Шәфталу (персик)

Шәфталу аскорбин кислотасына, аксымга һәм микроэлементларга бай булуы белән файдалы. Ул аппетитны ача, ашаган ризыкны үзләштерүгә булыша, диабет белән авыручыларның хәлен җиңеләйтә, йокысызлыктан интеккәндә, ярсыганда ярдәм итә.

Дәвалану максатында җимешнең теләсә кайсы өлеше кулланыла. Мәсәлән, кипкән яшел шәфталу тирләүчәнлекне бетерә. Кәүсәсенә җыелган сумала гемотологиядә файдаланыла. Ул бәвел куыгындагы ташларны кудыру үзлегенә ия.

Ләкин шуны белү зарур: шәфталуда цианид дигән агулы матдә бар. Чама хисен онытып, җимешне күбрәк ашап ташласаң, көзән җыерырга мөмкин. Бу уңайдан җимешнең төше аеруча куркыныч.

Әлеге темага башка язмалар