Язгы киңәшләр

Язын һава торышының гел үзгәреп торуы бит тиресенә тискәре йогынты ясый. Ул сула яки ко­рып, кубалаклана башлый, сипкелләр барлыкка килә. Мондый хәл күзәтелмәсен өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
Юкә чәчәгеннән тоник. 1 аш кашыгы юкә чәчәген 150 мл кайнар суга салалар. 10-15 минут төнәтәләр. Сөзгәч, 1 тамчы бал өстиләр. Суынгач, төнәтмәдә чылатылган мамык белән битне сөртәләр. Әлеге тоник тирене туендыра, аның тонусын күтәрә.
Коры һәм сизгер тире өчен. 1 стакан ногыт борчагын суга салып берничә сәгать тоталар. Аннары аз гына суда йомшар­ганчы пешерәләр. Иләк аша чыгаргач, барлыкка килгән кат­нашмага 1 лимон согы һәм 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып бол­гаталар. Шуны, биткә сөртеп, 15-20 минут тоткач, җылы су белән юып төшерәләр.
Ялкынсынган тире өчен. 2 аш кашыгы җитен орлыгын 2 стакан суга салып изелгәнче пешерәләр. Барлыкка килгән катнашманы җылы килеш биткә сөртәләр. 20-30 минут тоткач, җылы су белән юалар.
Агартучы скраб. 2/3 аш ка­шыгы геркулеска 1 аш кашыгы зәйтүн мае һәм 5 тамчы лимон согы салып болгаталар. Кат­нашманы массаж ясый-ясый биткә сөртәләр. Ахырдан җылы су белән юып төшерәләр.
Тирене сафландыручы чара.
Киң авызлы савытка салкын минераль су салып, бит белән шунда капланып 10-15 секунд торалар. Бу вакыт эчендә ми­нераль судан чыккан газлы куыкчыклар тиренең тонусын күтәрә.
Бетчәле тире өчен. 1 төймә аспиринны изәләр һәм бераз гына су кушып болгаталар. Барлыкка килгән катнашманы проблемалы урынга сөртеп 10 минут тоталар. Аспирин составындагы ацетисали- цил кислотасы ялкынсынуны бетерә, бетчәнең кибеп төшү процессын тизләтә.
Муен һәм түш өчен. Муен белән түш тиресе аерым тәрбиягә мохтаҗ. Гәүдәнең бу өлешләрен көн саен чистар­тып, дымландырып торырга кирәк. Аның өчен махсус тоник кулланырга мөмкин. Өй шарт­ларында бу максаттан үлән төнәтмәләре файдаланырга ярый.
1әр аш кашыгы ромашка, яшел чәй һәм бөтнекне 1 ста­кан суга салып төнәтәләр һәм сөзәләр. Барлыкка килгән сыеклыкта чылатылган мамык белән муен һәм күкрәк тиресен сөртәләр. Әлеге төнәтмәне катырып, боз итеп файдала­нырга да була. Тирене 100 мл суга 1 аш кашыгы лимон согы салып катырылган боз белән ышку да нәтиҗәле чара. (“Ашыгыч ярдәм” газетасы 2010/3)

Әлеге темага башка язмалар