«Ч» хәрефенә башланган төшләр

Чагыр
Төшеңдә чагыр (кызыл аракы) күрсәң, яки эчсәң, бу төшең һәр җирдә сәламәт булуыңа дәлилдер, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә су күтәрүче чагыр (тәгәрмәч) күрсәң, ул сусыз булса, хәзинә иясенең әҗәле якын булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге бакчага су чыгару чагыры — хәзинәчедер, ди ул.
 
Чакма ташы
Төшеңдә чакма ташын чагып ут чыгарсаң, куркулардан имин булырсың, теләгеңдә ни булса, шуңа ирешерсең.
Төштә әгәр дә чакма ташын чагып ут кабызсаң, кулыңа мал керер.
 
Чакыру, ашка чакыру
Әгәр дә төшеңдә ашка чакырылсаң, ашка чакырылуны ишетсәң, һаман да хәерләр җыярсың, диелә «Тәгъбирна­мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Чалбар
Төшеңдә чалбар кисәң, өйләнерсең һәм бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә чалбар күрү — хатындыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштәге киң чалбарны күрү — киемнәрнең күркәме, яңа булуыдыр, диелә шушы ук китапта, чиста һәм киң бу­луыдыр.
 
Чалма
Төшеңдә чалма күрсәң, әгәр дә вәлиләрдән, хөкемдар­лардан булсаң, зур чалма—дәүләттер, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Төштә чалманың асылынып торган очын, ягъни тил- санын күрсәң, бөек улың туар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә яшел чалма чалу, яисә яшел чалма күрү — олы­лык һәм мәртәбә буларак юралыныр.
Төшеңдә кара чалма чалсаң, кайгы килер.
Төштә чалма койрыгын (тилсан) күрсәң, дәрәҗәгә ире­шеп, максатыңа җитәрсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында.
Ә төштәге чалмалык чүпрәк — яхшы хатындыр.
Төштәге чалма — өндәге вилаять-мәртәбә ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Чапан
Төштә мамык чапан һәм күбә кисәң, дөнья һәм Ахирәт хәерен җыярсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.
Әгәр дә төшеңдә ефәк чапан кисәң, хәрәм малдыр һәм динеңдәге бозыклыктыр.
(«Кием-салым», «Тун» һәм «Күлмәк» сүзләрендәге аң­латмаларга багыгыз.)
 
Чардак (чорма)
Бер кеше төшендә үзенең чардакта утыруын күрсә, олы мәртәбәгә ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Чаршау (пәрдә)
Төшеңдә ишекләрдә чаршау күрсәң, сагыш һәм көенеч ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Бизәк өчен булган чаршауларны төштә күрсәң, дәрәҗә, мәртәбә һәм хаҗ булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Чатыр (палатка)
Әгәр дә төшеңдә чатыр күрсәң, падишаһлык, гыйззәт һәм мәртәбәгә ирешүдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Төшеңдә чатыр-палатка күрсәң, диелә шушы ук китап­та, әгәр дә изге һәм дин иясе икәнсең, олылык ирешер, мәгәр бозык, денсез булсаң, тоткынлык һәм зиндан булыр.
 

Чачак, чук (бахрома)
Төшеңдә чачак, чачакланган-чукланган чүпрәк күрү — гамьдер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Чаян
Төшеңдә чаян күрсәң, яисә шул чаян койрыгы белән орса, дошманыңнан җиңелерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә чаян күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, дош­маның ул, әгәр дә аны үтерсәң, дошманыңнан котылыр­сың.
Төштәге чаян — зәгыйфь дошмандыр, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әмма дошманлыгында те­лен үткәрә-озынайта алмас.
 
Чебен
Төшеңдә чебен, яки соры чебен күрсәң, диндә һәм сердә кодрәтле ир-ирәннәр булырлар, диелә «Төхфәтел-мө- лек»тә.
Вак чебеннәр күрсәң, башлары гаугалы кешеләрне кү­рерсең.
Төшеңдәге кара чебеннәр—адәмнәрнең гаугалысы һәм дә наданнарыдыр, ахмакларыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Челтәр
Төшеңдә матур бизәкле челтәр күрсәң, яшең озын бу­лып, гомерең мәртәбә эчендә узар, диелә «Төхфәтел-мө- лек» китабында.
 
Черки
Төшеңдәге эре черки — дин иясе кодрәтле ирләр ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Вак черкиләр исә — башы гаугалы һәм дә гомумән гаугалы кешеләр булыр.
 
Чечевица-ясмык
Төшеңдә чечевица-ясмык күрсәң, яхшыга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдәге чечевица—кайгы һәм сагыштыр, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
 
Чибәрлек
Төштәге чибәрлек — байлык һәм сөенечкә, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Чикерткә
Төштә чикерткә күрү — узучы һәм хәләл мал кулга керүгә, олы кешеләрдән изгелек булуга һәм дә ризык капкалары ачылуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә чикерткә күрсәң, малик булырсың, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
Төштәге чикерткә — гаскәрдер һәм кайчан бер урынга бер гаскәр керсә, ул гаскәр төштә чикерткә булып күренер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Чикләвек, чикләвек агачы
Төшеңдәге чикләвек — яшерен малдыр, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдәге чикләвек агачы — бер каты саран ир булыр, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдә урман чикләвеген күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә чикләвекне кечкенә, вак итеп күрсәң, саф мал­дыр, шулай ук хәләлдер.
Төшеңдә кокос чикләвеген (җәвез һинди яки һинд чик­ләвеге) күрсәң, хәләл мал кулыңа керүгә булыр һәм изге гамәл кылугадыр.
Төшеңдә чикләвек агачын күрсәң, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә, коллар һәм халыклар хезмәте булыр.
Төштә чикләвек ише нәрсәләр күрсәң, шатлык ирешер, дошманнары ңи сукыраерлар, һәртөрле теләкләрең хасил бу­лыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә урман чикләвеген күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, хәрәм мал булыр.
Кузы чикләвеген (аны әстерхан чикләвеге дә диләр) төшеңдә күрсәң, ди ул, яисә агачын күрсәң, сөенечтер.
Төшеңдә чикләвек эчен ашасаң, мал сакларсың, галим булырсың, авыру икәнсең, шифасын табарсың.
Төштәге чикләвек — мал һәм хәзинә булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Фәстык чикләвеге (фисташки, нарат чикләвеге) — озын гомерле баладыр.
Төшеңдә һинд чикләвеген (кокос) ватсаң, фалчылар бе­лән очрашырсың, сүзләрен ишетерсең, әгәр дә ашасаң, аларга ышанырсың.
Төштәге әстерхан чикләвеге, диелә «Тәгъбирнамәи-йә- набигъ»та, әзерләнгән малдыр.
Эрбет (кедр) чикләвеге төштә булса, иленнән аерылган бер ирдер, үзе мал җыючы булыр. Әгәр дә аны ашама- салар, яки үзең ашамасаң, мал табарсың.
 
Чинар агачы
Төшеңдә чинар агачын (явор) күрсәң, кулыңа алтын, яисә акча керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Чиркәү
Төштә чиркәүдә сурәт күрү — яхшыгадыр, диелә «Төх- фәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә яңа чиркәүдә таң атканда намаз укысаң, гө­наһларыңнан тәүбә итәргә кирәк, диелә шушы ук китапта.
 
Чишмә
Бер кеше төшендә аккан чишмәләрдән татлы һәм саф сулар эчсә, ул зат үзенең максатларына ирешер, маллары һәм нигъмәтләре күп булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә чишмә күрсәң, хәләл малдыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә, чишмәдән су эчсәң, кулыңа хәләл мал кереп, барча кайгылардан котылырсың, шатлыкка ирешерсең.
Төшеңдә әгәр дә аккан чишмәләрне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында, Мөхәм- мәд пәйгамбәребез йөрүче мал, йөрек мал буларак юрарга киңәш иткән.
 
Чия
Әгәр дә төшеңдә үз бакчаңда чия (кирас) агачын күр­сәң, улың туар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында, чия ашасаң, кулыңа хәләл мал керер.
Шунысы әһәмиятле, Адәм пәйгамбәр, риваятьләргә кү­рә, җәннәттә чия ашый торган иде, моның сәбәпле чия­ләрне кешенең балалары һәм нигъмәт белән юрарлар.
 
Чокыр
Төшеңдә үзеңне чокырга төшкән дип күрсәң, дошман­нарың усаллыгына очрарсың, саклану кирәк, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә чокыр казу — мәкер булуына юралыныр, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә чокырда буш җир күрсәң, хатының белән хаҗ­дыр, диелә шушы ук китапта.
Әгәр дә төшеңдә чокыр эчендә хаҗәтеңне үтәсәң, кыл­мас эшне сөйләүче булырсың һәм малдыр, өстен чыгучы булмаганың заманда. Әгәр дә хөкемең өстен чыгучы кеше икәнсең, бу төшне күрсәң, газап буларак юралыныр.
Төшеңдә чокырга керсәң, иминлек һәм тәвәккәллек булыр.
Төштә үзеңне чокырда йөрүче дип күрсәң, авырлык булыр, әмма ахыры — рәхәтлектер.
Төшеңдә чокыр казучы ир — мәкер һәм хәйләле ир булыр.
 
Чорма
Төшеңдәге чорма — күркәм хатын булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә чормадан түбән төшсәң, һичбер зарар күр- мәсәң, бер билгесез кешенең килүенә булыр. Әгәр дә тузан белән буялган булсаң, малдыр, кулга байлык керү белән юралыныр.
 
Чуан
Төшеңдә әгәр дә тәнеңә чуан чыкканын күрсәң, кулыңа мал керәчәге белән юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе» китабында
 
Чукмар
Төшеңдә чукмар белән кыйнаганнарын күрсәң, үзеңә суксалар, ничә тапкыр сугуларына күрә, күпме суксалар, шул кадәр үк кулыңа алтын керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Чулпы
Төшеңдә чулпы күрсәң, фәрештәләр ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр дә ул чул­пыны матур чулпы икән дип күрсәң.
 
Чуму (суга)
Төшеңдә суга чуму һәм аннан имин-исән чыгу — бәхет­ле гамәлләр һәм саулык белән котылу булыр, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында.
Төштә суга чуму — гаять гә зур сагыш булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Әгәр дә төшеңдә суга чумучы ирне күрсәң, падишаһ­тыр, падишаһка бәйле юралыныр, диелә шул ук китапта.
 
Чыгу
Төшеңдә кабердән чыксаң, кайгыдан котылырсың, ди­елә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә кайдан булса да чыгу — котылу ул, котылу бу­ларак юралыныр.
 
Чылбыр
Төшеңдә муеныңда чылбыр күрсәң, нинди булуына ка­рамастан, вәхшилек кылырсың, яисә яман эшкә катнашыр­сың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә төшеңдә шул чылбырдан азат булсаң, бик тә яхшыдыр.
 
Чыпчык
Мөгайрә бине Шәгъбәнең колы әйтге, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә: Төштә чыпчык күрү — ка­дере аз бер юан ирдер.
 
Чыра

Кулыңа янучы чыра тотсаң, ялгыз булсаң, чибәр хатын алырсың. Әгәр дә гүзәл хатын төшендә кулына чыра тоткан икән, матур һәм күркәм иргә барыр. Әгәр өйләнгән, яки кияүдәге кеше шушы төшне күрсә, матур баласы булыр. Иленнән киткән кеше бу төшне күрсә, йортына кайтыр. Сәүдәгәр күрсә, файда табар. Дәрәҗәле кеше икән, мәртәбә- дәрәҗәсе артыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Мөхет­дин бине Гарәби дә шушы рәвешле юрарга киңәш итә.
 
Чыршы
Төшеңдә чыршы күрсәң, бер юан ир булыр, тавышы — калындыр, изгелеге һәм малы — аздыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Чытык йөз
Төштәге чытык йөз, яисә төштә йөзеңне чыту — начар­га һәм кайгыга юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Чәнечке, чәнечкеле гөл
Төшеңдә чәнечке, чәнечкеле гөлләр күрсәң, бер бала­дыр, яисә яхшылык иясе нигъмәтле ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Чәнти бармак
Төштәге чәнти бармак—кече карендәшеңнең баласы, яисә йәсигъ намазы булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
(«Бармаклар»га бирелгән аңлатманы карагыз).
 
Чәч
Төшендә бер хатын үзенең чәчен үзе киссә, иренең әҗәле якын килгән булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби, яисә иреннән аерылыр.
Әгәр дә чәчеңне озынайган дип күрсәң, балаң туар.
Әгәр дә бер кешенең чәч кисү гадәте булса, төшендә чәчен киссә, яхшыга юралыныр, ди ул. Инде дә чәч кисү гадәте булмаса, төшендә чәчен киссә, начаргадыр.
Төшеңдә чәчеңне җыелган итеп күрсәң, җыйсаң, дош­маныңа очрарсың һәм җиңелерсең.

Төшеңдә чәчеңне озын итеп күрсәң, бик тә яхшыдыр.
Төштә чәч кырганнарын күрү — кайгыдан котылу һәм хөрмәткә ирешү ул, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә әгәр дә чәчеңне юсаң, яисә чәчеңне юсалар, динең көч алыр һәм пәйгамбәрнең шәригатен җиренә җит­керерсең.
Төштә чәчне озын итеп күрү — гомерең озынлыгына да дәлилдер. Әмма бер имам әйтте, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, адәм әгәр дә төгенең озынлыгын күрсә, аңа сагыш булыр, диде.
Төштә үзеңне чәчле итеп күрсәң, зиннәткә булыр, диелә шушы ук китапта.
Әгәр дә төшеңдә аерым көннәрдә, яки хаҗда, яисә Кәгъбәдә чәчләреңне китәрсәң, гөнаһларыңнан аерылыр­сың, бурычлы булсаң, бурычларыңнан котылырсың. Әгәр дә әйткән шартлардан тыш бүтән вакытларда чәчләреңне китәрсәң, пәрдәң ертылыр, серең беленер, башың киселер.
Носари-христианнар әйтте, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ»та, бер кеше чәче киселер дип төшендә күрсә, ул адәм мәртәбәсеннән аерылыр, дәүләтеннән төшерелер. Әгәр дә сакалыннан, мыегыннан, чәченнән аерылса, каты авыру килер.
Әгәр дә гадәтендә сакал, мыек, чәч алдыру булса, төшен­дә чәчен алдырса, сакал-мыегын кырдырса, изгегә юралыныр.
Төшеңдә чәчең маңгаеңа асылынып торса, хурлыкка булыр.
Чәчеңне төшеңдә уң тарафтан китәрсәң, якын карен- дәшләреңнән аерылырсың. Әгәр дә чәчең сул тарафыннан салынып торса, зарар юк, әмма якын карендәшеңнең ха­тыны китәр. Чәчеңне арттан салыныр күрсәң, саранлыкка, ярамас гамәлгә һәм фәкыйрьлеккә булыр.
Төшеңдә хатыныңның толымнарын күрсәң, балаң туар һәм елның очсызлыгына, игеннәрнең яхшы уңуына булыр. Әгәр кешеләргә толымын күрсәтеп йөрүен күрсәң, рисвайлыктыр.
Бер-бер хатын төшендә чәчен ачып йөргәнен күрсә, ире өенә кайтмас, яисә ир күрмәс, коры калыр.
Төшендә хатын кеше чәчен алынган дип күрсә, иреннән аерылыр. Әгәр чәченнән ире тартканын күрсә, шул иренә тоткын булыр. Чәчен йолкуын, яисә чәчен кисүен күрсә, пәрдәсе ертылып, оятлы булыр.
Төшеңдә чәчеңне кынага буясаң, бер эшеңдә хата кылу­ыңа юралыныр.
Төштәге чәч алучы кеше—кешеләрнең эшен тәртипкә салучыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» ки­табында.
 
Чәчәк (гөлләр)
Төшеңдә ак чәчәк күрсәң, кулыңа көмеш керер, сары чәчәк күрсәң, авырырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә кызыл чәчәк (гөл) күрсәң, кулыңа бик күп алтын керер, диелә.
Гөлчәчәкне күрсәң, вакыты икән, гомерең рәхәттә узар, теләгеңә ирешерсең, яхшы хәбәрләр ишетеп сөенерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр вакытсыз күрсәң, бераз авы­рырсың, соңыннан яхшыга булыр.
Төштәге чәчәкләрнең барсы да — күз яше һәм көенеч­тер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Үсеп утыручы чәчәкләрдән башкаларын төшеңдә ку­лыңда тотып иснәсәң, балаң булыр.
 
Чәчәк серкәсе
Төшеңдә чәчәк серкәсен (пыльца) күрсәң, бала буларак юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә
 
Чәчү
Төшеңдә ашлык, иген чәчкәнеңне күрсәң, барлык мак­сатларыңа ирешүгә юралыныр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Чәшке (чынаяк)
Төшендә кем дә кем чәшке-чынаяк күрсә, ди Мөхетдин бине Гарәби, сугышта дошман малы ул кешенең кулына керә.
 
Чүл
Төшеңдә чүлдә йөрсәң, чүлне сәйяр кылсаң, ягъни сә­яхәт кылсаң, бәладән котылырсың, диелә «Төхфәтел-мө- лек» китабында.
Төшеңдә буш чүлмәк күрсәң, губернатор, яисә шәһәр башлыгының кулыннан кичәрсең, ди Мөхетдин бине Г арәби.
Төшендә бер кеше чүлмәктә ризык пешерсә, аңа пади­шаһтан, яки ил башлыгыннан яхшылык ирешер.
Төштә чүлмәк күрү — файда булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
 
Чүмеч
Төшеңдә чүмеч күрсәң, хатындыр, диелә «Тәгъбирна- мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Әгәр төшеңдә сулы чүмеч күрсәң, аның эчендәге су түгелсә, хатыны калыр, баласы үлүгә булыр. Инде дә чүмеч-тустаган ватылып, суы калса, хатыны үләр, баласы калыр.
 
Чүмәлә
Төшеңдә печәнне чүмәлә итеп очлап куйганыңны күр­сәң, юралынмый, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­се» китабында, чөнки аның асылы юк, буш төш булыр.
 
Чүпрә
Төшеңдәге аз чүпрә — файдадыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Чүәк
Төшеңдә чүәк кисәң, өйләнәсең һәм бай буласың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әлеге темага башка язмалар