Чәкчәк

Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып аерым савытта кайнатып алалар. Балның әзерлеген белү өчен, кайнап торган массаны кашык белән алып салкын суга тамызалар, әгәр ул оешса, җәелеп китмәсә, бал әзер була. Әзер төшләрнең өстенә бал сиробы салып болгаталар, киң савытка өеп куеп чәй янына бирәләр.
   Он 400г, 4 данә йомырка, сөт 67г, шикәр 10г, тоз 22г, көнбагыш мае 210г, бал 370г, шикәр комы 90г.

Әлеге темага башка язмалар