Яхшылык явызлыкны җиңә

Аллаһ Раббебез Коръәндә, 41 нче «Фуссыйләт» сүрәсенең, 34- 36 нчы аятьләрендә:

«Яхшылык илә явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа начарлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның, юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабыр мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олуг бәхетле кешегә генә бирелер. Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһка сыен, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннэн саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Ул — Аллаһ — ишетүче вә белүчедер».

Нинди гүзәл, мәгънәле сүзләр! Ихласлык белән әхлакка чакыру! «Ислам дине явызлыкка өнди», — дип сафсата сатучыларның күңелне ихластан куандырырлык бу аятьләрне укыганнары бармы икән? Юктыр. Укыган булсалар, Исламга яла ягудан туктарлар иде. Коръәни Кәримдәге; «Явызлыкка яхшылык белән җавап бир», — дигән сүз еш кына гаҗәпләнү уята һәм күп очракта дөрес аңлатылмый.

Нәрсә соң явызлык? Кем соң ул — явыз кеше? Җир йөзендә үзен явыз дип санаучы берәр кеше бармы икән? Мөгаен, юктыр. Алай булгач, явызлык та юкмы әллә? Барыбыз да әйбәт булгач, явызлык кайдан килеп чыга? Берәүнең дә явызлыкны җене сөйми. Шулай булгач, ул ничек тормышыбызга килеп керә?’
Явызлык ул — ут кебек. Утның көче бар нәрсәне юкка чыгаруга яндыруга корылган. Явызлык та, ут шикелле үк, куркыныч һәм дәһшәтле. Шулай булса да утның да, явызлыкның да йомшак яклары бар. Әгәр учакка яну өчен нәрсә дә булса өстәп тормасак, ул үзеннән-үзе бетә, юкка чыга. Шуның кебек үк, явызлыкны да әледән-әле котыртып, куәтләп тормасаң, үзеннән-үзе бетә.
Шуның өчен дә Аллаһ Раббебез явызлыкка яхшылык белән каршы торырга кушкан. Чөнки явызлык ул явызлыктан көч ала, куәтләнә. Яхшылык белән аңа каршы торып, без аның тамырын корытабыз, нигезенә кадәр янып бетәргә мәҗбүр итәбез.

Явызлыкның үзенчәлеге — ачу килүдә, комсызлыкта, кирелектә, сатлык булуда, монафикълыкта күренә. Әмма аың нигезе, тамыры «мин-минлек»кә барып тоташа. Менә ни өчен!
Пәйгамбәребез (с.гв.): «Күңелеңдә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булган кеше Җәннәткә кермәс», — дигән. Тәкәбберлек, үзеңне генә ярату, өстен кую — менә явызлыкның чыганаклары

Әмма күп очракта тормышыбыздагы авырлыклар, кыен хәлләр башкаларның кылган эшләре аркасында түгел, безнең тирә-юнебездәгеләрне дөрес аңлый алмавыбыз нәтиҗәсендә килеп чыга. Әгәр башкаларны аңларга тырышсак, без «Явызлыкка — явызлык» дигәннең гаять дәрәҗәдә хата булуына инанырбыз. Өйрәткәннәрен үзебез яратмасак та, без кешеләрне өйрәтергә бик маһир. «Алай эшләмә, менә болайрак эшлә», дип, без яхшылык эшләгән булып, кешеләрнең ачуын чыгарабыз. Һәрвакыт үзе өйрәнергә омтылган кеше чын остаз була. Күбрәк укыган, өйрәнгән саен кеше үзенең никадәр надан булуын, күп нәрсәгә төшенергә кирәклекне аңлый. Өйрәнү өчен гомеренең дә җитмәячәген чамалый һәм инде андый кеше башкаларның нәрсәнедер белмәве үзенең белемсезлеге янында бик кечкенә булып күренә.

Тормыш ул бик сак эш итүне сорый. Фикерләреңне, сүзләреңне, хәрәкәтләреңне контрольдә ныклы игътибарда тоту бик әһәмиятле. Шул вакытта гына без күп бәлаләрдән азат булырбыз. Яланаяк барганда чәнечкегә бассак, авырттырган өчен аны
гаепләргә сәбәп юк, «Мине таптыйлар», — дип, бәлки, чәнечке дә безгә үпкәлидер. Һәркайсыбыз башкаларны тикшерергә, гаеп итәргә, хөкем чыгарырга яратабыз. Әмма еш кына онытабыз: башкалардагы усаллык та нәкъ безнеке кадәрдер, артык та түгел, ким дә түгел. Әгәр бу явызлыкка каршы көрәшәбез, дибез икән, үзебезгә каршы көрәшү генә дөрес. Башкаларның явызлыгын күреп, яисә эшләрен явызлык дип уйлап, аларга каршы көрәш ачу — утка утын өстәп тору белән бер. Сиңа ямьсез сүз әйткәннәр икән, димәк, моңа сәбәп чыгаргансың. Шулчак без дә тагын да ямьсезрәк сүз әйтсәк? Нәрсәгә ирешәбез? Андый вакытта хөрмәтле, күркәм сүз белән җавап кайтарыйк, моңа хәлебез җитми икән, дәшми калыйк. Тынычлыкка ирешербез, менә бу инде явызлыкны җиңү була. Без эчебездәге явызлыкка тышка чыгарга ирек бирмәдек. Димәк, явызлыкка яхшылык белән җавап бирү — ул үз эчеңдәге явызлыкны җиңү. Ә ул — иң бөек җиңү. Шуны эшли алмыйбыз икән, чыгырдан чыгып, бәйдән ычкынып, үзебезнең дөреслекне, әйбәтлекне исбатлау өчен нәтиҗәсезгә вакыт әрәм итәбез икән, үзебез дә явыз дип санаган кешедән аерылмыйбыз.

Бар кыенлыгыбыз шунда: башкаларның безне аңлауларын, хөрмәт итүләрен телибез. Үзебез башкаларны аңларга, яратырга, ихтирам итәргә тиеш, дип уйламыйбыз. Без күпме генә тырышсак та, тәрбияләсәк тә, янына ятып чәчләребезне йолкысак та балан агачы виноград бирмәс. Без аның балан булуы белән килешергә, файдалы якларын өйрәнеп, куллана белергә кирәк. Тормыш бай бит. Ямьсез гадәтләр, яман холыклар булган кебек, уңай күренешләр, уңай холыклар да җитәрлек. Безгә аларны күрә, бәяли белергә генә кирәк. Без еш кына тирә-юнебездәгеләргә күбрәк таләп куябыз. Алар безне аңларга, яратырга, хөрмәт итәргә, хаталарыбызны гафу итәргә тиеш.
Шул эшләрне эшләмәсәләр, безнең өчен явыз булып хисапланалар һәм без аларга каршы көрәш ачабыз. Ә үзебездә башкаларга карата андый уңай сыйфатлар бармы соң? Юк икән, әйдәгез, булдырыйк. Балан агачында виноград үсмәсә дә, без аны балан булганы өчен яратыйк. Әгәр бар агач бер төрле, яки бар чәчәк бер төсле булса, матурлык күренер идеме? Гәрчә, ул без яраткан чәчәк булса да. Нота да 7 төрле, һәм төрле-төрле тавышка ия. Әгәр барысы да бертөрле булса, көй чыкмас иде.
Күңелгә ятышлы көй, яки симфония булсын өчен, колакларыбызны сөендерсен өчен, аларны кемдер бер тәртипкә салырга һәм бер дирижерның һәр хәрәкәтен карышмыйча үтәргә кирәк. Дөнья да гүзәл, кешеләр дә гүзәл һәм менә шул гүзәллек камиллеккә
ирешсен, берберебезгә комачаулык тудырмыйча, килешеп яшик, дисәк, олуг яралтучы Аллаһ кануннарына буйсынып. Аның хокемнәреннән чыкмыйча яшәү кирәк. Иң зур оркестрда да, әгәр уйнаучыларның берсе генә булса да: «Мин үземчә уйныйм
әле, мин бу инструментта дөньяда иң яхшы уйнаучы», — дип фикерләп уйный башласа, гармония бозыла. Дөньяда явызлыклар, безгә ошамаган эшләр бар икән, ул яралтылганнар кимчелекле, дигән сүз түгел, ә киресенчә, яралтучының безгә кушканнарын үтәп яшәмибез, дигән сүз һәм еш кына тормышыбызда, гаиләбездә, эшебездә уңышсызлыклар килеп чыга.

Кайвакыт кемнеңдер озак уйлавы, әкрен хәрәкәт итүе бездә ачу уята, безне чыгырдан чыгара. Ә бит бездән әкрен кеше бар икән, димәк, иң әкрене без булыр идек. Бездән ахмак кеше булмаса, иң ахмагы без булыр идек. Андый кешеләрне күрсәк, ачуыбыз чыкмасын, шөкранә кылыйк. Тормышта кем күбрәк егыла: чабып баручымы, әллә салмак йөгерүчесе? Чабып баручы күбрәк егыла, билгеле. Шулай икән, салмак кеше сирәгрәк саташа, азрак ялгыша булып чыга бит. Ә нишләп, алайса, салмакларга безнең ачу чыга? Шуның кебек, һәр эшнең хәерле яклары бар. Без аның хәерле ягын күрә, бәяли белергә, начар ягыннан гыйбрәт алып яшәргә тиеш. Бер бик күркәм холык иясеннән: «Бу кадәр гүзәл холыкны кемнәрдән өйрәндең?» — дип сораганнар. «Начар, ямьсез холыклы кешеләрдән. Берәүдә кешеләргә. яки миңа ошамаган сыйфатны күрсәм, ул сыйфат миндә булса, аны бетерергә тырыштым», дигән. Менә бу — дөрес яшәү рәвеше, менә бу — явызлыкка яхшылык белән җавап бирү.

Аллаһ пакь — пакьлекне сөя, Аллаһ гүзәл — гүзәллекне сөя, Аллаһ мәрхәмәтле — мәрхәмәт кылучыларны сөя, Аллаһ гафу итүче — гафу үтенүчеләрне сөя һ.б. Һәркайсыбыз Аллаһ кушканнарны үтәсәк, бу сыйфатларыбыз куәт алачак. Үзебезгә
дә, безнең тирәбездәгеләргә дә яшәү җайлы, матуррак булачак. Аллаһка гыйбадәт кылып яшәү — үзеңнең иң явыз дошманың — нәфесеңне, хайвани теләкләреңне җиңеп, фәрештәләрдән өстен күтәрелү, дигән сүз.

Кычкырышабыз, талашабыз, үпкәләшәбез, судлашабыз, сугышабыз, барыбыз да үзен явызлыкны җиңү юлында дип уйлый. Карыйсың, гомер дә үтеп киткән, ни үзең, ни башкалар бер минут та тынгы тапмаган, ә нәрсәгә ирешелгән? Ә явызлыкка каршы көрәшү ул — Аллаһның күркәм, гадел, мәңге үзгәрми һәм мәңгелек сәгадәткә илтә торган кануннарына буйсынып яшәү икәнен фикерләргә күбебезнең гомере дә җитми. Көрәштек, тәнкыйтьләдек, берәүгә дә тыныч яшәргә ирек бирмәдек, ахыры ни булды, явызлык кимедеме? Юк бит, киресенчә, ачу-нәфрәт утлары, орлыклары чәчтек.

Беребез дэ мәңгегә килмәгән. Кыска гына, бер мизгел генә гомеребезне Аллаһка мәхәббәт белән, бер-беребезгә мәрхәмәт һәм итагать белән яшәүләребезне Хак Тәгалә насыйп итсә иде.
Менә бу инде явызлыкның кимүенә, җиңелүенә иң зур сәбәп, аның җәелүенә иң зур киртә булыр иде. Нәфесебезне, хайвани һәм шайтани сыйфатларыбызны җиңеп, алардан өстен чыга алсак, олы җиһадта җиңүчеләрдән һәм туры юлдан Аллаһның
Җәннәтләренә баручылардан булыр идек. Ий, Раббем, Син мәрхәмәтле һәм Кодрәт иясе, без зәгыйфь бәндәләреңә сабыр булырга һәм мөстәкыймнәр юлында, хак юлда булып яшәүләребезне, мәңгелек сәгадәт йорты булган Җәннәтләреңә ирешүебезне насыйп кыл.

«Әгәр яхшылыклар кылсагыз, үзегез өчен яхшылык кылган буласыз, вэ әгәр явызлыклар кылсагыз, янә узегез өчен явызлык кылган буласыз» (Коръәни Кәрим. 17 нче «Бәни Исраил» сүрәсе, 7 нче аять).

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Әлеге темага башка язмалар