«Яз галәмәтләре» Габдулла ТУКАЙ

Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.
Ката, чана табаннары ял итәләр,
Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр.
Трантаслар, велосипед, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.
Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
һәр агачта сандугачлар сайрар имди.
Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин бака-бака:
«Бака-кака, бака-кака», — диер имди.
Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша,
Берсен-берсе аңлашмыйча такылдаша;
Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша:
Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.
Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраләрдә йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.
Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И Ходаем, фазлың берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!

Әлеге темага башка язмалар