Чүп үләннәре таралмасын өчен, вакытлыча нәрсә чәчәргә?

Күптән түгел без яңа бакча участогы алдык, хәзер анда бакча йорты төзибез. Төзелеш эшләре 1,5-2 елга сузылырга мөмкин. Йорт төзелеп бетмичә җирне үз­ләштермәскә булдык. Менә шул җиргә, чүп үләннәре та­ралмасын өчен, вакытлыча нәрсә чәчәргә?
Гөлназ Зыязетдинова, Казан
 
Иң яхшысы, мондый участокка күпьеллык сидерат үләннәр чәчәргә кирәк. Туфракны туклыклы матдәләр белән баета торган клевер, люцерна һ.б. үләннәрне сиде- ратлар диләр. Алар туфракны бигрәк тә азот белән баета­лар. Аннары бу үләннәрне сезонга 2-3 тапкыр чабып алып, компост әзерләргә мөмкин. Шулай итеп, сез үзе­гезне бик мөһим органик ашлама белән тәэмин итә ала­сыз.
Билгеле, бу участокка язын борчак чәчеп, аның яшел массасын чабып, аннары әйләндереп казырга һәм шулай ук туфракны баетырга мөмкин. Аннары шул ук җиргә (борчактан соң) көзен арыш чәчәргә һәм аны да язын (яшел массасы җитәрлек булгач) чабып яшел ашлама бу­ларак кулланырга, ягъни ул участоктагы туфракны әй­ләндереп казып чыгарга кирәк.
Ә менә кайбер бакчачылар, участокны үзләштергәнче, анда бер-ике ел бәрәңге үстерәләр. Әле яңа участокта Ко­лорадо коңгызлары да булмый, мәшәкате кимрәк. Анна­ры вегетация чорында бәрәңгене берничә тапкыр эшкәр­тергә туры килә, димәк, чүп үләннәре дә үрчеми.
Фарсель Зыятдинов

Әлеге темага башка язмалар