Чөгендер ( свекла обыкновенная )

Алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек. Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, ха­лык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тар­мак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чәчәкләре булган сабаклары үсә, халык аны орлык чөгендере дип йөртә. Чәчәкләре матур түгел, яшел яки аксыл, биш аер­чалы, гади чәчәк тирәлекле. Җимешләре — бер орлыклы чикләвек­чекләр, өлгергәндә икешәр-алтышар булып үзара кушылалар һәм җи­меш төркеме — йомгакчыклар хасил итәләр. Июнь-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.

Кыргый хәлдә билгеле түгел. Безнең эрага кадәр күп гасырлар элек культуралаштырылган. Хәзерге вакытта төньяк ярымшар илләрендә зур мәйданнарда үстерәләр. Тамыразыкларын файдалану буенча, чөгендер­нең күпләгән сортлары өч төркемгә бүленә: шикәр чөгендере, аш чөген­дере һәм терлек азыгы чөгендере. Безнең ил шикәр чөгендере игү буен­ча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора.

Азык итеп һәм дәва өчен, чөгендернең тамырларын һәм яфракларын файдаланалар. Тамырларын шикәрләр (аш чөгендерендә 8—12%, ши­кәрнекендә — 20% ка кадәр), аксымнар (1,5%), май, клетчатка, органик кислоталар (алма, лимон һ. б.), минераль тозлар (магний, кальций, ка­лий, тимер, йод һ. б.), буяу матдәләре, С, В,, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар.

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланган­нар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозлар­ны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөген­дер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, ки­шер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы бер­ничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1—2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар. Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.

Чөгендернең клетчаткасы һәм органик кислоталары эчәклекнең дулкынсыман кыскаруларын көчәйтәләр, шунлыктан хроник эч кату вакы­тында ач карынга 100—150 г пешкән чөгендер ашарга киңәш ителә. Эч артык нык катканда, чөгендер кайнатмасыннан клизма эшлиләр. Чөген­дердә азыкның аксымнарын таркатуга һәм үзләштерүгә ярдәм итүче, хо- лин булдыруда катнашучы бетаин дигән органик матдә бар. Ә холин ба­вы^ күзәнәкләре эшчәнлеген арттыра һәм аның эшен яхшырта.

Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында берен­че урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле азык атеро­склероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөген­дер согын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларын­нан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән ку­шылган чөгендер согы эчәләр (көнгә 3—4 тапкыр яртышар стакан). То­мау төшкәндә, пешкән чөгендер согы белән борын эчен юалар. Ялкын­сыну күренешләрен йомшарту өчен, чөгендер тамыры боткасын вакыт-вакыт (кибүенә карап) җәрәхәтләргә һәм шешләргә куялар.

Чөгендер салкынга чыдам үсемлек, ләкин башка тамыразыкларга ка­раганда җылыны күбрәк ярата. Шуның белән бергә ул югары темпера­турага һәм корылыкка чыдам булуы белән аерылып тора. Орлыклары 5—6° та шыта башлый. Ләкин шытымнар берьюлы һәм тулысынча бул­сын өчен, температура 10—12° тан да түбән булмаска тиеш. Орлыклар­ның шытуы өчен 25° җылылык кирәк. Яшь шытымнар 2—3° ка кадәр кырауларга чыдый, ләкин шуннан артса, сабакка китә. Үскән шытым­нарның яфраклары 5—6° ка кадәр кыска вакытлы кырауларга түзә, ә казып алынган чөгендерләр -2° та зарарлана. Тамыразыкның үсүе һәм формалашуы өчен 15—25° җылылык кирәк.

Чөгендер дымга бигрәк тә орлык шытып чыкканда, шытымнар ны­гыганда һәм иң зур яфрак үскәндә мохтаҗ.

чогендер

Бу тамыразык туфракның уңдырышлы, органик матдәләргә бай бу­луын таләп итә. Аның өчен бигрәк тә тирән сөрешле, кирәк дәрәҗәдә дымлы һәм нейтраль реакцияле йомшак туфрак әйбәт. Әче һәм селтеле туфракта ул уңыш бирми.

Чөгендерне май уртасында (төньяк зоналарда июнь башында) ор­лыкларын бүрттереп чәчәләр.

Чөгендер орлыклары бер урында 2—4 данә утыртыла, шуңа күрә, баш­ка культуралардан аермалы буларак, шытымнарны сирәкләргә кирәк була.

Үсешнең беренче яртысында чөгендерне — азот, тамыразык үскән­дә — калийлы ашламалар, ә бөтен вегетация чорында фосфор белән тук­ландыру бик мөһим (әгәр чәчәр алдыннан туфракка суперфосфат кермәгән булса).

Беренче тукландыруны 3—4 чын яфрак чыкканнан соң үткәрәләр. Икенчесе беренчесеннән соң 15—20 көннән 10 кв. м га 160—200 г калий­лы һәм 100—150 г азотлы ашлама исәбеннән үткәрелә.

Калийлы ашламалар чөгендернең шикәрлелеген арттыра, әмма гади аш тозы белән тукландырганда аның шикәрлелеге тагын да әйбәт арта (10л суга 1 чәй кашыгы тоз — 1 кв. м нормасы). Башка тамыразыкларга караганда салкынга тиз бирешкәнгә, чөгендерне беренче чиратта җыеп алалар.

Кулинариядә чөгендерне винегрет, борщ, гарнир, соус әзерләгәндә кулланалар, шулай ук киптерелгән, консервланган һәм маринадланган хәлдә файдаланалар. Кызыл чөгендернең пигмент матдәләре азык-төлек­не зарарсыз буяу өчен хезмәт итә.

борщ

 

Әлеге темага башка язмалар