«Ш» хәрефенә башланган төшләр

Шайтан
Төшеңдә Шайтанны күрсәң, бер һәлакәтле адәм сиңа дошманлык эшләр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә Шайтанны күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе»ндә, Аллаһыга дошманлык ул, диндә һәм дөньяда күп вакытларда түрә булыр, яки министр- вәзир, яисә казый, яки гадил, яисә шарт иясе һ. б. булыр.
Бер кеше төшендә үзен Шайтан ялгыштыруын күрсә, акчадан риба (процент) җыяр, ул кешене гадавәт тотып, хатынын сүгәр һәм аерыр.
Төшеңдә Шайтанны—дошман тотканыңны күрсәң, нык­лы мөселман булырсың.
 
Шакал
Төшеңдә шакал күрсәң, төлке кебек үк тәгъбир кылы- ныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Шакмак (уен)
Төшеңдә шакмак (кубик) уенын күрсәң, мәкер, тавыш һәм гаугадыр, шулай ук дошманлык булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
 
Шалкан
Төшеңдә шалкан күрсәң, сагыш һәм кайгыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Шарик
Төшеңдәге шарик (кечкенә шар) — яхшы хатын ул. Әгәр дә мәһәргә, ягъни калымга шарик бирсәң, яхшы хәлдә хатын алырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Шахмат-шашка
Төшеңдә шашка-шахмат уйнау — бозыклык булыр, ди­елә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә шашка-шахмат уйнау — бозык эш эшләү булыр, уйнаганын онытса, дошманыннан җиңелер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә шашка-шахмат уенын күрсәң, тавыш-гауга, мәкер-дошманлык булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төшеңдә кемнеңдер шахмат уйнаганын күрсәң, дошма­ның булыр.
 
Шеш(ү)
Төшеңдә тәнеңне шешенгән дип күрсәң, малың артыр һәм морадың хасил булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә үзеңдә шеш күрү — малдыр, диелә «Тәгъбирна­мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Шикәр
Төшеңдә шикәр^ күрсәң, ил эчендә олуг булырсың, дан тотарсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә шикәр күрсәң, яки ашасаң, гыйлем һәм мәгърифәттә мәшһүр булырсың, гомерең озын, вакытың рәхәтлектә үтәр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр төшеңдә шикәр кантары, яисә шикәр баганасы күрсәң, бай булырсың.
Төштә шикәр һәм төкле-баллы, татлы нәрсәләр күрсәң, җан һәм нигъмәт, гыйлем һәм әдәп булыр, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә шикәр күрсәң, дустыңнан, яисә балаңнан ях­шы сүз ишетерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Ширбәт
Төшеңдә әгәр дә татлы ширбәт эчсәң, дин олылыгы һәм нигъмәт булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә һәртөрле ширбәт күрсәң, халыклар багышлап дога укыр, үзеңә шатлыклар килер, рәхәтлек ирешер, нигъмәтең артыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә ширбәт эчсәң, күрсәң, мал һәм шифа табар­сың, рәхәт күрерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә ачыган ширбәт эчсәң, бик тә начар булыр, һәлакәт килер.
 
Шифаханә
Төшеңдә шифаханә күрсәң, кулыңа күп мал керер, дип юрарга киңәш ителә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Шоңкар
Төшеңдә шоңкар (ау кошы) күрсәң, падишаһлардан яки олуг затлардан яхшылык ирешер, диелә «Йосыф пәйгам­бәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Шәех
Төшеңдә шәехләрне күрсәң, олуг затларны күргән бу­лырсың, Аллаһы тәгалә хаҗ кылуны насыйп итәр, дәүләт­кә ирештерер, мал һәм нигъмәт бирер,м бер балаң туып, шушы балаң үзеңне сөендерер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшендә бер кеше шәех күрсә, ул аның бабасы булыр, ягъни үз бабасын күрүе булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Шәл
Хатыннар төшләрендә шәл-яулык ише бөркәнчекләр күрсәләр, алар — ирләредер, ире булмаса — вәли, ягъни ага яки ир туганыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
(«Бөркәнчек» сүзенә бирелгән тәгъбирне карагыз.)
 
Шәм
Төшеңдә мәчеттә шәм яндырсаң, балаң салих-изге һәм имин булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр төшеңдә ялгыз үзеңне генә кулыңда янучы шәм тоткан хәлеңдә күрсәң, чибәр хатын алырсың. Гүзәл бер хатын шушындый төшне күрсә, күркәм иргә барыр. Өй­ләнгән кеше бу төшне күрсә, матур йөзле баласы туар. Иленнән читтә йөрүче бу төшне күрсә, йортына исән-имин кайтыр. Фәкыйрь кеше бу төшне күрсә, байлыкка ирешер, сәүдәгәр күрсә, файда табар.
Дәрәҗә иясе шушы төшне күрсә, мәртәбәсе артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә шәм яндырсаң, куркудан имин булырсың, ди­елә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә шәм янганын күрсәң, олылык, дәрә­җә, хөкемдарлык һәм дә тугры мал иясе булырсың.
Кулыңда яки йортыңда шәм яндырсаң, диелә «Төх- фәтел-мөлек» китабында, улың туар, ялгыз булсаң, өй­ләнерсең, читтә йөрсәң, өеңә кайтырсың.
Әгәр дә төшеңдә шәһәрдә, яисә бер-бер төбәктә шәм янганын күрсәң, ил башлыгының гадел булуына дәлилдер, динең куәт алыр.
 
Шәраб
Төшеңдә шәраб эчсәң, мал һәм шифа, рәхәтлек булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә ачыган, ачы шәраб эчсәң, бик начардыр, фәналык-һәлакәт булыр.
Төшеңдә шәраб сыксаң, яисә шәраб япсаң, шәраб яса­саң, бер дә яхшыга түгелдер.
 
Шәрәләнү
Әгәр дә төшеңдә үзеңне шәрәләнгән, киемсез калган дип күрсәң, итагать иясе оялчан кеше икәнсең, кайгыдан котылырсың, инде дә бозык адәмнәр санында булсаң, кай­гыга очрарсың һәм серең мәйданга чыгар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Шәһәр
Төшеңдә кала, яисә шәһәр күрсәң, гамь-сагыштан, кай­гылардан котылырсың, иминлек һәм тынычлык табарсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Шул ук китапның башка бүлегендә төштә шәһәр күрүне ил эчендә мәртәбәгә ирешү буларак та юрарга киңәш ителә.
Әгәр дә төшеңдә шәһәр күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, ышанычың тәмам дөрес булып, киләчәгең ях­шыдыр.
Төшеңдә шәһәр күрсәң, һәм анда сәүдәгәрләр булса­лар, шул сәүдәгәрләр ул шәһәр эчендә дулашсалар-дау- лашсалар, ул шәһәр халкыннан кулыңа мал керер.
Төшеңдә үзеңне бер-бер шәһәр эчендә күрсәң, динең көчле булып, барча теләкләреңә ирешерсең һәм дошманың буйсыныр.
Төштә шәһәр күрү сигез төрле юралыныр, ди Мөхет­дин бине Гарәби:
—     Яхшы гамәл буларак;
—     Яхшы балаң тууга;
—     Хәерле хатын алуга;
—     Хушлык белән рәхәт яшәүгә;
—     Олылык һәм мәртәбә табуга;
—     Шатлык һәм сөенечкә;
—     Куәтле-көчле булуга;
—     Күзеңнең нуры һәрдаим булуга.
Үзеңне шәһәрдә дип күрсәң, динең куәт алыр һәм дошманнарыңны басарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында.
Төшеңдә шәһәрдән чыкканыңны күрсәң, хөрмәттән чы­гарылырсың.
Төшеңдә шәһәрдә, яисә юлда бер төзелеш барганын күрсәң, дошманыңның усаллыгыннан имин булырсың.
Төшеңдә шәһәрдәге йортлар, яисә шәһәр үзе җимерел­сә, явызлыкка очрарсың.
Әгәр дә төшеңдә шәһәр тирәли биек койма тергезелсә, яисә төзесәләр, дошманыңнан җиңелерсең, тарлык кү­рерсең.
Төшеңдә үзеңне шәһәрдә күрсәң, Аллаһы тәгаләдән хаҗәтеңне сорарсың, мәшәкатьтән шатлыкка чыгарсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Бер кеше төшендә шәһәргә керсә, куркынычлардан имин булыр, динендә — күркәмлектер. Моның киресе — бо- ларның киреседер. Шәһәрдән чыгу — рәхәттән чыгудыр, диелә шушы ук китапта.

Әлеге темага башка язмалар