«Ю» хәрефенә башланган төшләр

Юа (үсемлек)
Төштә юа (дикий лук) күрсәң, гайбәт сүз һәм начар кешеләр белән булуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә юа үләнен күрү — авыругадыр, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Ювелир
Төшеңдә ювелирны күрсәң, хәер-бәрәкәт ирешер һәм дошманыңа очрарсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә көләч йөзле ювелирны күрсәң, яхшыга булыр.
 
Югыч
Төштә югыч күрсәң, шунда күлмәгеңне юсаң, чайкасаң, гамьнән котылырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Юеш җир
Төшеңдә юеш җир күрү — мал буларак тәгъбир кылы- ныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Юл
Төшеңдә тау араларындагы юлны күрсәң, газап булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төшеңдә юл буйлап туры йөрүеңне күрсәң, дөрес-хак юлда булырсың.
Төштә юл югалту, яисә юл эзләү — бер эштә хәйран булудыр.
Төшеңдә яшерен юлда йөрсәң, алдау һәм бозыклыктыр.
Төштә юл уңаенда урамнар күрү — мәзһәб-юнәлеш һәм гамәлләрең буларак юралыныр.
 
Юләрләнү
Төшеңдә юләрләнсәң, өнеңдә гашыйк булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Юрган
Төштәге юрганнар — хезмәтчеләреңдер, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Юу
Төштә чәч юу, яисә чәчне юганны күрү — динеңнең көч алуы һәм шәригатеңнең җиренә җиткерелүе ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә киемеңне юсаң, гамьнән-кайгыдан котылыр­сың.
 
Юынтык су
Төштә юынтык суны чыгарып түгү — ялган һәм көенү булыр, әмма бурычыңны үтәп, кайгыдан котылуга да юра­лыныр, диелә «Төхфәгел-мөлек»тә.
Төштәге юынтык су — кайгы һәм гамьдер.
 
Юыну
Төшеңдә су белән юынсаң, гамьнән котыласың, һәр ни теләгеңдә бар, шуларга ирешәсең, ди Мөхетдин бине Г арәби.
Төшеңдә суда чайкансаң, эсседән су кереп суынсаң, барча кайгылардан котылырсың.
Төшеңдә колагыңны юсаң, яхшы хәбәр ишетерсең.
Төштә кулларыңны кан белән юсаң, өметеңә ирешерсең.
Әгәр бармак араларыңны кан белән юсаң, улларың- балаларың һәм карендәшләрең белән каршылыкка оч­рарсың.

Әлеге темага башка язмалар