Яшелчә бакчасында чәчү әйләнеше

Бакчада чәчү әйләнешен кертү һәм аны саклау мәсьә­ләсенә бакчачылар, яшелчә үстерүчеләр арасында төрле караш яши. Дөресен әйткәндә, чәчү әйләнешен саклаган бакчачылар күп түгелдер. Бер үк культураны күп еллар бер урында үстергән бакчачылар да аз түгел. Мәсәлән, суганны бер таныш бакчачы һәр елны бер урында үсте­рә. Сәбәбе: баштагы елларда суган нәкъ шушы урында бик әйбәт уңыш биргән икән. Ә хәзер нигә бирми? Тамы­ры череп кибә икән. «Бер урында күп тапкыр үстергәнгә шулай ул, — мин әйтәм. — Суган чебене гаепле. Бер урын­да үстергәч, авырулар гына түгел, шул культураны гына зарарлый торган корткыч бөҗәкләр дә күпләп үрчи».
Үзеннән-үзе аңлашыла: яшелчә үстерә торган бакча­ларда махсус яшелчә чәчү әйләнешен кертергә кирәк. Моның өчен иң элек гаиләне төрле-төрле яшелчәләр бе­лән тәэмин итү өчен нинди төр яшелчәне күпме җитеш­терергә кирәклеген исәпләргә һәм һәр төр яшелчәгә күп­ме җир таләп ителүен ачыкларга кирәк. Шуннан чыгып, уртача һәр кишәрлекнең зурлыгын билгеләргә мөмкин. Чәчү мәйданнарының структурасына карап, дүрт, алты, сигез кишәрлекле (басулы) чәчү әйләнешләре кертергә була. Культураларның чиратлашуын билгеләгәндә, туф­рак эшкәртү, ашлау, авыруларга һәм корткычларга кар­шы көрәш чаралары системасы исәпкә алынырга тиеш. Монда бигрәк тә нәрсәләргә игътибар ителергә, ягъни исәпкә алынырга тиеш соң?
  • Беренчедән, әйтик, кила (оры) авыруын булдырмас өчен, кәбестәне һәм әвернә чәчәклеләр семьялыгына керә торган башка төр яшелчәләрне бу ел үстерелгән урынга 4 елдан да иртәрәк кайтармаска, ягъни утыртмаска ки­рәк;
  • икенчедән, бакча җиләгендә ончыл чык, соры черек авыруларының таралуын киметү өчен, аны бер урында 4 елдан да артык үстермәскә һәм кабат бу урынга 3-4 ел­дан соң гына кайтарырга мөмкин;
  • өченчедән, суганнан соң суган яисә сарымсак, поми­дордан соң помидор, шулай ук помидордан соң бәрәңге, бәрәңгедән соң помидор утыртырга ярамый, чөнки алар бер үк төр авыру белән авыручылар;
  • кишерне, кыярны һ.б. күп кенә яшелчәләрне бер үк кишәрлектә (урында) 3 елдан соң гына үстерергә мөм­кин, чөнки йогышлану башлангычлары (мәсәлән, кишер­дәге ак черек авыруы башлангычы) туфракта 3 ел сакла­на һ.б.;
  • кыяр, иртә өлгерешле бәрәңге, кәбестә үстерелгән ки­шәрлекләр кишер, чөгендер, петрушка һәм суган үстерү өчен яхшы элгәрләр булып торалар. Чөнки әлеге культу­ралар астына органик ашламалар кертелә, алар вакытын­да — иртә срокларда җыеп алына, көзен җир яхшылап эшкәртеп калдырыла;
  • суган, сарымсак (иртә өлгерү сәбәпле) бакча җиләге утырту өчен әйбәт элгәрләр булып исәпләнә, бигрәк тә бакча җиләген җәен — июль ахыры — август башларында утыртканда бу бик уңай.
Ничә кишәрлекле (басулы) чәчү әйләнеше кулланыр­га мөмкин соң? Даими сугарыла торган яшелчә бакчала­рында биш кишәрлекле чәчү әйләнеше кулланырга мөм­кин:
  1. Кәбестә;
  2. Помидор, кояш җиләге (санберри), баклажан, бәрәң­ге;
  3. Кыяр, кабак, ташкабак (кабачки), патиссон;
  4. Суган, сарымсак, тәмләткеч яшел культуралар (са­лат, шпинат, сельдерей, укроп);
  5. Ашамлык тамыразыклар (кишер, әче торма, чөген­дер, шалкан).
Әгәр дә яшелчә культуралары үстерелә торган чәчү әйләнешенә бакча җиләген дә кертсәгез, шулай ук биш кишәрлекле чәчү әйләнеше формалаштырырга мөмкин:
  1. Кәбестә, бакча җиләге (беренче ел);
  2. Помидор, бәрәңге, бакча җиләге (икенче ел);
  3. Кыяр, кабак, ташкабак, бакча җиләге (өченче ел);
  4. Суган, сарымсак, тәмләткеч яшел культуралар, бак­ча җиләге (дүртенче ел);
  5. Бакча җиләге (яңа плантация утыртыла), ашамлык тамыразыклар (кишер, әче торма, чөгендер).
Шәһәр янындагы бакчачылык ширкәтләрендәге яшел­чә бакчаларына (бигрәк тә кәбестәнең күп төрләрен үс­тергәндә) культураларның чиратлашуы түбәндәгечә бул­ган чәчү әйләнешен тәкъдим итәргә мөмкин:
  1. Кәбестә, бакча җиләге (беренче ел файдаланудагы);
  2. Помидор, иртә өлгерә торган бәрәңге, бакча җиләге (икенче ел файдаланудагы);
  3. Кәбестә, бакча җиләге (өченче ел файдаланудагы);
  4. Кыяр, ташкабак, патиссон, бакча җиләге (дүртенче ел файдаланудагы);
  5. Суган, сарымсак (суган, сарымсакны җыеп алгач, бакча җиләге утыртыла), ашамлык тамыразыклар.
Бакча җиләген яшелчә чәчү әйләнешеннән тыш баш­ка урыннарда үстергәндә, ягъни аны яшелчә чәчү әйлә­нешенә кертмәгәндә, махсус яшелчә культуралары өчен генә түбәндәге чәчү әйләнешен (чәчү мәйданының струк­турасына карап) кулланырга мөмкин:
  1. Иртә һәм уртача срокта өлгерешле кәбестә;
  2. Кыяр, баклажан, ташкабак, патиссон;
  3. Помидор, суган;
  4. Соң өлгерешле кәбестә, тәмләткечләр һәм яшел куль­туралар;
  5. Тамыразыклар (кишер, әче торма, чөгендер, шал­кан).
Ревень (рәваҗ), кузгалак, керән һ.б. бер урында озак кына вакыт үстерелә торган культуралар аерым чыга­рылма кишәрлектә үстерелә. Бакча җиләге дә аерым мах­сус чәчү әйләнешендә үстерелергә мөмкин. Бу очракта җиде кишәрлекле чәчү әйләнеше куллану уңайлы:
  1. Бакча җиләге (беренче ел файдалануда);
  2. Бакча җиләге (икенче ел файдалануда);
  3. Бакча җиләге (өченче ел файдалануда);
  4. Бакча җиләге (дүртенче ел файдалануда);
  5. Тамыразыклар;
  6. Кыяр, ташкабак, помидор;
  7. Суган, сарымсак, укроп (бу культураларны җыеп алгач, ул урынга бакча җиләге мыекчалары утыртыла).
Билгеле, яшелчә чәчү әйләнешләренең күптөрле вари­антлары булырга мөмкин. Нинди чәчү әйләнешен кул ла- ну мәсьәләсе нинди культуралар үстерелүгә, чәчү мәйда­ны структурасына һәм әйбәт элгәрләрнең җитәрлек бу­луына карап хәл ителә.
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ

Әлеге темага башка язмалар