма әгәр дә усал җил исеп, яңгырсыз булса, яманлыкка дәлил ителер.
Төшеңдә яңгыр яуганын күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, дип белдерә Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге яңгыр — рәхмәттер, диелә «Тәгъбирнамәи йә- набигъ тәрҗемәсе» китабында, әгәр дә ул яңгыр күп урын­нарда булса. Инде дә махсус бер урында гына яуса, авыр­лыктыр.
 
Яһүди
Төшеңдә бер яһүди белән җомаг, ягъни җенси якынлык кылсаң, барча теләк-омтылышларыңа ирешерсең. Төшеңдә әгәр дә бер-бер кеше яһүдинең, килеп, мөселман булганын күрсә, белсен, әҗәле якын килгәндер, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Яһүдине төштә күрү — теләккә ирешү, эшләрең баш­карылу, яхшылык табу, дошманнарыңны җиңү буларак та юралыныр.
Төшеңдә яһүдине күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә, атаң белән бертуган карендәшләрең- нән мирас алырсың, яисә берәр гөнаһка батырчылык итәрсең.
Төштә яһүди булуыңны күрсәң, диелә шушы ук китап­та, динеңдә буш булырсың.
 
Яманлык
Төшеңдә яманлык, яман нәрсәләр күрсәң, начарга бу­лыр, сакланырга кирәк, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»ндә.
 
Ямьләнү
Төштәге ямьләнү, ямьлелек — шатлыккадыр, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
 
Ямьсезлек
Төштә ямьсезлек — кайгы һәм хәсрәттер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Яндыру
Төшеңдә ут яндырсаң, кулыңа мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Кулыңда ут яндырсаң, малың күп булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә ут, шәм, лампа, лапмочка, факел, фонарь яндырсаң, куркудан имин булырсың, диелә шушы ук ки­тапта.
 
Япма
Төштәге япмалар — хезмәтчеләр ул, диелә «Тәгъбирна­мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Яралану
Төшеңдә яралану — яралаучы булудан хәерлерәк, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Ярканат
Төштәге ярканат — бер габид, дин иясе, изге кешедер, диелә «Тәгъбирнамәи — йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Шул ук вакытта аның бер төрлеләре бозым иясе дип тә юралы­ныр, яисә хата эшләүчедер, яки каләм иясе булыр, әмма динсездер.
Төшеңдә ярминкә күрү—кайгы булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Ясмин
Төштәге ясмин үләне—шатлык һәм сөенечтер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Ясмык
Төштә ясмык күрсәң, хәләл мал булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
 Ястык
Төшеңдә ястык күрү—хатын-кыз белән күңел хушлыгы табуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге ястыклар—хезмәтчеләр ул, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
 Ятак
Төшеңдә ятак күрү — хатын-кыз белән рәхәтлек, күңел хушлыгы табу булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Яулык
Төшеңдә берәү яулык бәйләсә, кияүгә чыгар, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
Төштәге яулыклар—хезмәтчеләр ул, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
(Бөркәнчеккә бирелгән аңлатмаларны карагыз.)
 
 Яфрак
Төштә яфрак, агач яфрагын күрү — бәхетле хәләл мал булуга дәлил ителер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә агач яфрагы—файдага, диелә шул ук китапның егерме беренче бүлегендә.
Төшеңдә яфрак ашаганыңны күрсәң, һәрвакыт гыйззәт һәм хөрмәт, дәүләт булыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә
 
Язучы
Төшеңдә язучыны күрсәң, галимлек, гыйлем-вилаять һәм баладыр, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.
Әгәр дә төшендә үзеңне язучы икәнсең дип күрсәң, сагыштыр һәм дә тәкәббер кеше белән дуслык тотарсың.
Язучы кеше төшендә үзен надан дип күрсә, хәйләдән китәр һәм тәүбә итәр.
 
Ялан
Төшеңдә ялан-кыр күрсәң, бәхетсезлектән котылып, гө­наһтан кайту ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­се» китабында.
 
Яланаяк
Төшеңдә үзеңне яланаяк дип күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Ялангач
Төшеңдә үзеңне ялангач итеп күрсәң, әгәр динле һәм иманлы булсаң, кайгыдан котылырсың, файда булыр, ди­елә «Төхфәтел-мөлек»тә. Әгәр дә бозык-денсез икәнсең, халык эчендә рисвай булмас өчен тәүбә кылырга кирәк.
 
Ялгызлык
Төшеңдә үзеңне ялгызлыкта, яисә үзеңне ялгызың бер җирдә күрсәң, сагышлы һәм оятлы булырсың, ди Мөхет­дин бине Гарәби. Әгәр дә ялгыз булган урыныңнан чык­саң, бәлаләрдән имин булырсың.
 
Ялгышу
Төшеңдә юл ялгышканыңны күрсәң, сагышта һәм оят­та булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә ялгыш­кан юлыңнан кире кайтып, дөрес юлны тапсаң, бәлаләрдән имин булырсың.
Төшеңдә ялгышлык күрсәң, ялгышу күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, бер галим хатын­дыр, файда бирер.
Төшендә кем дә кем ялынса, яисә үзен ялынучы итеп күрсә, ярамас сүзне йөзенә бәреп әйтүгә булыр, әмма хәерле сүзләрне сөйләрләр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Яктылык
Төшеңдә һава йөзендә еракта яктылык-ялтырау күрсәң, өнеңдә олы мәртәбәгә ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мө- лек»тә.
Төшеңдә караңгылыктан яктылыкка чыксаң, кайгыдан котылырсың һәм дәрәҗәле кешеләргә якын булырсың, якыннарыңнан файда күрерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә яктылык күрсәң, динең куәтләнер, барча эшләрең өстенгә чыгар.
Төштә яктылык күрү — мөселманлык, тугрылык, дөрес юл булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Караңгылыктан яктылыкка чыгуны азгынлыктан, бәла- кайгыдан котылу буларак кына түгел, бурычларыңнан да азат ителенүгә юрарлар.
 
Якут
Төшеңдә тишекле якут күрсәң, хатын-кыз һәм халык булыр, шулай ук хәләл мал, әдәп-дин ирешүгә булыр.
Әгәр тишексез якут икән, бу төшне күрүченең улы туар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә ялтыраган якут күрсәң, өйләнерсең һәм баер­сың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә якут күрү — шатлык һәм уен-көлкедер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Ялан җир
Әгәр дә төшеңдә ялан җир күрсәң, бәхетсезлектән ко­тылырсың.
Төшеңдә үзеңнең ялан җирдә ант иткәнеңне күрсәң, эшләреңдә хыянәт итәрсең.
 
 Ялгыз кеше
Төшеңдә ялгыз кешене, өйләнмәгән, яисә кияүдә бул­маган бер-бер кешене күрсәң, хатын алуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әлеге темага башка язмалар