Юныс галәйһиссәлам

Юныс галәйһиссәлам пәйгамбәр итеп җибәрелгән кавем Гыйрак җирендәге Мусал янындагы Найнава шәһәрендә яши торган иде. Ул кавем дә башка кавемнәр кебек үк агачтан вә таштан потлар ясап табына торган булдылар. Чөнки алар: «Безгә бу потлар ярдәм итә, авырсак шифа бирә», — дип уйлыйлар иде.

Белгәнегезчә, балалар, бу һәммәсе дә шәйтан вәсвәсәсе генә, һәм без беләбез ки, ризыкны да, шифа­ны да Бер Аллаһ кына бирә вә Ул гына һәрнәрсәгә кадир, ни теләсә шул була.

Менә шул кавем, нәниләр, Аллаһтан ераклашып үзләре ясаган курчакларга, һәйкәлләргә табына баш­лаулары белән бик куркыныч адашуга, наданлыкка чумдылар.

Аллаһның Адәм баласына булган чиксез рәхмәтеннән, Ул аларга туры юлны күрсәтүче итеп Юныс галәйһиссәламне пәйгамбәр итеп җибәрде.

Юныс галәйһиссәлам кавеменә туры-хак юлны аңлатып, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакы­ра башлады. Апарның ясаган потлары зыян да, фай­да да китерә аламганлыгын һәм эшләгән гамәлләре Җәһәннәмгә керүгә сәбәп икәнлеген аңлатты. Әмма аның кавеме бу үгет-нәсыйхәтләргә колак салмады. Шулай ук Юныс галәйһиссәлам аларга әүвәлге — Нух, һуд, Салих кавемнәренең ничек һәлак булганна­рын исләренә төшереп, аларны шул хәлгә төшүләре белән кисәтте.

Юныс галәйһиссәлам кавеменә ничек кенә аңлатырга тырышмасын, алар аны кире генә какты­лар. Шәйтан шул тиклем аларны адаштырды ки, хәтта Юныс галәйһиссәлам аларга: «Әгәр дә сез иманга килмәсәгез, Аллаһ сезгә каты газап җибәрер», —дип кисәткәч, алар аңа: «Без сиңа ышанмыйбыз һәм ата- бабаларыбыз гыйбадәт кылган әйберләрне ташла­мыйбыз, әгәр син безгә газап килә дип куркытасың икән, әйдә җибәр ул газапны, газапла безне!», — дип, көфер сүзләре белән җавап бирделәр.

Юныс галәйһиссәлам аларга төрле юллар белән аңлатырга тырышты. Әмма ул кавем ата-бабаларының гыйбадәтен ташлауга караганда, Аллаһ тәгалә­нең газабы безгә җиңелерәк дип уйладылар.

Кавеменең иман китермәгәннәренә Юныс галәйһиссәлам бик тә кайгырды һәм ул минем дәгъватем беткәндер инде дип уйлап, Раббысының әмереннән тыш, икенче җиргә дәгъват кылырга дип, Найнавадан чыгып китте.

Шәһәрдән чыгып күпмедер узгач, Аллаһ тәгалә Найнава халкына газап җибәрде. Шул вакытта алар Юныс галәйһиссәламнең сүзләре дөрес икәнлегенә ышанып, Аллаһ тәгаләдән ярлыкау сорый башла­дылар. Аллаһ тәгаләдән газапны туктатуын сорап дога кылсын дип, Юныс галәйһиссәламне күпме генә эзләсәләр дә, таба алмадылар. Күпмедер вакыттан соң Аллаһ тәгалә аларга җибәргән газапны туктатты һәм алар, Юныс галәйһиссәлам кайтып аларга дин­не, туры юлны аңлатыр дигән өметтә калдылар

Ләкин, Юныс галәйһиссәлам шәһәрдән чыгып бай­так кына узгач, диңгез буена җитеп көймәгә утырып китте. Көймә диңгез уртасына җиткәч көчле дулкын­нар күтәрелеп көймәне чайкый башлады. Кешеләр, әгәр дә көймәнең авырлыгын җиңеләйтмәсәк, ягъни көймәдән кемнедер суга ташламасак, барыбыз да ба­тып үләчәкбез дип, шобага салдылар. Суга ташларга тиешле булып Юныс галәйһиссәлам чыкты. Кешеләр аның һәрдаим зикердә булып Аллаһ тәгаләне зур­лаучы бәндә икәнен күргәннәр иде инде, шуңа да Юнысны суга ату ярамас дип, икенче тапкыр шоба­га салдылар. Әмма икенчесендә дә, өченчесендә дә аңарга чыкты, һәм ничек кенә кылсалар да, аны суга ташламыйча чаралары калмады.

Шулай итеп, балалар, Юныс галәйһиссәламне диңгез уртасында суга аттылар. Тирә-якта һичкем, һичнинди ярдәмче юк иде аңа.

Шунда, нәниләр, галәмнәр Раббысының кодрәте чагылды. Аллаһ тәгалә зур балык җибәреп, ул балык Юныс галәйһиссәламне йотты. Балыкның карыны киң булып, Юныс галәйһиссәлам анда Раббысын зур­лап сәҗдәләр-шөкераналар кылды. Кавеменә киләсе газапны искә алып һәм аларны тагын да иманга чакырырга кирәклеген уйлап, Аплаһтан аны кире кайта­руын сорады.

Газизләрем! Беләбез ки, Аллаһ тәгалә догаларны кабул итүче. Юныс галәйһиссәламнең дә догасын Аллаһ тәгалә кабул кылды һәм балык карыныннан аны диңгез буена чыгарды. Аңа ял итәргә вә дәвала­нырга дип яр буенда киң яфраклы агачны булдырт­ты.

Күпмедер вакыт узганнан соң, Юныс галәйһиссә­лам кавеме янына юнәлде. Кавеме аны шатланып каршы алды вә алар үзләренең Аллаһ тәгаләгә иман китергәннәрен хәбәр иттеләр. Бу хәбәрне ишеткәч, Юныс галәйһиссәлам әйтеп бетергесез нык сөенде.

Инде кадерле балалар, Юныс галәйһиссәлам ха­кында Коръәндә ни әйтелгәнлеген тыңлап карыйк (мәгънәсе): «Юныс галәйһиссәлам кавеменнән башка һичбер кавемнең дә, газапны күргәч кенә китергән иманнары файда бирмәде. Чөнки Юныс кавеме иман китергәч, алардан дөнья газабын бе­тердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык». (Юныс: 98)

Мәгънәсе: «Юнысны да хәтерләгез, ачуланып кавеменнән аерылып китте, ул кавемен ташлап киткән өчен Безнең аңа хөкем булмас дип уйлады. Ул караңгыда яки балык эчендә дога кылып әйт­те: «Йә Аллаһ, Синнән башка һич иләһ юк, мәгәр Син генә, Сине һәр кимчелектән пакь дип беләмен, хакыйкатьтә, мин үземә золым итүчеләрдән бул­дым». Аның догасын кабул иттек вә анны кайгы­сыннан коткардык, әнә шулай мөэминнәрне кот­карабыз». (Пәйгамбәрләр: 87 — 88)

Мәгънәсе: «Вә хакыйкатьтә, Юныс та Безнең җибәргән пәйгамбәрләребездән. Ул иман китер­мәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде. Көймә авырлыктан батыр дип, шуңа кемне дә булса суга ташлап көймәне җиңеләйтергә кирәк дип, шобага салдылар. Шо­бага Юныска чыгып, аны диңгезгә ташладылар. Аны дәрхәл бер зур балык йотты вә ул үзен-үзе шелтәләде. Әгәр Юныс күп гыйбадәт, тәсбих кы­лучылардан булмаган булса һәм: «һич иләһ юк­тыр, мәгәр Син генә, йә Раббым, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, үземә золым итүчеләрдән булдым», —дип әйтмә- сә иде. Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде. Без аны, берникадәр вакыт балык ка­рынында торганнан соң, сырхау булганы хәлдә, коры вә һичнәрсә үсми торган җиргә чыгарып таш­ладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Юнысны су читенә чыгарып куйды. Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күлә­гә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебекләр килмәделәр, (аның тәне җәрәхәтләнгән иде). Ул шул урында берничә көн торып, Аллаһ- ның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде. Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәрдек, һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек». (Саффәт: 139

Мәгънәсе: «Чыда Раббыңның хөкеменә һәм кәферләрнең каршылык күрсәтүләренә, балык юлдашы Юныс кебек булма. Ул Юныс балык эчен­дә тарлыкта Раббысына мөрәҗәгать итте, ялвар­ды эченә кайгы тулган хәлдә. Әгәр, ул Юныска балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып агачсыз вә үләнсез булган кызу сахрага хур ителеп ташланыр иде. Ул Юнысны Раббысы ихты­яр кылды, яңадан вәхи иңдереп пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды».(Каләм:48 — 50)

Юныс галәйһиссәлам хакындагы кыйссабыз менә шушылай тәмам инде, нәниләрем. Бу кыйссадан ал­ган файдалар белән Аллаһ тәгалә безгә изге гамәлләр кылып, Аңа якынаерга насыйп итсен. Әмин!

Киләсе пәйгамбәр тормышында очрашканга кадәр, матурларым, вәссәламү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәрәкәтүһ!

Әлеге темага башка язмалар