Шомырт (Черемуха обыкновенная)

Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябал­дашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу.

Яфраклары алмаш торышлы, эллипссыман, озынлыгы — 5—10 см, киңле­ге — 2—6 см, кыска саплы, җәймә төбендә ике бизе бар. Чәчәкләре хуш исле, 12 см га кадәр озынлыктагы күп чәчәкле, иелеп торган тәлгәшләргә җыелганнар. Чәчәкләре биш яшел кәсә яфраклы, биш ак таҗ яфраклы, якын­ча егерме серкәчле. Җимешләре—борчак зурлыгындагы, түгәрәк-йомыр- касыман төшле һәм тәмле, бөрештергеч йомшаклы, кара, ялтырап тор­ган шомыртлар. Май-июньдә чәчәк ата, җимешләре июль-августта өлгерә.

Россиянең Европа өлешендә, Көнбатыш Себердә, Уралда, шулай ук Кавказда, Казахстанда һәм Урта Азиядә таралган. Гадәттә сулыклар­ның яр буйларында, елга янындагы урманнарда, әрәмәлекләрдә, урман авызларында һәм аланнарда үсә.

Медицинада шомыртның җимешләре, сирәк кенә кайрысы кулланы­ла. Җимешләрендә флавоноид һәм антоциан матдәләр, алма һәм ли­мон кислоталары, С витамины, каротин, шикәр, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Моннан тыш, төшләрендә, шулай ук чәчәкләрендә, яфракла­рында һәм кайрысында глюкозага һәм иң агулы матдәләрнең берсе бул­ган синиль кислотасына таркалучы амигдалин гликозиды бар.

Бөрештергеч тәэсире булу сәбәпле, шомыртны, нигездә, эч китүгә кар­шы чара буларак кулланалар. Бер уч шомырт ашасаң, эч китү туктый дип исәплиләр. Эч китүне дәвалау өчен, шомырт кайнатмасыннан, шу­лай ук кесәленнән һәм морсыннан файдаланалар. Кайнатмасын 1 ста­кан кайнаган суга 1 аш кашыгы кипкән шомырт исәбеннән әзерлиләр, 20 минут кайнаталар, сөзәләр һәм көнгә 2—3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Эч китүгә каршы чара буларак, шомырт һәм караҗиләк җимеш­ләре кушылмасыннан чәен дә файдаланалар.
Халык медицинасында җимешләре төнәтмәсен күзнең лайлалы тыш­часы ялкынсынганда примочкалар рәвешендә кулланалар. Шомырт кай­рысы кайнатмасы сидек һәм тир кудыргыч чара булып хезмәт итә. Моннан тыш ул төрле бөҗәкләрне (чебен һ. б.) үтерә. Шомырт кайрысының һәм башка өлешләренең мондый үзлеге үсемлектә бик тә актив фитон­цидлар булу белән аңлатыла.

Шомырт ачык урынны һәм грунт суларының якын ятуын ярата.
Аны орлыкларын чәчеп, сабак чыбыкчаларыннан һәм куак төбендә­ге тамырдан үсеп чыккан вак үсентеләреннән үрчетәләр. Орлыкларын 3—4 см тирәнлеккә түтәлләргә чәчәләр, ә икенче елда шытымнарны да­ими урынга күчереп утырталар.

Киселгән агач төбеннән үсеп чыккан вак үсентеләрдән үрчеткәндә шомырт аеруча тиз үсә. Бу очракта утырту чокырына алдан туфрак белән кушып, 2—3 кг черемә һәм 20—30 г нитроаммофоска кертәләр.

Вегетация чорында ел саен 1—2 тапкыр минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру үткәрәләр: яз көне — төймәләнү башланганда һәм җимешкә утырганнан соң. Иң яхшы ашлама — нитроаммофоска, аны бер үсемлеккә 60—80 г исәбеннән кертәләр, бераз гына туфрак белән күмдерәләр.

Саклау һәм медицинада файдалану өчен, өлгереп җиткән җимешлә­рен җыялар. Аларны тәлгәшләре белән өзәләр, тиз генә кояшта яки 40— 60° температурада мичләрдә һәм киптергечләрдә киптерәләр, көймә­сеннәр өчен, даими карап торалар. Киптергәч, тәлгәшләрне уалар, рәшәткәләргә салып, чиста җимешләрне саплардан һәм башка чүп-чар­дан аералар. Кайчак кайрысын алалар, аны теләсә нинди ысул белән киптерәләр. Киптерелгән шомырт чималы коры бинада 5 елга кадәр саклана ала.

Әлеге темага башка язмалар