Шәригатьнең биш максаты

Шәригать сүзе юл, юнәлеш, яшәү рәвеше дигән мәгънәне аңлата. Ул — инсаннарның сәгадәт юлы, аларны дөнья вә Ахирәттә Раббыларына якы­найтучы юл. Ислам Шәригатенең максаты бишәү һәм алар барысы да кешелек файдасына хезмәт итә. Ислам галимнәре, Коръәнне һәм бөтен хәдисләрне өйрәнеп чыкканнан соң шушы нәтиҗәгә килделәр.
 
Беренче максат — җанны саклау, икенчесе — дәрәҗә, өченчесе — мал-мөлкәт, дүртенчесе — акыл, бишенчесе — динне саклау. Адәм баласының хәерле яшәеше өчен зарур саналган шушы биш кыйммәт Шәригатебез тарафыннан бик нык яклана. Аларның берсен, әйтик, акылны алып карыйк әле. Кеше, акылын югалтса, беренче кыйммәт — җанын да саклый алмаячак —аның үз-үзенә кул салуы ихтимал. Үз-үзегезне үтермәгез, диде Аллаһ. Чөнки Ул адәм баласын иң гүзәл сурәттә яралтты, Үзеннән икрам кылынган җанны бирде. Кеше, үз гомерен үзе кисә икән, мәңгелеккә Аллаһның рәхмәтеннән өзелде һәм җәһәннәмлек булды. Акылы камил кеше дингә килми калмас дип яза үзенең хезмәтләрендә Р. Фәхретдин. Димәк, акыл белән дин янәшә йөри.
 
Дәрәҗәне саклау дигәндә дә моның өчен башта акылның булуы шарт. Чөнки акылсыз кеше үзенең дә, якыннарының да дәрәҗәсен саклый вә яклый алмас. Акыллы инсан исә үзенең дә, якыннарының да дәрәҗәсе төшүгә юл куймас. Мал-мөлкәтне саклау дибез икән, биредә дә акылдан башка мөмкин түгел. Акылы юк кеше малын да югалта.
Аңлашыла ки, Шәригатебезнең биш максаты да тормышка ашуы өчен иң тәүдә акылның саклануы шарт. Ә акылга аеруча нәрсәләр куркыныч соң, нәрсәләр яный аңа? Җәмәгать, акылны хәмер каплый. Гарәп телендәге хәмәра фигыле каплау дигәнне аңлата. Хәмер эчкән кешенең башында акыл тормый. Акыл калмагач, калган дүрт максатны да исән- имин тоту мөмкин булмый, хәмер аларын да җимерә. Бәкара сүрәсенең 219 нчы аяте адәм баласының гакылын каплаучы зарарлы гамәлләр турында болай ди: “Исерткеч эчү вә отышлы (азгын) уеннар турында синнән сорарлар. Син әйт: аларның һәр икесендә дә зур гөнаһлар һәм аз гына файда да бар. Гөнаһлары файдаларына караганда күбрәк, диген…” Файдасы нәрсәдә соң моның дигәндә, галимнәр фәкать мал файдасы булуын раслады. Гарәп телендә отышлы уен мәйсәр дип атала. Аның тамыры — юсыр сүзеннән ясалган, ягъни җиңеллек белән килгән акча. Отышлы уен аша кешенең соңгы акчасын талап алу була инде бу. Моннан мең ярым еллар элек тә җәмгыятьтә хәмер һәм отышлы уеннар җиңел вә хәрам юл белән акча эшләүне тәэмин итсә, бүгенге көндә дә адәм баласының бу золымнан котыла алганы юк әле. Җиңел юл белән килгән малның бәрәкәте булмый. Майдә сүрәсенең 90 нчы аятендә әйтә Аллаһы Тәгалә: “Әй, мөселманнар! Хәмер эчү, азгын уеннар уйнау, табынгыч сыннарга баш ору, фал ачтыру, ырымланган уклар белән шобага салу шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондый­лардан ерак торыгыз: бәхеткә ирешерсез”. 91 нче аятьтә Аллаһ безгә шушы бозык гамәлләр аша шайтанның мәкерен ачып сала: “Исерткеч һәм азгын уеннар белән шайтан арагызда үч орлык­ларын, дошманлык чәчә; Аллаһны искә төшерүдән вә намаздан биздерергә тели. Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсызмы икән?” Шайтан аздыруына вә котыртуына ияреп, уен салоннарында бушка сыра да өләшә башладылар. Ягъни салон хисабына сыра эчерәләр. Теге мескен уен автоматыннан арына алмый болай да башын югалткан инде, әле тагын исерткеч белән акылын томаламакчылар! Бүгенге көндә яшьләребез шушы сазлыкка кереп батты, мал һәм дәрәҗәләрен, гаиләләрен югалттылар. Адәм баласында ихтыяр көче калмады. Бу фетнәле дөньяда Коръәнгә ныклап ябышкан кешегә дә сынаулар һәрьяклап килеп кенә тора. Шөкер, Үзенә таянганнарга изге Китабыбыз ярдәмче вә таяныч.
 
Ә менә Аллаһның аятьләрен танымаган бәндәләрнең хәлләре мөшкел: акыл да юк, башкасы да, андый кешенең яшәүдә гаме калмый һәм ул үз- үзенә кул сала. Галимнәр әйтә: өч буында эчкечелек булса, дүртенче буын үз-үзенә кул сала торганга әйләнә. Күрдегезме, Аллаһның бер генә аятеннән баш тартты адәм баласы һәм ерып чыккысыз сазлыкка кереп батуын сизми дә калды.
 
Шәригатебездәге биш максатның берсе — дин­не саклау дип әйтеп уздык. Акылын, дәрәҗәсен югалткан кешенең дине камил булырмы, гомумән, гыйбадәт теләге, ихтыяҗы калырмы ул бәндәнең1? Кайвакытта шулай да була: акылга, дингә килмәсме дип, Аллаһ кешегә сынау җибәрә. Бу җәһәттән Әгъраф сүрәсенең 94-95 нче аятьләре бик гыйб­рәтле: “Нинди генә илгә пәйгамбәр җибәрсәк тә, шул ил халкы (көферлекләре өчен) бәлки тәүбә итеп туры юлга басар дин, аларны фәкыйрьлеккә кысанлыкка дучар иттек. Соңыннан ул кысан­лыкларны бетереп, муллык бирдек. Ниһаять, алар үрчеде вә: ата-бабаларыбыз да шушылай кысан­лыкта да муллыкта да яшәп караганнар, (монда Аллаһның катнашы юк), диделәр. Без аларны искәрмәстән (каргыш белән) тотып алдык”. Адәм баласы, әгәр берәр бәлагә тарыса, үзе белгән юллар аша котылу эзли, әмма Аллаһны танып дингә килми. Шуннан Аллаһ моның хәлен җиңеләйтә: авыру булса, саулык бирә, фәкыйрь икән, байлыгын арттыра. Тормышы, хәл-әхвалы рәтләнеп киткән кеше, бу — яшәүнең бер кагыйдәсе инде, безнең бабайлар да шул рәвешле көн күргән, кичә фәкыйрь идек, бүген бай булдык, дип масаерга тотына. Югыйсә, Аллаһ аңа бу рәхәт тормышны сынау өчен җибәрде, авыру, фәкыйрь чагыңда аңламаган идең, инде менә рәхәтлек белән сыныйм, ди. һәм адәм баласы, дингә килмичә дә тормышны рәтләп була икән дип ялгыш фикер белән бер кайгысыз яшәп ятканда, искәр­мәстән моңа газапның иң авыры килә. Тормышның һәр гыйбрәтле вакыйгасыннан үзеңә сабак алырга кирәк. Раббысы каршында тәүбә итмичә хәл-әхвалы яхшырган кеше Әгьраф сүрәсенең шушы 94-95 нче аятьләрен кат-кат укысын да яхшылык белән хакыйкатьне аңламаучыларны Аллаһ нинди түбән дәрәҗәләргә төшерүен күреп, тизрәк тәүбәгә ашыксын иде…
 
…Көннәрдән беркөнне яныма умыртка сөяге зарарланган бер апа килеп керде: өшкереп җибәр­сәгез, терелеп китмәмме икән, ди. Мин аңа: апа, тәүбәгә килеп, намазга басу өшкерүгә караганда әйбәтрәк булыр, дип җавап кайтардым. Терелсәм, укырмын намазны дип, вәгъдәләр биреп өенә кайтып китте. Вакытлар узды, Аллаһның хикмәте белән бу апа терелде, элек авырлык белән йөрсә, хәзер чабып йөрү дәрәҗәсендә сәламәтләнде. Апа, “терелсәм, намаз укырмын” дигән вәгъдәгез бар иде, Аллаһка рәхмәт әйтмәссезмени, дип теге вакыттагы сөйләшүне исенә төшердем… Юк, уйламый да!.. Берзаман тагын да ныграк егылып, бөтенләй йөри алмаслык хәлгә калды. Ятып кына тора, янына бер унбиш китап тезеп куйган дин турында, укып ята, әмма файдасы юк… 7 ай бик каты газаплангач китеп барды дөньядан… Рәсүлебезнең (с.г.в.) хәдисе бар: кояш мәгърибтән чыкканчы һәм җаныгыз бугазыгызга килеп терәлгәнчегә кадәр тәүбә капкалары ачык, ди. Мәгәр җан бугазга килеп терәлүнең беренче галәмәте — адәм баласының соңгы тапкыр түшәккә егылуы, ягъни үлеменең котылгысыз булуы.
Менә ни өчен тәүбәгә килүне кичектерергә ярамый. Шәригатьнең биш максатын үтәп яшәү безләрне җәннәтле итәр, шәт, иншаллаһ.

Әлеге темага башка язмалар